Динә Гыйлаҗиева
-
Җәмгыять
«Ватсап»* белән «Телеграм»да чикләүләр кертелгәннән соң мошенниклар азрак акча урлый башлаган
Файдасы булган! «Ватсап»* белән «Телеграм» аша шалтыратулар чикләнгәннән соң республикада мошенниклар тарафыннан кылынган җинаятьләр дә, халыктан урланган акча күләме дә кимегән.
-
Яңалыклар
Ришвәтчелеккә каршы үткәрелгән проектта 3,5 мең кеше катнашкан
Республикада гамәлгә ашырылган «Чиста караш» ришвәтчелеккә каршы проектында 3,5 мең кеше катнашкан
-
МӨҺИМ
Чикләп җиңү: һәрчак элемтәдә булу һәм курыкмыйча аралашу өчен «MAX»ка күчәбез
Файдасы булган! «Ватсап»* белән «Телеграм» аша шалтыратулар чикләнгәннән соң республикада мошенниклар тарафыннан кылынган җинаятьләр дә, халыктан урланган акча күләме дә кимегән. Күбебез шушы мессенджерлар аша элеккеге гадәт буенча хәбәрләшә алмыйча тилмергәндә, республиканың хокук сакчылары шулай дип хисап тотты. Һәрчак элемтәдә булу һәм курыкмыйча аралашу өчен «MAX»ка күчәргә киңәш итә алар.
-
Җәмгыять
Сөремле бәла: тәмәке тарткан кешенең гомер озынлыгы кыскара
Олысын да, кечесен дә саклыйсы! Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан җыелган бер төркем белгеч әнә шул фикерне кабатлады. Гадәти тәмәкенең зыяны турында сөйләшүдән башланган очрашу үзеннән-үзе электрон тәмәке, вейпларның зыянына барып тоташты. Төп фикер-киңәшләрне укучыларыбыз игътибарына да җиткерәбез.
-
МӨҺИМ
Өркетеп җиңү: күңел могҗиза көткән чорда ничек алданмаска?
Яңа ел якынлашкан саен, мошенниклар да активлаша. Белгечләр бәйрәм ыгы-зыгысы белән әвәрә килгәндә әнә шунысын да истән чыгармаска киңәш итә. Хәер, кырыгалдарлар инде бүгеннән үк халыкны төп башына утыртуның яңа ысулларын куллана башлаган. Күңел могҗиза көткән чорда ничек алданмаска?
-
Җәмгыять
Тынгысыз баю: Татарстанда ришвәтчелек очраклары да, ришвәт күләме дә арткан
-
Интервью
Табиб-пульмонолог Рөстәм Насретдинов: «Яман шеш тә ютәлдән башлана»
Грипп, ОРВИ йоктыру куркынычы арткан чорга аяк бастык. Тамак авырта, борынга томау төшә, ютәл борчый... Соңгысы, бер башланса, бик озак бетмичә дә тилмертә. Ютәлнең озакка сузылуы ни дәрәҗәдә куркыныч? Ул башка чир билгесе дә була аламы?
-
Җәмгыять
Тыңлавың да гөнаһ
Адәм баласы аның начар гамәл икәнен яхшы белә. Моның өчен гөнаһ язылганы да көн кебек ачык. Шуңа да карамастан ул кешене гомер дәвамында озата килә. Сүзебез гайбәт сату турында. Аннан ничек сакланырга? Кешенең гайбәтен сатып, аның гөнаһларын киметәсең дигән сүз дөресме?
-
МӨҺИМ
Бер төчкерү җитә: Татарстанда грипп йоктыручылар саны 3 тапкыр арткан!
Авыручылар арта, бәйрәм якынлашкан саен тагын да күбәергә мөмкин. Сәламәтлек сагында торучылар шулай дип кисәтә.
-
Җәмгыять
Белгәч соң була: ВИЧны күбрәк хатыннар түгел, ир-атлар йоктыра
Бу авыру инде күптән билгеле булса да, без аның турында сөйләшмәскә тырышабыз. Тирәбездә андыйлар булса да, аларны күрмәмешкә салышабыз.
-
Җәмгыять
Атта йөрү – җанга ял
«Татнефть» компаниясе ярдәмендә Әлмәттә ат спорты белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган.
-
Җәмгыять
Сөннәт яман шештән саклый
Ир баланы сөннәткә утырту – иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Аны кайчан, кайда ясатырга? Яшь организмга авырлык килмәсме? Ир бала тәрбияләүче ата-ана әлеге йоланы башкарганчы әнә шундый сораулар белән ут йотып тора.
-
Җәмгыять
Ашка пешмәс өчен: «башы буталган» әбиләрдән ничек сакланырга?
«Башы буталган» әбиләрдән ничек сакланырга? Бу арада белгечләр әнә шул сорауга җавап эзли.
-
Җәмгыять
Уенчык түгел: Россиядә яшүсмерләргә питбайк сатуны тыймакчылар
Үсмерләргә питбайк сату тыелачак! Россия Дәүләт Думасы депутатлары шундый закон проекты әзерләгән. Ул хуплау таба калса, әлеге куркыныч уенчык белән олы юлга чыгу да тыелачак.
-
Җәмгыять
Тимергә җан өрүче
«Татнефть» компаниясе үсешенә зур өлеш керткән ветераннарның берсе Фәнир Фәрхетдинов нефть тармагында эшләгән елларын сагынып искә ала.