Энҗе Шәйхетдинова
-
Җәмгыять
«Яңа дулкын» агышын «ВТ» хәбәрчесе күзәтеп кайтты
Бу көннәрдә Казан урамнарында Лолитаны, Филипп Киркоровны, Лера Кудрявцеваны очратырга мөмкин. Татарстан башкаласында яшь башкаручылар һәм Россия эстрада йолдызлары катнашында «Яңа дулкын» музыкаль фестивале гөрли.
-
Интервью
Ренат Әюпов: «Эзләнүләр булмаса, актер «мүкләнеп» бетәргә мөмкин»
Ренат Әюповның Чаллы театрыннан Казанга яшьләр театрына кайтып эшли башлаган елларын яхшы хәтерлим. Мәскәүдә белем алган режиссер татар театры дөньясында яңа сулыш, яңа алымнары белән аерылып торды. Ул артистлар белән бергәләп көчле репертуар булдырды.
-
МӨҺИМ
Алсуның канатлары, Киркоровның сөенече: Казанда «Яңа дулкын-2026» башланды
Татарстан башкаласы инде икенче ел рәттән Халыкара «Яңа дулкын» яшь башкаручылар конкурсын кабул итә. 20–26 август көннәрендә узачак чара кысасында «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә урнашкан New Wave Hall залында Россия «йолдыз»лары катнашында концертлар һәм конкурста катнашучыларның чыгышлары көтелә. Ачылыш тантанасы исә зур концерт форматында узды.
-
Яңалыклар
Казанда яшь башкаручыларның «Яңа дулкын - 2026» фестивале башлана
20-26 август көннәрендә Татарстан башкаласы яшь башкаручылар һәм Россия эстрада йолдызлары катнашындагы музыкаль фестиваль белән гөрләп торачак. Быел ул бездә икенче тапкыр оештырыла.
-
Интервью
Айгөл Хәйри: «Җыр сәнгатенең кадере бетеп бара»
Аның тавышы челтерәп аккан чишмә кебек. Әйтерсең халкыбыз моңнарын җиткерер өчен яратылган. Татарстанның атказанган артисты, күп кенә дәрәҗәле премияләр лауреаты Айгөл Хәйрине без берничә сезон Камал театрындагы «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә ролендә күрдек.
-
Җәмгыять
Быелгы «Алтын мөнбәр» Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган фильм белән ачылачак
4–8 сентябрьдә Татарстан башкаласында «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале узачак. 22 нче тапкыр оештырыла торган фестивальгә рекордлы санда гаризалар килгән. Быел катнашучылар 13 илдән һәм Россиянең 28 төбәгеннән җыела. Нәтиҗәдә конкурска 54 фильм сайлап алынган.
-
Җәмгыять
Казанда «Бию көрәше» турниры узачак
27 август көнне 18:00 сәгатьтә Камал театры янындагы Кабан күле буенда “Бию көрәше” турниры үтә. Ул Казан шәһәре мэриясе тәкъдиме белән Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырыла.
-
Җәмгыять
Башкала үзәгендә «Голоса Казани – Казан тавышлары» яңгыраячак
28 август көнне 19.30 сәгатьтә Казан мэриясе балконында инде алтынчы тапкыр «Голоса Казани – Казан тавышлары» дип атала торган театральләштерелгән тамаша узачак.
-
Интервью
Динә Латыйпова: «Урамдагы йомычканы гаилә учагына салырга ярамый»
Матур җырлары белән генә түгел, гадилекләре, сабырлыклары белән дә яраттыра белде алар. Буа районында яшәсәләр дә, Казан сәхнәсендә нык басып тордылар. Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар бүген дә игътибар үзәгендә.
-
Интервью
АКБУЛАТ: «Әнинең киңәш соравы – минем өчен дәрәҗә»
Ике халык артисты гаиләсендә туып үскән егет ул. Сүзебез Акбулат – Булат Билалов турында. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит.
-
Интервью
Динә Закирова: «Хәзер скрипкада уйнарлык көйләр сирәк»
Скрипкада уйнаучылар күп, ләкин Татарстанның атказанган артисты Динә Закирова барысыннан да аерылып тора. Аның кулында уен коралы тагын да ныграк моңлана кебек.
-
Интервью
Гөлүсә Батталова: «Җилсез-давылсыз яши алмыйм»
Аның күңеле иҗат, ә йөрәге мәхәббәт белән тулы. Ул аны юмарт итеп тирә- юньдәгеләргә өләшә дә белә. Шигырен дә яза, чәчмә әсәрләре белән дә сөендерә. Әтнә татар дәүләт театрында эшләве үткен каләменә драматургия дөньясын да ачты.
-
Җәмгыять
Кайбычка «Кичке уен»га чакыралар
15 август көнне 15.00 сәгатьтә Кайбычта «Кичке уен» республика фестивале узачак. Анда республиканың Апас, Буа, Арча, Кукмара кебек унлап районыннан һәм күрше Чувашия, Мари Эл республикаларыннан иҗат коллективлары катнаша.
-
Интервью
ЯН ЛИРА: «Исемем дә, фамилиям дә үземнеке»
«Синең янда гына юл башым». Рамил Каниповның Ленар Шәех сүзләренә язган әлеге җыры быел җәй иң популяры булды. Башта халык җырлаучының кем булуын таный алмады, аның тембры үзгә иде. Аннары ясалма фәһем тарафыннан башкарылуы ачыкланды. Ничек кенә булмасын, җыр күңелгә кереп урнашты, колакта яңгырап торды. Тиздән социаль челтәрләрдә популяр җырның тагын бер варианты барлыкка килде.
-
Җәмгыять
Балык Бистәсе районында «Бистә шәле» фестивале уза
Шәл бәйләү осталарын берләштерә торган фестиваль 15 августта 11.00 сәгатьтә Балык Бистәсе районы үзәгендә үтәчәк.