Буа районының Түбән Наратбаш авылында гомер итүче Әлфия апа Хәйруллина да шундый. 75 яшендә дә һаман сәхнәдә әле ул. Чиккән калфагын, буй-сынына килешеп торган затлы күлмәген киеп чыгып баса да гармунга кушылып шундый моңлы итеп җырлый башлый – таң каласың. Аның тавышын ишеткәч, үзешчән җырчының сөйкемле дә, яшь күңелле итеп тә саклый торган көчнең җыр икәнлеген аңлыйсың. Ә бит заманында артист булып китәргә мөмкинлеге дә, сәбәпләре дә күп булган. Әлфия апа Хәйруллина белән яшьлегенең әнә шул мизгелләре хакында сөйләштек.
– Җырда да «сандугач керде күңелгә» дип җырлыйлар. Сезнең күңелдән моң кайчан ташып чыкты?
– Кечкенәдән үк җырларга бик яратам. Балалар бакчасына йөргәндә үк клубка алып барып җырлаттылар. Әнигә: «Ай-һай, кызың матур җырлый», – дип әйтәләр иде. Әни үзе дә матур җырлады, башлангыч сыйныфларда җыр дәресе укыта иде. Бишенче сыйныфта белем алганда ул миңа Әлфия Авзалова башкаруындагы «Яшь наратлар» җырын өйрәтте һәм каникул вакытында Казанга алып бардылар. Шунда хәрби госпитальләрдә, Чыршы бәйрәмнәрендә чыгыш ясадым. Абдулла Алиш исемен йөрткән Пионерлар сараенда кәгазь пакетка салып күчтәнәч бирделәр. Эчендә – сары түгәрәк әйбер. Без авыл балалары бит инде, нәрсә икәнен белмибез, уенчык микән дип, кулда тотып торабыз. Сары түгәрәк мандарин булып чыкты. Үз гомеремдә беренче тапкыр менә шунда күрдем. Кар кызы килде дә: «Әрчеп ашагыз, кабыгын ташламагыз, кесәгезгә салып куярсыз инде», – ди. Үзе безгә әрчеп тә күрсәтте.

– Балачактан ук Казанга килеп җырлап йөргәч, тәҗрибәгез зур булган. Мондый моңлы тавыш белән җырчы булып китә ала идегез бит...
– Ала идем. Ләкин әни дә укытучы булгач, мин дә шул һөнәрне сайларга теләдем. Казанга педагогия училищесына укырга кердем. Анда факультатив дәрес укытырга җырчы Разия Тимерханова килде. Беренче дәрестә үк ул безне җырлатып, биетеп карады. Мине дә пианинода уйнап җырлатты. «Синең тавышың бигрәк үзенчәлекле, беркемнекенә дә охшамаган. Мин сине бер композиторга күрсәтәм әле», – ди. «Мин ирләр янына бармыйм», – дим. Разия апа: «Курыкма, ул – хатын-кыз композитор. Чәй дә эчерер», – диде. Без кибеткә кереп чәй эчәргә күчтәнәчләр, әле дә хәтеремдә, йөземле батон, ширбәт алдык. Композитор аны бик ярата икән. 25 сумга 5 данә чәчәк саталар иде. Аны да алдык. «Родина» кинотеатры янында теге композитор хор белән шөгыльләнә икән. Мин урамда басып калдым. Разия апа белешергә кереп китте. «Әле эше бар. Әйдә, без аның өенә кайтып чәй эчә торыйк», – диде. Озакламый композитор ханым да кайтты. Сара апа Садыйкова булып чыкты ул. Мине җырлатты да: «Әй, якташкаем, теләсәң, мин сине артист итәм. Бигрәк матур бит тавышың. Теләмәсәң, якында гына балалар бакчасы бар, шунда урнаштырам. Мин сине үз фатирымда тотармын», – ди. Авылга кайттым да әти-әниләргә барысын да сөйләп бирдем. Ләкин алар каршы төште. «Артист тормышы тормыш түгел, ул сиңа нәрсәгә кирәк, тегендә-монда йөрерсеңме?» – диделәр. Ул вакытта артистлар турында төрле сүзләр йөри иде бит инде. Казанда Сара апага барып: «Җибәрмиләр бит», – дидем. Шулай итеп мин педучилищеда укуымны дәвам иттем. Аннары әни авырый башлады. Читтән торып укырга күчтем дә, авылга кайтып, балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаштым.
– Сара апа белән башка очрашканыгыз булмадымы?
– Булды. Безнең авылга концерт куярга килде. Көз иде. Күчтәнәчләр алып бардым. «Казанның асфальтын шушы Наратлыбаш сазлыгына алыштырдыңмы? Әйдә, алып китәм», – ди. Мин әле кияүгә дә чыкмаган идем. Китеп булмады шул.
– Сара апа Садыйкова хәтерегездә ничек сакланып калды?
– Ул искиткеч гади дә, талантлы да иде. Читтән торып педагогия институтында укыганда теплоход белән Балтыйк буена бардык. Китәр алдыннан мин Сара апага барып килгән идем. Ул миңа кәгазь битенә «Казанның кадерле кичләре» дигән җырын язып бирде. Теплоходта җырлап бардым. Барысы да: «Нинди матур җыр!» – дип сокланды. Искиткеч талантлы кеше иде, кызганыч, үзе исән чакта күтәрмәделәр. Аның бит байлыгы да юк иде. Хәтерлим, шифоньерында кадакка элгән ак күлмәге, пианино өстендә калфагы ята иде. Байлык та җыймаган, җаны-тәне белән сәнгатькә бирелгән.

– Җырчы булып китмәвегезгә үкенгән чакларыгыз булдымы?
– Башта үкенеп тә куйдым инде. Җырларга бик ярата идем шул. Күңелемне авыл клубы сәхнәсендә бастым. Спектакльләрдә уйнадым. Елга өч тапкыр куя идек. Мине гел җырлаттылар. Клуб ике авыл халкы белән тула иде. Дөбер-дөбер килгән чаклары да була. Шунда безне өйрәтүче Әлфия апа спектакльнең уртасында җыр кертеп җибәрә. Мин җырлый башлагач, залдагы бар халык тынып кала иде. Бу мактануым түгел. Авыл халкы моңны яхшы тоя. Балалар бакчасында 40 ел эшләдем. Кияүгә чыккач та үзешчән сәнгатьтән аерылмадым. «Балкыш» фестивалендә дә беренчелекне алдым. «Иске түгәрәк уен»да да беренче дәрәҗә лауреат булдым. «Халык җәүһәрләре» фестивалендә катнаштым. Мин озын җырларны җырларга яратам. Безнең нәселебез моңлы. Энем дә районның сандугачы иде. Шул вакытта җырчы булып китмәгәнемә хәзер инде сөенәм дә. Кияүгә чыктым, балаларым булды, 5 оныгым бар, аларны сөям. Тормышыма шатланып яшим. Буада «Гөлҗамал» ансамбле бар. Анда да җырлап йөрим. Дин юлына да бастым, мәчеткә йөреп укырга да өйрәндем. Аллаһка шөкер итеп яшим.
– Бүген теләгән һәркем сәхнәгә чыгып җырчы була ала бит. Концертлар караганда нинди уйлар килә?
– Эх, яшь чагым булса, бөтен конкурсларда катнашыр идем, дип уйлап куям. Минем тавышым хәзер дә бар бит әле. Кайберләре турында: «Мин бит боларны уздырып җырлыйм. Бу ник чыккан инде, кеше көлдереп...» – дип карап утырган чакларым да була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез