Газетага язылу

Ил уллары: бер авыл җирлегеннән 25 егет СВОга киткән

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан махсус хәрби операциягә 13 егет киткән. Күбесе өлешчә мобилизация башланган көннән үк шунда. Кызганыч, арасында туган якларына кире әйләнеп кайта алмаганнары да бар. Ә исәннәр белән элемтә өзелми. Без улларын көтүче аналарның һәм ватанпәрвәрлек хисе ят булмаган авылның хәлен белештек.

Ил уллары: бер авыл җирлегеннән 25 егет СВОга киткән

Чүти авыл җирлегенә кергән Олы Тәрбит авылында 190 якын йортта 500 дән артык кеше яши.

– Авыл җирлегеннән СВОга барлыгы 25 егет китте. Чүтидән – 12, Олы Тәрбиттән – 13. Һәркайсы – туган җиребез өчен кирәкле белгечләр. Тракторчы, мал табибы, төзүчеләр... Олы Тәрбиттән китүчеләрнең бөтенесе диярлек – яшьләр. Кызганыч, өчесе арабызда юк инде. Авыл халкы гуманитар ярдәм әзерләүдә бик бердәм. Фронт өчен кирәк-ярагын җибәреп тора. Окоп шәмнәре ясап, оекбашлар бәйләп, токмачлар кисеп, тәм-томын әзерләп, азык-төлеген җыеп озатабыз, – ди Чүти авыл җирлеге башлыгы Гөлнур Әхмәтшина.

Аннан клубка сугылдык. Мәдәният мөдире Инна Драндрова әйтүенчә, беренче елларда ялга кайткан егетләр чараларда катнашудан да баш тартмаган. Әмма соңгы вакытта шау-шудан читтә булырга тырышалар икән.

– Авыл кешеләрендә дә бәйрәм кайгысы түгел. Концертларны туктатсагыз да ярый, диләр. Шуңа күрә җыр-биюне читкә куеп, патриотик чаралар гына уздырабыз. Әниләр, Әтиләр көнен билгеләп үтәбез, – ди Инна Драндрова. – Күбесе өйләнмәгән. Яраланып кайткан егетләр дә бар. Алар белән аралашып торабыз. Барысының да исән-сау әйләнеп кайтуын көтеп калабыз.

Эльвира Морозова – ике бала анасы. Улы Алексей СВОга өлешчә мобилизация башлануга ук киткән. «Казанда юллар төзү эшендә иде ул. Үзебезнең районга җибәргән булганнар. Менә шул вакытта чакыртып алдылар. Бу хәбәрне авыл җирлеге секретаре Светлана елый-елый җиткерде. Леха инде алдан ук белгән. Повестканы хәрби комиссариатка үзе барып алган. Болай озакка сузылыр дип уйламадылар да. Сынауларга ничек түзәләр диген? Дүрт елдан артып китте инде. Улыбызга хәзер 31 яшь. Гаиләсе Яшел Үзәндә яши, – ди Эльвира ханым. – Йокламаган көннәребез дә күп. Дога кылабыз. Аннан башка күңелгә тынычлык табып булмый. Иртән сәгать 4 тә үк торып теләк тели башлыйм. Ул вакытта әбисе дә исән иде әле. Ике оныгы СВОга китте аның, моны бик авыр кичерде олы кеше... Безнеке гел алгы сызыкта хезмәт итте. Икешәр ай буе хәбәрсез яшәгән чаклар да аз булмады. Быел улыбыз госпитальгә эләкте. Берничә тапкыр яраланган булган. Дәваланырга кушкач та, егетләрне ташламыйм, дип баш тарткан. Бу юлы бик җитди булган шул. Ике тәүлек аңсыз яткан. Могҗиза белән генә исән калганына үзе дә ышанмый әле. Кылган догаларым коткарып калды. Бөтен тәне, үпкәсе кыйпылчыклар белән тулган. Дүрт ел эчендә ни генә күрмәделәр бит...

Кирилл Корников кечкенәдән әтисенең абыйсы кебек хәрби булырга хыялланган. Мәктәптә укыганда ук «Юнармия» ярышларына йөргән. 11 нче сыйныфтан соң башкаладагы танк училищесына укырга кергән.

– Теләгенә каршы килмәдек. Уку йортын тәмамлагач, Улан-Удэга хезмәт итәргә җибәрделәр. Аннан контракт төзеп, бер елга СВОга киткән иде. Хәзер менә өч ел булды инде. Хәрби бурычым, диде. 24 яшь кенә әле үзенә. Бер атна хәбәре булмаган иде, бүген шалтыратты. Авылга елга бер генә мәртәбә кайта. Бар теләге исән-сау әйләнеп кайту, – ди өч бала анасы Надежда.

Көтәр кешең булсын... Әмма әйләнеп кайтырга насыйп булмаганнар да бар. Исән булса, Евгений Воробьевка 39 яшь булыр иде. Үз әниләренә кирәк булмаган ике баласын хәзер әти-әнисе үстерә... Берсе 9 нчы сыйныфта укыса, икенчесе көллияттә белем ала.

– Без башта Пермь краенда яшәдек. Евгений бакчага йөргәндә үк беренче булырга яратты. Мәктәп автобусына алдан кермәсә, юл буе елап кайта иде. Шуңа күрә яшьтәшләре аны гел алга уздыра иде. СВОга үзе теләп китте. Көчен күрсәтәсе килгәндер дип уйлыйм. Берничә айдан ук элемтә өзелде, ярты ел хәбәрсез яшәдек. Аннан инде үлем хәбәрен җиткерделәр, – ди әнисе Рәйсә ханым. – Ярдәм итәргә атлыгып торды. Кечкенә чакта басудан ромашка, кыңгыраулар өзеп бүләк итә иде миңа. Армиядән дә чәчәксез кайтмады. Сагынып яшим үзен. Бала югалтудан да ачы хәсрәт юк икән.

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре