Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкьдиме белән ”Татарстанда җәй” проекты кысаларында үткәрелде. Бу көннәрдә шәһәр шаулап тора. Парк-скверларда театрдан өзекләр, рәсем сәнгате, җыр-моң белән берлектә тәм-том аша да иҗатка якынаясың. Әлмәттә кунакларның саны хисапсыз. ”ВТ”журналисты алтынчы тапкыр узучы чарада булды
— ”Каракүз” фестивале Әлмәтнең визит карточкасына әйләнде-, ди Әлмәттә яшәүче Фәридә Сираева. — Үлеп китап яратам. Фестиваль кысаларында китап сату да оештырылачак дип ишетеп килгән идем. Кайтып китеп булмый. Бәләкәй генә Әлмәтебездә шундый матур зур чара уза дип горурланып йөрим. Ике китап сатып алдым. Берсенең авторы белән таныштым. Автографын куеп җибәрде. Китап язгандагы кызык хәлләрне сөйләде. Фестивальнең шул ягын яратам— монда иркенләп аралашу һәм актер, язучы, режиссерлар белән якыннан танышу мөмкинлеге бар.
Танышу дигәннән, без ” Аулак” театры оештырган чараларга туры килдек. Кичке Әлмәттә, парк эчендә театр бара. Төп рольләрдә Әлмәттә яшәүче гап—гади кызлар, ханымнар. Берсе дә махсус текст ятламаган. Алар үз тормышларын сөйли. Авырлыктан чыгу, нинди кыенлык кичергәннәр. Әнә, бер кызны әти— әнисе укырга кергәндә әтисе үлеп киткән. Шулай итеп ул түләүле бүлеккә керә. Тырыша, гел бишлеләргә сессия яба. Көннәрдән беркөнне аны бюджетка күчерәләр. Менә ул бәхет кайда. Һәркем шулай үзе хакында сөйли. Ә син үзең дә сизмәстән үзеңне шул кыз урынында тоясың.
”Аулак” театры җитәкчесе Эльвира Галеева әйтүенчә, баштарак мондый форматны аңлап бетерә алмаган тамашачылар, хәзер чыгышларны көтеп тора икән.
— Фестиваль кысаларында күп кенә чыгышлар күрсәттек. Тамаша кылырга теләк белдерүчеләр шактый булды, аларга урын да җитмәде,— ди ул.
Пермьнән килгән ”Немхат” театры бөтенләй шаккаттырды. Алар бассейнда театр күрсәтте. Яшьләр чыгыш ясады. Һәркем бу тормышны үзенчә күрә. Берәүнең кияүгә чыгасы, балалар үстерәсе килә, икенчесе башка шәһәргә күчеп яңа үрләрләргә ирешмәкче. Өченчесе әти— әнисен югалтудан, картаюдан курка. Театр тамашачы булса да— биредә чын тормыш күрсәтелә. Тик алар бездән аермалы буларак— уйларын, үзләрен борчыган әйберләрне бар дөньяга кычкырып әйтергә курыкмый.
”Каракүз” фестивалендә күп кенә җырчылар да чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәмәтҗанова инде икенче ел рәттән тамашачыларны үз җырлары белән сөендерә. Кыскасы, бу фестиваль сәнгать аша күңелләрне үзгәртә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез