Газетага язылу

СВОда улың югалткан Илдус Диндаров: «Безгә сиздермичә генә китеп барды»

Хәл-әхвәлләрен белешү йөзеннән, күп еллар Нурлат, Аксубай районнарында үзхәбәрче булып эшләгән элекке хезмәттәшем Илдус Диндаровка шалтыраткан идем. «Бездә иртә торсак та, кич ятсак та бер үк нәрсә инде, – диде ул моңсу гына. – Көтәбез. Өметләнәбез».

СВОда улың югалткан Илдус Диндаров: «Безгә сиздермичә генә китеп барды»

Сүз аларның махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалган уллары Айваз турында бара. Ачылып китте шунда Илдус абый, күрәсең, күңеле тулган чак булгандыр.

«Слабо» түгелме?

– Безгә сиздермичә генә китеп барды Айваз. Барып җиткәч кенә хәбәр салды. Улым, ник алай киңәш-табыш итмичә генә эшләдең инде, юньләп саубуллаша да алмадык бит, дип ачынгач: «Белсәгез, үгетли башлар идегез, мин барыбер үз фикеремнән кайтмас идем», – дип җавап бирде. Сәбәпләрен соңрак, телефон аша гына белдек.

Беркөнне шулай тарих фәненә тирән ихтирам-хөрмәт тойгылары уятырга тырышкан мөгаллим улым Айваз авыр хәлдә кала. Студентлар арасында төрлесе бар шул. Махсус хәрби операциядә катнашып, яңа гына кайтучылардан берәү аны-моны уйлап тормыйча гына булса кирәк, лекция барышында: «Тарих-марихыгызга әйләнеп тә карамас идем, әгәр диплом катыргысы хаҗәт булмаса», – дип әйтеп сала. Айваз аның затлы тарих фәнен «типкәләвенә» бик хурлана, дәресләргә йөрмәве аркасында укуда артта калуы турында да кисәтә. Студентның исә отыры ачуы кабара. «Йомшак диванда җәелеп сафсата сату ансат ул. Сез үзегез менә тегендә барып карагыз. Сезнең ише зыялыларга «слабо» түгелме?» – дип кәпрәя.

Шул сүзләр күңелен бимазалап торырга җитә кала, ахры, улыма. Дөрестән дә, шул егет кебек кенә булдыра алмаммы икән, дигән уй керә аның башына. Югыйсә яшь тә түгел, 50 не тутырып килә бит инде. Югары уку йортында укыганга, армия сафларына да барырга туры килмәде. Әмма ватанпәрвәрлек тойгысы Айвазның җанында да нык утыра. Ватанга тугрылыклы ул-кызлар, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүдә тарих фәне үзе үк зур роль уйный бит. Җитмәсә, гаилә тормышының да көйсезләнеп торган чагы булган. Хәләл җефете гуманитар фәннәрнең базары төшкәнен җае чыккан саен суктырып торган икән. Исәп-хисап хезмәтенә башы-аягы белән чумган кешенең тарих, әдәбият кебек рухи хезмәтләргә исе китәме соң? Шушы вакыйгалар аны кискен карар кабул итәргә мәҗбүр иткән.

Хыял

Үз фикеремнән кире кайтмас идем, дигәне дә дөрес. Урта мәктәптә укыганда ук Казан дәүләт химия-технология институтының рабфагында кичке әзерлек курсларында укып, имтиханнар тапшырган иде. Ә моңа ирешү әлеге уку йортында турыдан-туры студент булырга хокук бирә иде ул заманда. Без инде документларны тапшырырбыз да кайтып китәрбез дип килешенгән идек. Айваз мыштым гына бүтән төрле хыялын күңел төбендә саклап йөрткән икән. Университет турысыннан узып барышлый: «Шундагы тарих бүлегенә көчемне сынап карыйм әле, әти», – дип әйтмәсенме?! Мин исә өзми-куймый нефть-газ тармагы тирәсендә калырга үгетлим. «Имтиханы да бирелгән бит инде. Акчасын да кесә тутырып алырсың», – дим. Юк, тәки сүзендә торды, үҗәтлеген күрсәтте. Университетны «бишле»гә генә тәмамлаган егетне белгечләр аспирантурада калырга кыстадылар. Бервакыт шулай күз уңыннан да җуйдык. Мәскәүнең үзеннән шалтыратып ята. Мәшһүр университетның мәгърур бинасында тарихи елъязмаларны, архивны, үзе сайлаган фәнни теманы төп чыганаклардан тирәнтен өйрәнеп, үзләштереп ята икән. Бер-ике елдан соң шул рәвешле «Мәскәүне яулавын» тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертацияне әйбәт яклавы белән раслады яшь галим.

Позывной

Махсус хәрби операциядә приказ буларак кабул ителгән гадәт һәм таләп буенча, үзара радиоэлемтә, телефонда аралашу өчен, берәр төрле шәхси исем-позывной сайлау зарурилыгы килеп тугач та, Айвазның уенда беренче булып Һади Такташ сурәте калкып чыга. Әмма күрше Самара шәһәрендә туып үскән, шуңа улыбызны якташы санаган штаб офицеры чын күңелдән: «Бөек шагыйрегезнең исеме ничек әле? Тукай түгелме?» – дигәч, Айвазның фикере үзгәрә. Штабта утыручылар да хуплый моны, чөнки урысларның да шактыена мәгълүм булып чыга бөек шагыйрь. Айваз бу исемгә тап төшермәскә кирәклеген барысыннан да яхшырак аңлый.

Якташлар

Бервакыт шулай хәрабәләр арасында хәрби задание үтәп йөргәндә, Айваз: «Здесь живут Шигабутдиновы. Прошу ничего не трогать», – дигән язмага тап була. Ул, татар фамилиясен күрүгә, дулкынланып куя. Чабулаган җиреннән шып туктап, ишек шакый. Каршылаучы булмагач, бикләнмәгән бүлмәгә уза. Анда кечкенә генә бүлмәнең түр башындагы бердәнбер караватта ир-ат ята. Ябык гәүдә, сакал-мыек баскан какча ач яңаклар, очлаеп торган борын, эчкә баткан авыз-иреннәр... Өстендә умырылып, каралып беткән сырлы юрган. Айваз, озак баш ватып тормыйча, татарча эндәшә: «Исәнмесез, абый! Сезме ул Шиһабетдинов?»

Ятакка сеңгән кеше җанланып китә. Фатирга килеп кергән гаскәринең күкрәгендәге позывной билгесен дә шәйләгәч, сүнә төшкән күзләре яктырып китә. «Кызым балалары белән Россия чигенә таба кузгалган иде. Ә мин, күрәсең, өзлегеп киттем. Аларга артык йөк буласы килмәде», – ди ул. Кичен тагын бара Айваз аның янына. Сәдака биргәч, икәүләшеп озаклап дога кылалар, берочтан ястү намазын да укыйлар. Хисам картка бөтенләй хәл кереп, шәбәеп киткән сыман була. Ә берничә көннән, сабыйларын ияртеп, кызы да кайтып керә.

Айваз әтисенең үтенечен дә гамәлгә ашырырга җай эзли: Такташ, Шәриф Камал эзләреннән йөреп кайту теләге зур була. Авыл кешеләренең теленнән төшмәгән «Шахта» дигән моңлы җырның сүзләре халыкныкы түгел, ә Һади Такташның замандашы, икенче бер күренекле шагыйрь Шәйхи Маннурныкы икән бит. Бөек Ватан сугышына кадәр аның нәкъ менә шушы төбәктә эшләгәне, Такташны каршы алып, кара күмер базларында озатып йөрүе мәгълүм.   

Такташ юлъязмаларында теркәлгән кайбер мәгълүматларны да хәтерендә яңарта галим.  Ул чорда төбәктәге милләттәшләр саны 22 меңнән ашкан була. Донецкидан 20–25 чакрымдагы Макеевка шәһәрендә хәтта җидееллык татар мәктәбе гөрләп эшләгән. Шәриф Камал бераз соңрак бу җәһәттән туган ягына: «Татар эшчеләре монда шактый күп. Культура ягыннан бик үскәннәр», – дип хат язып сала.

Позиция

Зәңгәрсу офыклар артында серле булып шәйләнеп торган, безнең гаскәрләр яулыйсы кайбер объектлар «позиция» дип исемләнгән. Шуларның берсенә таба сугышчан задание белән барырга боерык ала Айваз. «УАЗик»тан әтмәлләнгән бронялы машина, БТРга ияреп, чакыр-чокырларны бар дип тә белмичә, пассажирларын аяусыз сикертә-сикертә вак куаклар арасына килеп туктый. Экипаж, үз бурычын үтәгәнгә санап, минут та артыгын тормыйча, кирегә борылып, тылга элдерә. Сугышчылар төркеме окопларга чәчелеп кала. Төнлә явып киткән ап-ак кар астында калган бу позиция ерактан күзгә дә бәрелеп тормый кебек. Әмма елдам дроннардан качып буламы соң? Яугирләр гел монда качып ята алмыйлар, алдагы постка сакка барырга тиешләр. Дошманның аяусыз, үткен карашы астында эшләргә кирәк моны. Һәр сәфәр һәлакәт белән чикләнергә мөмкин. Кизүдә торган сугышчы, күк йөзе чиста, дип хәбәр итә. Айваз белән хезмәттәше, стартка рөхсәт алган йөгерешчеләр кебек, аркага асылган азык-төлек, бүтән кирәк-яраклар тутырылган авыр букчаларын рәтләп, иелә төшеп, окоп караңгылыгыннан таң алды яктылыгына ыргылалар. Кинәт янә рация телгә килә: «Сак булыгыз! Кыйбла яктан сезне дошман күзәтә!» Кинәт шул тарафтан миномет аткан тавыш ишетелә. Ничек тә тизрәк сыену урынына барып аварга кирәк. Чаба-чаба җеп өзәр хәлләре калмаган ике сугышчы ярымҗимерек ферма хәрабәсенә кереп өлгерәләр, ниндидер могҗиза белән күгәреп беткән тимер капканы да ябып өлгерәләр хәтта. Әмма явыз дошман аларны тынычлыкта калдырмый. Ферма каралтыларын тузгытып ташлый. Бу вакытта Айвазның полкташлары позициядәге окопта рациядәге һәр тавышка шомланып колак салалар да фәкать ике кешенең гомерен алу өчен каршы якның шулхәтле күп дроннар, миналар җибәрүенә шаккатып баш чайкыйлар... Кинәт рациядән җанга якын тансык «Тукай» тавышы яңгырый. Ферма хәрабәләреннән исән-сау чыгып, кизү торырга керешкәннәрен әйтә.

Көннәрнең берендә иртән взвод командиры чама белән күз күрүе ераклыгында, инде тоташ хәрабәгә әйләнгән авыл читендә ниндидер шикле хәрәкәт сизә. Дүрт кешелек отряд шул тарафка кузгала. Айваз да шунда. Кинәт ут көлтәсе бөркелә. Егетләр чалгы белән чабылган үләннәр кебек дәррәү җиргә ава. Барысы да күз ачып йомганчы була. ...Берничә көннән дүрт солдатның туганнары, гаиләсе яшәгән төбәкләргә кара пичәтле кәгазьләр оча.

...Хезмәттәшебез Илдус Диндаровның күптән түгел генә «Сагыш дәрьясы» исемле китабы дөнья күрде. Аның эчендә улы Айвазга багышланган хатирәләр дә бар. Әти күңеле бит, ул әдәби әсәрдә улын «исән калдырган». Башкача ничек булдыра алсын инде? Өмет дигән нәрсә яшәтә бит безне. Айвазның әнисе Сәкинә апа иртә белән тора да гадәтенчә яраткан гөлләре каршына килә. Аларны иркәләгәндә, Айвазның җанга якын, нур чәчеп торган якты күзләрен күргәндәй була. «Кайларда гына йөрисең, балакаем, бәгырь кисәгем? Кайт, зинһар, тизрәк кайт!» – дип пышылдый.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре