Ярышның приз фонды – 2 миллион 200 мең сумны тәшкил итә. Әлеге ярышлар биш юнәлештә үткәрелә. Болар – мобиль гейминг, дроннар узышы, авиамодельләштерү спорты, җилкән спорты (радио ярдәмендә идарә ителә торган яхталар узышы) һәм навигация марафоны.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, пилотсыз технологияләр күп өлкәгә килеп керде. Ул бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда сөйләде.
– 2025 елның февралендә Россия Президенты Владимир Путин пилотсыз системалар белән эшләүне үстерү тәкъдиме белән чыкты. 2030 елда күп кенә һөнәрләрдә кулланылыр дип көтелә. Инде бүгеннән авыл хуҗалыгы, транспорт, юл, медицина һәм башка күп кенә өлкәләрдә пилотсыз технологияләр кулланыла. Быел 100 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләрен дроннар ярдәме белән эшкәртергә исәпләп торалар. 37 пилотсыз система урманнарда янгын куркынычсызлыгын саклау һәм рөхсәтсез агач кисүне контрольдә тота.
Республикада бу юнәлештә эш күптән алып барыла. КНИТУ-КАИ уку йортында пилотсыз системаларны фәнни-җитештерү үзәге урнашкан.
– Әмма бу – кешеләрсез эшләү дигән сүз түгел, – ди Рифкать Миңнеханов. – Аларны идарә итү – барыбер кеше кулында. Шуңа да без бу юнәлешкә яшьләрне тартып, киләчәккә карап эшләргә тиеш. Пилотсыз системаларны өч юнәлештә – күктә, җирдә, суда куллана белү мөһим эш булып тора. КАМАЗ заводында инде бик күптәннән бу юнәлеш буенча эшлиләр. Иннополистагы полигонда да 2018 елдан бирле пилотсыз технологияләр кулланыла. Заман таләбе шундый. Киләчәк – инженерлар, конструкторлар, пилотлар һәм программистлар кулында.
Рифкать Миңнеханов бу төр юнәлешкә яшьләрне кечкенәдән җәлеп итәргә кирәк дигән фикердә.
– Аларны башта спортка тартыйк. Рәис Кубогына үткәрелә торган ярышлар – моның бер мисалы. Аны тагын да киңәйтергә кирәк. Мин бизнес вәкилләренең һәм оешма җитәкчеләренең дә бу юнәлешкә игътибар итүләрен үтенер идем. Әлеге спорт төрен җәелдерергә кирәк. Аларга матди ярдәм күрсәтеп, сез киләсе көнне кайгыртачаксыз. Ә инде фәнни өлкәләр яшь белгечләр өчен лабораторияләрен ачсын иде. Мәктәпләр һәм югары уку йортларында пилотсыз технологияләргә кагылышлы түгәрәкләр, махсус программалар кертергә кирәк, – ди ул.
Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев әйтүенчә, яшьләрне кечкенәдән үк пилотсыз технологияләр белән эшли белергә өйрәтү аларга һөнәр сайлаганда да ярдәм итәчәк, хезмәт тәрбиясе дә бирәчәк.
– Күп кенә предприятиеләргә бу юнәлештә эшләүче хезмәткәрләр кирәк. Мәктәпләрдәге модельләштерү түгәрәкләре республиканың 33 районында эшли, Казандагыларны да бергә кушсаң, аларның саны 50 гә җитә, – ди ул. – 2024 елда «Дроннар узышы» ярышында катнашып, Татарстан командасы чемпион, 2025 елда призер булган иде. Безнекеләр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Белгород шәһәрен дә артта калдыра.
Дроннар узышы федерациясе спортчысы Булат Нургалиев яшьләргә үзен күрсәтү мөмкинлеге биргән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
– Әлеге ярышлар безгә көч өсти. Аның бернинди авырлыгы да юк. Иң мөһиме – игътибар һәм тизлек, – ди ул.
Чемпионатның беренче этабы 17 августта узды. Анда 17 команда катнашты. Оештыручылар әйтүенчә, Россия төбәкләре генә түгел, чит илдән дә катнашырга теләк белдергәннәр. Ярышлар 28 августта Лаеш районының Караеш аэродромында узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез