Газетага язылу

Кайтыгыз, яшьләр! Татарстанда а​​​​выл хуҗалыгы белгечләре нинди ташламаларга ия?

Авыл хуҗалыгына ветеринарлар, агрономнар, инженерлар һәм зоотехниклар җитми. Татарстанда әлеге күренеш бер дә үзгәрми. Уку йортларын тәмамлаган егет һәм кызлар киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләмиме? Әллә сәбәп башкадамы?

Кайтыгыз, яшьләр! Татарстанда а​​​​выл хуҗалыгы белгечләре нинди ташламаларга ия?
Фото: ru.freepik.com

Аксубай районы егете Алмаз Әхмәтов – киләчәген авыл белән бәйләргә уйлаган сирәк егетләрнең берсе. Ул быел Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Әлегә документларын кулына алмаса да, мартта «Чистополье» агрохолдингының «Аксу Агро» хуҗалыгына эшкә кайтып урнашкан.

 

– Мин агрономлыкка укыдым. Укырга кергәндә үк авылга кире әйләнеп кайтачагымны белдем. Шәһәр минем өчен түгел. Бары тик авылга гына кайтачакмын, дидем. Очрашып йөри торган кызымның да авылга кайтуын телим. Әлегә ул беренче курста укый. Шуңа күрә укуымны тәмамларга берничә ай калгач, эш эзли башладым һәм шушы оешманы белештем. Минем белән бергә авылдашым Камил да кайтты, – ди Алмаз.

 

Аның сүзләренчә, яшь белгечне эш шартлары кызыксындырган. Яңа, заманча техника, туфрак составы, эш тәртибе һәм чәчелә торган культуралар. Шәхсән үземә соңгысы бигрәк тә кызыклы булып тоелды.

 

– Көзге рапс – бик киң таралган культура түгел. Аның белән күп хуҗалыклар эшләми. Ә аны монда үстерәләр. Һәм, әлбәттә инде, хезмәт хаклары да кызыксындырды. Мин 80 мең сум акча алам. Әлегә әниләр янына – Иске Ибрайга кайтып йөрим. Курсташларым белән дә укуны тәмамлаганнан соң кая барачаклары турында еш сөйләштек. Аларның күпчелеге башка юлны сайлаячаклары турында әйтә, – ди Алмаз. – Миңа калса яшь белгечләрне беренче чиратта яхшы хезмәт хакы һәм эш шартлары белән кызыксындырып була. Аннан соң, эшли торган коллективның да яхшы, дустанә булуы мөһим. Бу яктан мин зарлана алмыйм. Елмаеп каршы алдылар, гади телдә аңлаттылар, һәрвакыт ярдәм итәләр. Коллективта өлкән абыйлар күбрәк, аларның тәҗрибәсе дә зур.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының уку-укыту, фән, инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Алмаз Гамиров әйтүенчә, яңа оешмалар артып тора, ә ветеринар, агроном, инженер һәм зоотехникларсыз авыл хуҗалыгын алга җибәреп булмый.

– Шуңа күрә аларга ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Дөрес, элеккеге мал табибы белән бүгенгесенең эш тәртибе аерыла, ләкин белгечлек шулай ук кала, – диде журналистлар белән очрашуда.

Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Нуриев әйтүенчә, узган ел уку йорты 2500 студентны кабул иткән булса, быел 3500 егет һәм кыз укырга керер дип планлаштырыла. Вузда әлеге вакытта 8 меңнән артык студент белем ала.

 

– Бүген чит илләр белән күп эшли башладык. Чит ил студентларын рус теленә өйрәтәбез, яшәү шартлары белән таныштырабыз һәм белем бирәбез. Безнең дә студентларыбыз башка илләргә стажировкага бара. Шулай ук университетның бер филиалын Мисырның Каһирә шәһәрендә ачарга планлаштырабыз, – диде Илшат Нуриев.

Эшенә кызыгып килерлек шартлары һәм хезмәт хакы да булу кирәк бит әле. Алмаз Гамиров әйтүенчә, быелның дүрт аенда тармактагы уртача хезмәт хакы 70 265 сумны тәшкил итә. Урып-җыю вакытында аерым бер агрохолдингларда 300 мең сумга кадәр хезмәт хакы алып эшләүче механизаторлар һәм белгечләр бар.

– Аграр белем бирү һәм кадрларны әзерләү елдан-ел үсә. Без барлык өлкәләр буенча да эшлибез. Әйтик, быел 36 мәктәптә агро класслар ачылды. Бу – балалар авыл хуҗалыгы белән таныша башлар өчен яхшы мөмкинлек. Икенче баскыч – урта һөнәри белем бирү. Боларда белем алган егет һәм кызлар тиз арада белеп алып, практика узып, тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйли. Ә инде югары уку йортыннан кеше белгеч кенә түгел, социаль фикерли алучы, җирне аңлаучы көчле профессионал булып чыга, – диде Алмаз Гамиров.

Максатчан укучылар да бар бит әле. Алмаз Гамиров сүзләренчә, мондый белем алган егет һәм кызлар укуны тәмамлагач, эшкә урнаша, өч ел тәҗрибә туплый ала. Уку йортын тәмамлап, эшкә урнашканнан соң да, яшь белгечләр бер тапкыр зур күләмдә ярдәм чарасы ала. Исегезгә төшерәбез: хәзер югары уку йортын тәмамлаучыларга да, урта һөнәри уку йортының кичәге студентларына да бер тапкыр 750 мең сум акча бирелә. Уку йортын тәмамлагач, гаризаны 3 ел эчендә тапшыру мөмкинлеге каралган. Гариза тапшырган вакытта белгечнең яше 35 тән узмаска тиеш.

 

Болар өстенә, аерым оешмалар үзләреннән дә өлеш чыгарырга мөмкиннәр. Әйтик, Мамадыш районындагы «Родные места» компаниясе вәкиле Илшат Шәйдуллин әйтүенчә, алар укуны тәмамлап кайткан яшь гаиләгә авылда торак сатып алыр өчен – 750 мең сум, ә йорт төзер өчен 1,5 млн сум субсидия бирә.

– Авылда 4 млн сумга менә дигән йорт салып чыгарга була. Кызыксынучылар бар. Әлеге вакытта унлап гаилә бу ярдәм чарасыннан файдаланды. Бүген безнең бер оешмада гына 800 кеше эшли. Аларның 62 се – 25 яшькә кадәрге яшь белгечләр. Шулардан 30 ы – шәһәрдән килеп эшләүчеләр. Шуңа күрә киләчәктә агро классларны зур шәһәрләрдә дә ачсыннар иде, теләгебез бар. Хезмәт хакларына килгәндә, 2024 елда эшкә килгән ветеринар кызлар 75 мең сумнан алып 160 мең сумга кадәр акча ала. Осеменаторларның хезмәт хакы 220 мең сумны тәшкил итә, – диде Илшат Шәйдуллин.

 

 Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре