Депутатлар Александр Лапинны Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләп куюны килештерде. Билгеле булганча, бу вазыйфага аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Яңа вице-премьер махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны тернәкләндерү, социаль адаптацияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк. Александр Лапин депутатларга ышаныч өчен рәхмәт белдерде.
Депутатлар исә эшне дәвам итте. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – 2027 ел һәм 2028–2029 еллар планлы чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документка бәйле төзәтмәләр кертү вакыты 30 октябрьгә кадәр билгеләнде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев билгеләп үткәнчә, бюджет проекты киеренке, әмма шул ук вакытта тотрыклы, ул барлык программаларны һәм социаль йөкләмәләрне үтәү мөмкинлеген тәэмин итә. Каралган чыгымнарның 84 проценты социаль өлкәгә кагыла. Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, алдагы чорга үсеш бюджеты проекты тәкъдим ителде. «Бу Татарстан кебек республика өчен бик мөһим», – диде Фәрид Абдулганиев.
Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов әйтүенчә, 2027 елда керемнәр – 558,1 миллиард сум күләмендә, 2028 елда – 586,4 миллиард сум, 2029 елда 610,0 миллиард сум булачак дип фаразлана. Чыгымнар 2027 елда – 566,6 миллиард сум, 2028 елда – 595,8 миллиард сум һәм 2029 елда 613,5 миллиард сум күләмендә билгеләнгән. 2027 елда бюджет кытлыгы – 8,5 миллиард сум. Соңгысы – кимү юлында. 2029 елда әлеге күрсәткеч 3,5 миллиард сумга калачак дип көтелә.
Депутатлар соңгы арада халык арасында шау-шу уяткан закон проекты – республикада электрон тәмәке һәм аның өчен сыеклыкларны ваклап сатуны тыю турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, документ кысасында, республикада электрон тәмәке сатуны биш елга – 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр тыю каралган. Депутат аңлатканча, тыюның төп максаты республикада яшәүчеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең сәламәтлеген никотинлы продукция куллануның тискәре нәтиҗәләреннән саклаудан гыйбарәт. 1 мартка кадәр бизнес өчен «күчеш чоры» билгеләнәчәк.
Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге үткәргән тикшерү барышына ачыклангача, илдә яшәүче 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләрнең 62 проценты тәмәке яки электрон тәмәке тартып караган. Респондентларның 31 проценты тәмәке көйрәтүен дәвам итә. Вейп тартучыларның күбесе зур шәһәрләрдә яши. Электрон тәмәкенең өстенлекләре арасында аның исе булмау (35 процент), гади тәмәкедән котылу теләге (40 процент) һәм вейпларның сәламәтлеккә азрак зыян китерүенә ышану (19 процент) турында әйткәннәр.
Бу мәсьәләдә парламентка узмаган партия вәкилләренең дә фикерен белештеләр. Алар закон проектының бик үк аңлашылып бетмәгән яклары турында әйтте. Мәсәлән, мондый тыю «соры базар»ның үсүенә китермәсме? Электрон тәмәке тартучылар 1 марттан соң гади тәмәкегә күчкән очракта, бу сәламәтлеккә тагын да зуррак зыян салмасмы? Әлеге уңайдан, футболда «җанатар паспорты» булган кебек, «тартучы паспорты»н гамәлгә кертергә дә тәкъдим иттеләр хәтта. Закон проектына төзәтмәләр кертү вакыты 27 октябрьгә кадәр билгеләнде.
Утырышта стационар булмаган сәүдә объектларын контрольгә алуга бәйле закон проектын беренче һәм соңгы укылышта кабул иттеләр. Әйтүләренә караганда, закон проекты муниципаль берәмлекләрдән килеп ирешкән күпсанлы мөрәҗәгатьләрдән соң эшләнгән. Чөнки җир хуҗасы киоск, павильон ише сәүдә объектларын үзе теләгәнчә урнаштыра. Нәтиҗәдә мондый корылмалар гамәлдәге схемаларга туры килми. Бу урамнарның тышкы кыяфәтендә чагылып кына калмыйча, кулланучылар базары инфраструктурасын үстерүгә дә йогынты ясый. Шул ук вакытта территорияләрне төзекләндерү һәм халыкны сәүдә объектлары белән тәэмин итү өчен җаваплылык җирле хакимияткә йөкләнгән. Алга таба әлеге мәсьәләне җайга салу мәсьәләләре закон нигезендә билгеләнәчәк.
Татарстанда тагын бер дәүләт бүләге барлыкка килде. Депутатлар «Татарстанның атказанган суд приставы» мактаулы исемен гамәлгә кертү өчен беренче һәм соңгы укылышта тавыш бирде. «Мактаулы исемне мәҗбүри үтәтү органнарының югары профессиональ хезмәткәрләренә эштәге казанышлары өчен, кагыйдә буларак, мәҗбүри үтәтү органнарында кимендә 10 ел хезмәт иткән өчен бирергә тәкъдим ителә», – диделәр утырышта. Дәүләт бүләге тармакка карата кызыксындыруны арттырырга ярдәм итәчәк дип көтелә.
СВОда һәлак булучыларның гаилә әгъзалары өчен дә яңалык бар. Парламент утырышында аларның торакка хокукларын яклауга юнәлдерелгән закон проекты беренче һәм соңгы укылышта кабул ителде. Документ нигезендә, СВОда һәлак булучыларның торакка мохтаҗ булган гаилә әгъзаларын, хәрбинең үлеменнән соң гаилә составы үзгәрүгә карамастан, исәптән төшерү тыелачак. Шул ук вакытта социаль наем шартнамәсе буенча гаилә дәгъва иткән торак мәйданы да кимемәячәк. Торак дигәннән, утырышта ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан торак белән тәэмин ителүгә өстенлекле хокукы булган затлар исемлеге дә тәгаенләштерелде.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин депутатларга мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат җиткерде. Министр тармактагы актуаль проблемаларга аерым тукталды. Ул педагогик кадрлар җитмәвен әйтте. Узган уку елы башына (2025/2026 уку елы) 2 меңләп укытучы җитмәгән, бу елның сентябрь башына буш урыннар 1319 га кадәр кимегән, шулай ук 500 ләп тәрбияче җитми. Барыннан да бигрәк математика, рус теле, физика, башлангыч сыйныф укытучылары таләп ителә. Әлеге проблеманы хәл итү юллары арасында министр торак арендалаган өчен компенсация кертүне билгеләде. Мондый ярдәмне 68 педагог ала. Укытучылар өчен 350 торак сертификатына акча бүлеп бирелгән. «Бу – иң кирәкле ярдәм, аннан 177 педагог файдаланды», – диде Илсур Һадиуллин.
Парламент бинасында бультерьерлар турында да сүз булды. Депутатлар куркыныч этләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим итте. Бу уңайдан Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга мөрәҗәгать юллау турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытта аеруча куркыныч этләр исемлеге Россия Хөкүмәте карары белән расланган һәм аңа 12 токым һәм аларның метислары керә. Документ куркыныч этне борынчыксыз һәм тезгенсез йөртүне тыя. Татарстан депутатлары бу исемлеккә бультерьер токымын кертергә тәкъдим итте. Әлеге мөрәҗәгать бу төр этләрнең кешеләргә, шул исәптән балаларга һөҗүм итү очраклары артуга бәйле, диделәр утырышта.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез