Белем йорты укучылары өчен ишекләрен 1991 елда ачып җибәрә. Жилплощадка микрорайонында урнашкан әлеге мәктәпне булдыруда Фарис Фәхразый улы Харисов зур өлешен кертә. Гимназия ул вакыттагы 2 нче мәктәп базасында оешкан. 1988–1989 уку елында бу мәктәп Казанда беренчеләрдән булып татар сыйныфын ача. Сыйныф җитәкчесе булып Фәйрүзә Габдрахман кызы Заһидуллина билгеләнә. Инде 1991 елда Казанның 2 нче мәктәбенә 5 нче татар гимназиясе статусы бирелә дигән приказ чыга, һәм яңа уку елына барлыгы 21 класс-комплект әзерләнә.
Гимназия юбилее 145 нче лицей бинасында үтте. Зур актлар залында гимназияне тәмамлаган укучылар, элек һәм хәзер эшләгән укытучылар, мәртәбәле кунаклар килгән иде. Иң элек уку йорты турындагы 17 минутлык документаль фильм тәкъдим ителде.
Педагог, халык мәгарифе эшлеклесе, педагогика фәннәре доктор, профессор, Россия Мәгариф академиясе мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасының, РФнең атказанган мәктәп укытучысы, 5 нче татар гимназиясенә нигез салучы һәм аның беренче директоры Фарис Фәхразый улы Харисов килгән кунакларны сәламләп, гимназия булдыру һәм китап чыгару турында фикерләрен җиткерде: «...бездә дә кыенлыклар күп булды, фильмда элементларын күрдек. Һәм без җиңдек, чөнки бездә эшләргә, балаларга, ата-аналарга һәм үз-үзебезгә ярдәм итәргә бик зур теләк бар иде. Шул рәвешле республикабызга да ярдәм итәргә. Бүген дә җиңел түгел, әмма җиңеп чыгу өчен төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең дә, югары профессионализмга ия белгечләр һәм, әлбәттә, теләк булырга тиеш».
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова гимназияне бәйрәме белән котлап, институт исеменнән уку-укыту процессында файдалы булачак яңа чыккан хезмәтләрне бүләк итеп тапшырды.
1988 елдагы беренче татар сыйныфы җитәкчесе Фәйрүзә Заһидуллина шушы елларда укытучы булып эшли башлавы, әлеге татар сыйныфы булдыру тарихы турында сөйләде: «Мине директор янына чакырдылар һәм менә шундый тәкъдим белдерәләр: сезне микрорайонда яхшы беләләр, биредә озак эшләдегез. Адреслар буенча узыгыз һәм балаларны беренче татар сыйныфына җыегыз. Миңа бу идея бик ошады. Мин адреслар буенча бардым һәм без 1 нче сентябрьдә 42 кешедән торган зур сыйныф җыйдык. Аларның ата-аналары гаҗәп аңлаучан булып чыкты. Безнең – укытучыларның да, ата-аналарның да уртак максаты балаларны группировкалардан саклау иде...»
Төрле елларда гимназия директоры вазыйфасын үтәгән Ләбибә Локманова һәм Данил Идиятов үз эшчәнлекләре һәм хатирәләре белән бүлештеләр. Тарих фәне укытучысы, гимназиядә 1992 елдан эшләп килгән этнографик музей җитәкчесе Раида Фахретдинова музей эшчәнлеге турында сөйләп китте. Татар теле укытучысы Галия Гайнетдинова үзе иҗат иткән «Онытылмас тормыш мәктәбем» исемле шигырен сәхнәдән укыды.
Журналист, Татарстан журналистлары берлегенең президиум әгъзасы Данил Сәфәров та, 5 нче татар гимназиясен тәмамлап чыккан укучы буларак, истәлекләре һәм фикерләрен җиткерде: «...Барып чыккан эшләр шактый уңышлы булды. Чөнки безне укытып кына калмадылар, безгә сыйныфтан тыш чаралар оештырылды, язучылар, телевидение әһелләре килде. Шушындый гөрләп торган мәдәни учак булды ул гимназиябез».
Шулай ук чара дәвамында сәхнәдән Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов һәм Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин үз җырлары белән тамашачыны сөендерде.
Бүгенге көндә арабыздан киткән укытучылар рухын да искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде. Әлеге бер минут тынлык гимназия юбилееннан өр-яңа чыгарылган китапны тәкъдим итү өчен бер матур күчеш кенә иде.
Фарис Фәхразый улы сәхнә түренә кабат чыкты. Тик бу юлы аның кулында калын яшел китап. Кабул ителгәнчә, тәкъдим итү кичәсен, әлеге хезмәтнең авторы буларак, ул үзе башлап җибәрде. Сәхнәгә бер-бер артлы Дамир Мәүләви улы Исхаков һәм Людмила Алексеевна Харисова чыкты. Юбилей тантанасы озакка сузылганга күрә, кызганыч, аларның чыгышларына бик аз вакыт бирелде. Шулай булса да, аларның чыгышлары бик тә үзенчәлекле, хәтта рухландыргыч та кебек тоелды. Людмила Алексеевна чыгышының төп темасы китапны тәкъдим итү кебек тә булмады, ә татар телен саклау мәсьәләләре 15 минут эчендә бик тирәнтен анализланды. «Ни өчен без татар телендә аралашырга оялабыз? Ни өчен без татар гимназиясен «татар», дип әйтергә оялабыз?» кебек риторик сораулар чыгышка ниндидер тетрәндергеч хисләр өстәде. Ә Дамир Мәүләви улы чыгышын генерал Мәхмүт ага Гәрәев сүзләрен искә алудан башлап җибәрде: «Всё, что взяли – обратно не отдавайте!» Бу сүзләр юкка гына искә алынмады. Дамир Мәүләви улы әлеге цитатаны милли мәгариф белән чагыштырып, бик кызыклы тәңгәллек тудырды. «Милли мәгарифне бер югалтсак, соңыннан аны кайтару бик авыр булачак», – диде. Моңа кадәр чыгыш ясаган шәхесләр, мөгаллимнәр һәм журналистлар милли мәгарифне аякка бастыру өчен күп көч куйганнарын искәртте. Татар милләтенең киләчәге зур һәм аның юкка чыкмаячагын ассызыклап үтте.
Бер фикер аеруча истә калды. Ул болай яңгырый иде: «1990 еллларда социаль яктан Жилплощадка микрорайоны бик түбән булып саналса да, әлеге татар гимназиясе ачылгач, Мәскәүдә әлеге район бөтенләй башка, уңай фикер тудырды». Чыннан да, 5 нче санлы гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучыларына карасак, алар арасында бик текә һәм үз брендын тудырган шәхесләр шактый. Ә шәхес формалашу формалашу нәкъ мәктәп чорыннан башлана. Димәк, шундый болганчык еллар вакытында да кирәкле белем һәм тәрбия бирә алган укытучылар эшчәнлеге, һичшиксез, югары бәяләнергә тиеш. 1991 елда ачылып, шул ук вакытта мондый фикер тудыра белү – үзе бер зур талант һәм профессионализм.
Әлеге китап гимназия тарихын, укытучыларның куйган фидакарь хезмәтен, укучыларның истәлекләрен үз эченә ала. Тик шунысы кызык: ике дәүләт телен үз эченә сыйдырган китапның исеме тулаем рус телендә. Югыйсә китапның битләрендә татар мохитен саклаган татар гимназиясе турында сөйләнә бит.
Моның турында тулырак белү өчен «Татарская гимназия №5 – уроки жизни, добра, творчества и культуры» дип исемләнгән китапның авторы Фарис Фәхразый улы Харисов белән кечкенә генә әңгәмә кордык:
– 5 нче санлы татар гимназиясенең 35 еллыгы сезнең өчен нәрсә аңлата?
– Гимназиянең унъеллыгын үткәргәннән соң бер дә очрашу булмады. Шуңа күрә Мәскәүдә яшәсәм дә, мин моңа борчылып йөри идем. Чыгарылыш сыйныф укучылары, ветеран мөгаллимнәр бу эшкә бик актив кушылдылар. Әти-әниләр, укучылар, укытучылар һәм җәмәгать эшлеклеләренең бердәм булуы минем теләгем иде. Бу теләкне чынга ашырырга насыйп булды.
– Сезнеңчә, әлеге татар гимназиясе башка мәктәпләрдән нәрсә белән аерылып тора?
– Беренче чиратта, безнең гимназия башка мәктәпләрдән әти-әниләр, укучылар, укытучылар һәм җәмәгать эшлеклеләренең үзара тыгыз бәйләнештә булуы, бер команда булып эшләве белән аерылып тора. Икенчедән, инновацион якын килү, тәрбия һәм уку-укыту эшчәнлеге – аермалы үзенчәлек. Озак еллар буена гимназиядә укучылар үзидарәсе эшләп килде. Балалар бу эшчәнлеккә актив һәм бик теләп катнаштылар, чөнки бу үзеңне реализацияләргә һәм яңа белемнәр тупларга ярдәм итә. Моннан тыш, әти-әниләр белән балаларны үзара якынайта торган бер җеп булып тора. Өченчедән, сәламәтлек дәресләре, «Помоги себе сам» кебек дәресләр – уникаль күренеш. Атна саен берешәр сәгать сәламәтлеккә багышланган дәресләр уздырыла. Фәнни яктан укытучыларның 27 фәнни эше балалар тәрбияләү, татар һәм рус телләрендә уку-укыту проблемалары күтәрелгән юнәлешләрдә югары дәрәҗәләргә иреште.
– Ә гимназиянең ачылу чоры белән бүгенге көнен чагыштырсак, алар арасында нинди аермалар бар?
– Чагыштырасым да килми. Статусын югалталар. Якларга, тырышырга һәм моның өстендә эшләргә кирәк. Зарланырга һич кирәкми.
– Бүген китапны тәкъдим итү кичәсе дә узды бит. Тиражы – 500 данә. Алга таба да арттырып чыгарырга өмет бармы?
– Әлеге китап дәүләт хисабына чыгарылмады. Акчасын үзебез табып, эшләдек. Алга таба Мәгариф министрлыгы ярдәме белән, бәлки, чыгарырбыз.
– Китап ике дәүләт телен үз эченә берләштерә. Ни өчен китапның тышлыгында исеме рус телендә генә язылган?
– Россиядә милли мәгариф белән шөгыльләнүчеләр бик күп. Бу китап рус, мари, удмурт мәктәпләрендә эшләүчеләр өчен фәнни һәм методик әсбап булып тора. Гомумән, гимназия тормышы, балалар, укытучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының фикерләре чагылган. Бу китапны уку һәммәбезгә файдалы булачак.
Руфинә Гарифуллина, Илүзә Минһаҗева
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез