Газетага язылу

Сәрия Хәйбуллина: «Бүректә үскән бала мин»

Туганда нибары 1 килограмм да 200 грамм гына була ул. Инде туганчы ук табиблар, балагыз яши алмаячак, дип, 19 яшьлек әнисен, сабыйдан баш тартырга кушып, гариза язарга күндерәләр.

Сәрия Хәйбуллина: «Бүректә үскән бала мин»
Фото: шәхси архивтан

Үзе дә балалыктан чыгарга өлгермәгән булачак әни ризалаша. Бу хәлләрне белгән аның әнисе хастаханәдән оныгын алып кайтып, үзенеке итеп үстерә. Нурлат районының Киекле авылында гомер итүче Сәрия Хәйбуллина (фотода сулда) белән бер гасырлык гомер юлын сүтәбез.   

«Әбигә әни дип үстем»

– Әти белән әни язылышмыйча, никах кына укытып яшәгән. Әтине армиягә алганнар. Әни авырлы булса да, амбарда эшләп йөргән. Бервакыт икенче катка менгән дә, аяк астындагы тактасы сынып китеп, егылып төшкән. Шунда аның тулгагы башланган, – дип искә ала Сәрия апа. – Табиблар баланы таптырырга булган. Әмма алдан ук минем җитлекмәгәнне, озак яши алмаячагымны әйткәннәр. Әни шунда гаризага кул куеп, миннән баш тарткан. Бәхеткә, әбием килеп алган. Мин аны әни дип үстем. Ә тапкан әниемә алма апа дидем. Әби үзенең 6 баласы янында мине җиденчесе итеп үстерде. 1 килограмм да 200 граммлык мине бүреккә салып, мич башына куеп үстергәннәр.

 Сәрия апаны әбисе белән аның олы кызы тәрбияли башлый. Ә тапкан әнисе озак тормый, кияүгә чыга.

– Апа авыл советына барып, башта миңа Сарим исеме куштырып кайта. Малай дип уйлаганнар. Аннары исемемне үзгәртәләр инде, – ди Сәрия апа. – Үз әниемнең ире коры булды. Аның белән аралаша алмадык. Бары тик ул күрмәгәндә генә әни урамда очратып кочаклар иде. Бервакыт ул мине үзләренә алып китеп караган иде. Тик теге ирнең миңа «көчек баласы» дип дәшүе булды – төнлә, өйгә кайтам, дип еладым. Шуннан соң башка ул йортка бармадым. Тапкан әнинең йөрәкләре өзгәләнгәндер инде. Үзе дә – бала, мин дә шулай өлгермичә тугач... Җитмәсә, әти дә армиядән өйләнеп кайткан.

Кечкенә Сәриянең әти-әнисез икәнен бакчага баргач исенә төшерәләр. Шунда пешекче булып эшләүче апа башка балаларга ризыкны бер зур чүмеч сала, ә аңа агач кашык белән бүлеп бирә. Кимсеткәннәрен белгәч, әбисе аны башка җибәрми дә.

– Үз әнием рәхәт күреп яшәмәде. Ире усал булды аның. Шуңа да әни 59 яшендә инфаркттан үлеп китте, – ди Сәрия апа.

«Мине урладылар»

Сәрия апаны 19 яшендә бер сменада эшләгән егет урлап алып кайтып китә. Әнисенең язмышын кабатлаган, диярсең... Бер тапкыр да егетләр белән йөрмәгән кыз өенә кире дә кайтмакчы була. Әмма иртәгәсен кияү йортына килгән әбисе кеше сүзеннән курка. «4 кызын үстерә белгән, бишенчесенә тәрбия бирә алмаган диярләр. Чыктыңмы, тор!» – ди олы кеше.

– Аның сүзеннән чыкмадым. Бары тик өч елдан соң гына, үземә иптәш булыр дип, бала алып кайттым. Малаебыз туды, аннары 7 елдан тагын бер улымны таптым. Олы улым фаҗигале төстә вафат булды. Шул хәсрәтләр бөтенләй бетерде инде безне. Ирем авырый, ул өйдә генә тора. Ә мин эшләп йөрим әле, – ди Сәрия апа. – Эшләвемнең сәбәбе бар: гомеремнең соңгы көннәренә әзерләнәм. Озак еллар бала тудыру йортында санитарка булып эшләдем. «Россиянең мактаулы доноры» исемем бар. Бервакыт кан биргәндә гепатит авыруы эләктердем. Башка кеше бавыры да күчереп утыртасылар иде. Насыйп булмады. Хәзер инде язмышым белән килештем. Аллаһы Тәгалә күпме гомер бирсә, шуның хәтле яшәрмен, дидем.

 Сәрия апа 2015 елда дин юлына баса. Намаз уку бар борчу-хәсрәттән коткара аны. Авыр чакта хәле дә җиңеләеп китә икән.

– Якыннарымны күп югалттым. Авыл зиратында гына 7 кабер көтеп тора үземне. Кайтып, башта елыйм, аннары догалар укып киләм, – ди 67 яшен тутыручы Сәрия апа. – Икенче улымның үз гаиләсе, өч баласы бар. Аларга авырлык китерәсем килми, пенсиям дә бар, эшләп тә йөрим. Казанга барып, авырып ятучы өлкәннәрне карыйм. Дөнья хәлен белеп булмас, бәлки кеше рәхмәтләре яшәтер дә, җиңеллеген дә бирер. Бар да Аллаһ кулында.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре