Әһә, мошенниклар бу дип, хәбәр юллаучыны тиз генә блокка очырдым, ягъни ул номерны хәбәр килмәслек итеп тыйдым. Тик төп башына утыртырга теләүчеләрдән алай тиз генә котылам димә! Мошенниклар көне буе башны әйләндерде.
Телефон алдакчылары кармагына эләгүең бик тиз икән. Югыйсә бу хакта бик күп беләбез һәм акча тозагына беркайчан да эләкмәбез кебек. Таныш түгел номерларны алмаска да ияләшеп беттек инде. Бу юлы да телефонга билгесез кеше шалтыраткач, артык игътибар итмәдем. Тик чыбыкның теге очында моның белән генә тынычланмадылар. Телефонга: «Камалов Альмир Ильмирович 21 мең сумга якын акчаны кире кайтарганчы, аның барлык туганнарына шалтыратып торачакбыз», – дигән СМС-хәбәр килеп төште. Мондый кеше туганнарым арасында да, таныш-белешләр арасында да юк. Ә туган-тумача бик күп булырга мөмкин, 21 мең сум акча өчен кемнәр бу кадәр мәшәкатьләнеп йөри икән, дигән уй да килде. Юк, бу – мошенниклар, дип, таныш түгел телефон номерын блокка җибәрдем. Төп башына утыртырга теләүчеләр дә оста бит: татарча исем-фамилия язып җибәргәннәр.
Тик мошенниклар хәйләсе моның белән генә бетмәде. Теге номерга тыю салуга, бер-бер артлы телефондагы кушымталардан, банклардан, кибетләрдән, ял һәм төрле хезмәтләр тәкъдим итә торган оешмалардан, социаль челтәрләрдән, электрон почтадан СМС-хәбәрләр ява башлады. Бер ишесе «шәхси кабинет»ка керү өчен дүрт урынлы код сораса, икенчеләре минем исемгә кредит, банк картасы рәсмиләштерергә җыенулары турында хәбәр иткән. Соңгысы турындагы СМС-хәбәрләр уннан артык кредит оешмасыннан әллә ничәшәр килде. Тик арада берсе генә: «Соңгы арада бу телефон номерыннан гаризалар артык күп килде, шуңа күрә кредит картасы рәсмиләштерүне туктатып торабыз», – дип кисәтте. Ә телефон тынып та тормый, билләһи. Курыкмаган җирдән куркуга калырсың.
Мошенниклык очраклары турында язган журналист буларак истә: шикле кешеләр шалтырата икән, бер-ике минутка вакыт алып, якыннар белән уйлашыр өчен телефонны куеп торырга кирәк. Иң әйбәте – аны авиарежимга күчерү. Шулай эшләдем дә. Киңәш сорап, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыповка мөрәҗәгать иттек.
– Иң мөһиме, мошенниклар белән элемтәгә кермәскә, аларга бернинди СМС-код хәбәр итмәскә һәм таныш түгел сылтамалар буенча узмаска кирәк, – ди ул. – Бу – мошенниклар арасында киң кулланыла торган алым. Алар махсус кушымталар ярдәмендә аерым бер телефон номерына СМС-хәбәрләр яудырып, кешедә коткы тудырырга тырыша. Курку хәлендә кеше алга таба нәрсә эшләгәнен аңлап бетермәскә дә мөмкин. Шуңа күрә тыныч булырга кирәк. Таныш түгел затларга СМС-код хәбәр итмәгәнсез икән, сезнең исемгә беркем дә кредит рәсмиләштерә алмаячак.
Рәдис Йосыпов әйтүенчә, мошенниклардан саклану өчен кредит алуга үз-үзеңә кредит тыю салуның файдасы зур. «Билгеле булганча, һәр кеше кулланучы кредитлары, кредит карталарына, банк счеты ачуга чикләү куя ала. Аны үзең файдаланган банкка гына түгел, ә берьюлы бөтен банкларга һәм микрофинанс оешмаларына да куярга мөмкин. Гаризаны Күпфункцияле үзәкләрдә һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркиләр. Чикләү бушлай куела. Мәгълүмат Кредит тарихлары бюросына тапшырылачак һәм кеше үзе киләчәктә әлеге тыюдан баш тарткан очракта, ул кредит рәсмиләштерүгә берничек тә комачау итмәячәк», – диде Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.
Баксаң, йорт янындагы азык-төлек кибетеннән дип килгән СМС-хәбәрдәге код, аны мошенникларга хәбәр иткән очракта, чынлыкта Дәүләт хезмәтләре порталындагы «шәхси кабинет»ныкы булып чыгарга мөмкин икән. Әнә шулай башны әйләндерәләр. Ә алга таба барысы да тапталган сукмак буенча дәвам итәчәк: портал хезмәткәрләре, «Илкүләм террорчылыкка каршы комитет», Россия Үзәк банкы яки башка оешма исеменнән элемтәгә кереп, Украинага ярдәм итүдә гаепләмәсеннәр өчен, тиз арада зур суммада акча табарга яки, ярдәм итәргә телибез дигән булып, бар булган акчаны «куркынычсыз счет»ка күчерергә тәкъдим итәчәкләр. Тик бу йомгак тиз генә сүтелеп бетмәячәк.
– Мондый кибер-һөҗүм турында кичекмәстән телефон операторына хәбәр итәргә дә кирәк. Кесә телефонындагы махсус кушымтада, гадәттә, техник ярдәм хезмәте эшли. Оператор таныш түгел номерлардан килгән шалтыратуларны һәм СМС-хәбәрләрне туктата ала, – ди Рәдис Йосыпов. – Дәүләт хезмәтләре порталындагы «шәхси кабинет»ка үтеп кермәсләрме икән дип борчылган очракта, Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә аласыз.
Белгеч кушканның барысын да эшләдем. Көне буе тынгылык бирмичә уттан суга салган телефоным икенче көнгә, ниһаять, тынды. Шөкер, мошенниклардан җиңел котылдым.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез