Газетага язылу

Басу юлы: Татарстан игенчеләре чәчү эшләрен төгәлләп, терлек азыгы әзерләүгә кереште

Берсе беткәч, икенчесе башлана. Татарстан игенчеләре чәчү эшләрен тулысынча төгәлләп, тулы көчкә терлек азыгы әзерләүгә кереште. Хөкүмәт Йортында узган брифингта җир астына күпме бөртек салынганы һәм күпме печән чабыласы, ягулык запасы кирәклеге турында сөйләделәр. Сүз күбрәк кыр эшләре хакында барды, әмма сөт бәяләренә дә борчылырга туры килде.

Басу юлы: Татарстан игенчеләре чәчү эшләрен төгәлләп, терлек азыгы әзерләүгә кереште

Быел чәчү мәйданнары барлыгы 2,5 млн гектарны тәшкил иткән, аларның 1,6 млн гектары – язгы культуралар. Билгеле булганча соңгы елларда игенчеләр бөртеклеләрне азрак чәчеп, күбрәк майлы культураларга игътибар бирә башлады. Быел да үзгәрешләр юк. Көнбагыш, рапс кебек культуралар мәйданы 87 мең гектарга арткан. Ашлык орлыкларының 40 проценты – югары сыйфатлы. Узган ел бу күрсәткеч ике процентка кимрәк булган. Ә менә шикәр чөгендере орлыгының 60 проценты чит илләрдән кайтарыла.

 

Терлек азыгы әзерләү белән авырлыклар юк, барысы да план буенча бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, быел аграрийлар 3,3 миллион тоннага якын сенаж, 3,7 миллион тонна силос һәм 327 мең тонна печән әзерләргә ниятли. Шартлы рәвештә бер баш терлеккә 40 центнер азык кирәк дигән сүз.

 

Бүгенгә 106,6 мең гектар күпьеллык үлән чабылган, 465 мең тонна сенаж массасы һәм 26,2 мең тонна печән әзерләнгән. Шәхси хуҗалыклардагы 226 мең баш эре мөгезле терлеккә 668 мең тонна печән әзерләргә кирәк, диде министр.

 

Марат Җәббаров әйтүенчә, әлеге вакытта республика элеваторларында 767,4 мең тонна ашлык запасы бар.

 

– Ашлык бәяләре шул бер тирәдә тора, – диде ул. – Бүген 3 нче класслы бодайның бер тоннасы – 14 300 сум, 4 нче класслысы – 12 760, фураж өчен бодай – 11 770, арыш – 12 100, арпа – 12 100 сум. Җитештерүчеләргә ярдәм йөзеннән, Россия Хөкүмәте сатылган ашлык өчен чыгымнарны каплауга субсидия бүлеп бирде. Быел җитештерүчеләргә 301,5 миллион сум дәүләт ярдәме тапшырылды, 206,09 мең тонна сатылган ашлык субсидияләнде, – диде министр.

 

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы компанияләренә ягулык запасларын кимендә ун көнгә тупларга киңәш итте. Бу терлек азыгы әзерләгәндә һәм урып-җыю чоры алдыннан артык борчылмас һәм тоткарлыклар булмасын өчен кирәк, диде ул.

 

– Илдәге вазгыятьне барысы да яхшы белә. Без барлык хуҗалыкларга да ким дигәндә ун көнлек – ике атналык ягулык запасы булдыруны киңәш итәбез. «ТАИФ» һәм «Татнефть» компанияләре белән уңайлы эшләп киләбез: хуҗалыкларның техникасы ягулык белән тәэмин ителгән, зур запаслар тотмыйлар. Ләкин ул булырга тиеш. Терлек азыгы әзерләү өчен зур күләмдә ягулык кирәк, уңыш җыяр өчен дә шулай ук. Шуңа күрә мин һәр киңәшмәдә хуҗалыкларга мөрәҗәгать итәм: авыл хуҗалыгы эшләрендә тоткарлыклар булмасын өчен, ким дигәндә ун көнлек запас булырга тиеш, – диде ул.

 

Марат Җәббаров сөт бәяләре һәм складларда җыелып ята торган сөт ризыклары мәсьәләсенә дә тукталды.

 

– Кызганычка, бәяләр үсми. Авыл хуҗалыгы оешмаларыннан сөт сатып алуның уртача бәясе 33,23 сумны тәшкил итә. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 20 процентка кимрәк. Шәхси хуҗалыклардан җыю бәясе тагын да азрак: 25,20 сум. Анысы узган ел белән чагыштырганда 31,19 процентка түбәнрәк, – диде ул.

 

Министр сүзләренчә, республика предприятиеләре көн саен 3,9 мең тонна сөт эшкәртә. Узган ел 577 976 тонна сөт ризыгы әзерләнгән. Әчетелгән сөт ризыклары әзерләү – 6,2, атланмай – 0,5, сыр һәм эремчек 1,6 процентка кимегән.

 

– Җитештерү күләме кимүнең төп сәбәбе – кулланучыларның әзер сөт ризыкларын азрак сатып алуы һәм аларның складларда җыелып ятуы. Соңгы елларда заводлар яңартылды һәм күпчелеге сыр ясауны арттырды. Ләкин ул – кыйммәтле продукция. Шуңа күрә аларны азрак сатып алалар. Бу, үз чиратында, чимал сөтен эшкәртү күләмнәре кимүгә китерде. Шул ук вакытта кибеттәге сөт бәяләре шул ук килеш кала. Әлеге күренеш бер бездә генә түгел, ә бөтен Россия буенча күзәтелә. Бөтен дөньяда шушы проблема турында сөйлиләр. Шуңа күрә бу мәсьәлә буенча артык әйтер сүзем дә юк, – диде Марат Җәббаров.

 

Сөт ризыклары чит илгә дә чыкмый тормый югыйсә. Быел гомуми экспорт күләме 3 мең тоннадан артык, бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 53,3 процентка күбрәк. Иң күбе эремчек суы сатылган – 1319 тонна. Аннан соң чит илләргә сөт, каймак, туңдырма, сыр һәм эремчекне күпләп сатканнар.

 

– Охшаш хәлләр моңа кадәр дә булгалады, тик кешеләр сыерларын бөтенләй бетерерләр, дип уйламыйм. Хәзерге вакытта сыер тотучыларга ярдәм чаралары каралган. Бер сыерга 6300 сум акча бирелә. Ит өчен бозау алган кешеләргә дә быелдан ярдәм чарасы булдырылды. Андыйларга 35 мең сумга кадәр акча бирелә. Бу көннәрдә акчаны күчереп бетерәчәкбез. Тик күпме генә тырышсак та, шәхси хуҗалыкларда сыерлар елдан-ел кими, – диде Марат Җәббаров.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре