Алар икесе дә тумышлары белән Спас районының Иске Рәҗәп авылыннан. Гаиләнең Яңа Сарайлыга килеп төпләнү тарихы да кызыклы.
– Башта армиядә хезмәт иттем, офицер дәрәҗәсендә идем. 1990 нчы елларда хәрби карьерымны төгәлләп, туган якларга кайттым, – ди Рәфыйк абый. – Аннан кайткач, кайдадыр төпләнергә кирәк бит инде. Әниебез Чаллыда яши иде, ә минем шәһәрдә торасым килмәде. Апам шушы авылда кияүдә иде. Аларга кайткач, авылны ошаттым да, җир сатып алдык.
Авылга кайтып урнашкач, Рәфыйк абый ун еллап нефть оешмасында эшли, шуннан соң газчы була. Тормышында яңа, җаваплы сәхифә 2008 елда ачыла: аны мәчеткә мулла итеп чакыралар. Башта авылдашлары белән бергәләп мәчетне төзиләр. Аннан соң халык аңа: «Үзең кал әле», – дип, зур ышаныч белдерә.
– Дин – бик тирән мәсьәлә, белемле булуны таләп итә. Шуңа күрә башта шикләнеп тә калган идем, тик миңа: «Эшли-эшли өйрәнерсең», – диделәр. Әле дә эшли-эшли өйрәнәбез, – дип елмая Рәфыйк абый.
Бүген мәчеткә йөрүчеләр күп булмаса да, көн саен 6–7 өлкән кеше килә, мулла абзый канәгать:
– Гает намазларында мәчеткә яшьләр дә күп җыела, шуңа күрә хәлләр начар дип әйтмәс идем. Бу – өстерәп алып кереп утырта торган урын түгел. Монда бары тик күңел кушуы белән генә килергә кирәк. Бездән – өндәү, кешедән – карар кабул итеп, килү, – ди ул.
Ире авылның рухи чисталыгы, җан сәламәтлеге сагында торса, Гөлназ апа 32 ел буе авыл халкының тән сәламәтлеген кайгырта. Ул авыл фельдшеры булып эшли. «Эшемне дә, авылдашларны да яратам», – ди. Элек юллар булмау сәбәпле, ашыгыч ярдәм чакырту кыен булса да, хәзер шартлар яхшырган. Ләкин авыл фельдшерының капкасы беркайчан да ябылып тормый: көндез дә, төнлә дә ярдәм сорап киләләр. 32 ел эчендә төрле хәлләрне күрергә туры килгән Гөлназ апага. Җаваплы карар кабул итеп, кешеләрнең гомерен саклап калган очраклар да шактый булган. Озак еллар эшләүче кеше буларак, ул бер күренешкә борчылуын әйтте: хәзер авырулар яшәрә, элек бары өлкәннәрдә генә очрый торган чирләр яшьләрдә дә күбәйгән.
Гыйльфановлар үзләре дүрт бала тәрбияләп үстергән, бүген биш онык сөяләр. Атна саен йорт тутырып кайткан балалар – гаиләнең иң зур байлыгы. Балалар, гаилә темасыннан сүзебез үзеннән-үзе авыл язмышына барып ялганды. Авылда мал-туар асрау шартларының үзгәрүе, көтүләрнең бетүе авылның тамырына балта чаба, дип саный алар. Заманында бишәр сыер асраган гаилә дә хәзер үгезләр һәм кош-корт кына асрый. Авылда соңгы сыер да Гыйльфановлар капкасыннан чыккан.
Рәфыйк абый авылның киләчәге турында да уйлана.
– Демография проблемалары, балалар юк, дип гел сөйлиләр. Авылны торгызмыйча торып, бу проблеманы бервакытта да хәл итеп булмый. Шәһәрдә яшәүчеләр нинди генә җитеш тормышта яшәсә дә, бер-ике баладан арттырмый. Ә авылда иркенлек бар. Әлегә без авылның киләчәгенә бәйле кире процессны гына күрәбез. Бөтен әйбер авылны юкка чыгару өчен эшләнә. Эре хуҗалыкларны гына алыйк. Сыерларын урамга чыгара алмыйлар. Алар ферма эчендә пычракта ятарга мәҗбүр. Кош-кортлар да абзарларга куып кертелде. Моңа кадәр фермерлар унар-егермешәр мең үрдәк, каз тотты. Ә хәзер ярамый икән. Казлар суда коенып, чирәм ашап үсте. Ә хәзер алар нәрсә ашый? Һәм без нәрсә белән тукланабыз? – ди ул.
Рәфыйк абый бала үстерүнең матди яктан гына тормавын үз үрнәгендә раслый. Күршеләренең, ике баласын түләүле бүлектә укытып, зур чыгымнар тотуын, ә үзләренең дүрт баласының да бюджетка укырга кереп, тулай торакта яшәгәнлекләрен әйтте. «Аллаһы Тәгалә нигъмәтен үзе бирә. Шуңа күрә бу баланы ашатырга, киендерергә, укытырга кирәк, аны алып кайтудан куркырга кирәкми. Һәр бала үз нигъмәте белән туа. Без үскәндә, йорт саен 5–6 бала иде. Барыбыз да үстек, сыйдык бит. Ач та, ялангач та булмадык», – ди ул.
Яшьләрне авылга кайтарыр өчен эш урыннары кирәк, ди алар. Шәһәр тирәсендәге авылларның рухы югалып, шәһәрләшеп бетүе, буш өйләрнең күбәюе – бүгенге көннең ачы хакыйкате. Ләкин Гөлназ апа һәм Рәфыйк абый кебек үз эшләренә, туган җиргә тугры булган кешеләр барда авылның рухы яши әле. Аларның җылы учагы, туры сүзе һәм игелекле гамәлләре Яңа Сарайлы авылына өмет һәм яктылык өсти.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез