Газетага язылу

Такташны эзләү: Камал театры яңа сезонда тәүге премьерасын тәкъдим итте

Камал театры шагыйрә Йолдыз Миңнуллина әсәре буенча Совет чорының пролетар язучылары язмышын – ялгышларын, табыш һәм югалтуларын, дуслык, хыянәт һәм башка хисләрне чагылдырган гыйбрәтле премьера чыгарды.

Такташны эзләү: Камал театры яңа сезонда тәүге премьерасын тәкъдим итте
Фото: Татар-информ

«Такташ. Югалган матурлык» документаль спектакленең режиссеры – Лилия Әхмәтҗанова-Нурель. Һади Такташ ролен – Искәндәр Нуриҗанов, Гадел Кутуйны Ришат Әхмәдуллин башкара.

Такташ турындамы, Гадел Кутуй хакындамы?

Соңгы вакытта без әдәбият дәреслекләрендә портретларын гына күргән, әсәрләрен яратып укыган совет язучылары «терелеп», сәхнәгә менә башлады. Тинчурин театрында шагыйрь Хәсән Туфанның хатыны Луизага багышланган «Лу» спектакленең премьерасы узганга әле бер ай да юк. Аннан алган тәэсирләр, уйлар белән йөргән арада, инде Камал театры татарның заманча поэзиясе үсешендә зур роль уйнаган тагын бер шагыйрь – Һади Такташны җанландырды.

Премьераның атамасы – «Такташ. Югалган матурлык». Мин аңа ниндидер тирән мәгънә салынгандыр дип көткән идем. Алга китеп, шуны әйтим әле: спектакльдә Такташның шул исемдәге пьесасы буенча өзек күрсәттеләр. Шул гына.

Спектакльнең иҗат төркеме

Рәссам – Екатерина Горшкова, композитор – Ислам Вәлиев, хореограф –Сәлимә Әминова.

Шигърияте фәлсәфи, кайвакыт фикер сөрешенең төбенә төшү авыррак булса да, Йолдыз Миңнуллинаның пьеса теле тәмле килеп чыккан. Вакыйгалар сөреше хатирәләрне барлауга корылган, бер үк артистлар берничә рольне башкара, ләкин бу һич кенә дә тамашачының башын бутамый. Авторның шактый эзләнгәнлеге, Такташ биографиясендә казынганлыгы күренеп тора. Һәм монда ул тамашачыга Такташны гына түгел, Гадел Кутуйны да ача. Спектакль барышында «Ә бу Һади Такташ турындамы соң?» дигән уйлар да туа. Миңа калса, Кутуй – Ришат Әхмәдуллинның соңгы вакытта уйнаган тагын бер уңышлы психологик образы. Моңарчы ул «Сафлык музее» спектаклендә Кемаль ролен башкарып, үзен тамашачыга яңа яктан ачкан иде һәм «Тантана»да «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә дә җиңү яулады. Өстәвенә ул әле Гадел Кутуйның үзенә охшаган да икән.

Фото: Татар-информ

Һади Такташ образы исә күпертүләрсез күрсәтелгән. Ләкин аның турындагы спектакльгә килгәч, шагыйрь образын көчлерәк күрәсе килә. Акцент та төп геройга булырга тиеш кебек. Ә монда Гадел Кутуй образы янында Такташ арткы планда калды кебек. Бу автор белән режиссерның идеясе булганмы? Максат Такташны Кутуй аша ачу идеме, әллә Искәндәр Нуриҗанов үз Такташын табып бетермәгәнме?

Яңа заман яшьләре

Спектакльдә төрле образлар аша 1920–1930 нчы елларда илдә булган үзгәрешләр, идеология, шул чордагы яшь интеллигенциянең үзара мөнәсәбәте, уй-карашлары бирелә. Фикеремне дәвам иттереп, Такташ ролен башкарган актерда шагыйрьнең шигырьләре аша без күзаллаган хислелек, аңа хас бунтарьлык, яшьлек шаукымы җитеп бетмәгәнлеген билгеләп үтәр идем. Геройлар арасында Кави Нәҗми дә (Әдел Равилов), Хәсән Туфан да (Ирек Хафизов), Зариф Бәшири дә (Ирек Хафизов) күренеп китә. Инде алда әйтүемчә, бер үк артистлар төрле күренешләрдә берничә рольдә уйный. Шагыйрә һәм журналист Зәйнәп Бәширова образы Ләйсән Фәйзуллинага килешеп тора. Рабфакта укучы яшь кыз 1921 елда ук беренче җыентыгын чыгарган. Ике елдан соң аның «Яшь инкыйлабчы җырлары» дигән икенче китабы дөнья күрә. Нәкъ спектакльдә ачылганча, мөгаен, Зәйнәп Бәширова да үз заманының чая, зур өметләр белән яшәүче кызы булгандыр...

Ләкин тормыш сынаулары Зәйнәпне дә, аның башка яшьтәшләрен дә бер-берсенә каршы куя. Гадел Кутуй кулга алынгач, аның турында каләмдәшләре, шул исәптән Такташ та тискәре фикерләрен әйтә. Төрмәдә тикшерүченең туктаусыз сорау алуларына каршы Кутуй озак кына көрәшә, ләкин бирешә. Иреккә чыккач, Такташ белән кул бирешеп исәнләшмәсә дә, дустын гафу итә ул, аны югалтуны да авыр кичерә. Шактый катлаулы, дусларны гына түгел, сөйгән ярларны да сынаган чор күрсәтелә монда. Такташның беренче хатыны Гөлчирә (Рәйхан Габдуллина) белән мәхәббәт кыйссасы, уллары Рафаэль туу, Гөлчирәнең, яңа туган сабыен иренә калдырып, Мәскәүгә укырга китеп баруы, аерылышулары, Такташның кабат өйләнүе (Такташның икенче хатыны да Гөлчирә исемле)... Шагыйрь тирәсендәге вакыйгалар зур тизлек белән бара. Шигырьләре дә яңгырый, рэп та укыйлар.

Спектакльнең «Ак чәчәкләр» шигыре белән тәмамлануы исә аны тагын да көчәйтә. Монда да шигырьнең төп өлешен Ришат Әхмәдуллин сөйләде. Такташ-Искәндәргә соңгы юллары гына эләкте. Ләкин әсәр тамашачыга тәэсир итте. Күпләр аның мәгънәсен премьерадан соң бөтенләй башкача кабул иткәндер, шагыйрьнең шигъри юллар арасына салынган күңел халәтен тойгандыр, дип уйлыйм.

«Ак чәчәкләр ява,

Дөнья матур,

Шундый матур булып тоела...»

***

Без сәнгатьнең яңа бер чорында яшибез. Сәхнәгә шигърият кайта, татар әдәбиятының әйдәп баручы каләм ияләре турындагы спектакльләр, фильмнар барлыкка килә. Бәлки аларның җитеп бетмәгән яклары да бардыр. Ләкин бөтенләй булмауга караганда, булуы хәерлерәк. Бу яңарыш сәнгать белән кызыксынучы татар кешесенең үзаңына да уңай йогынты ясар, дип ышанасы килә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре