Газетага язылу

Һәр көн бәйрәм: ​​​​​​​мөселманга Яңа елны каршыларга ярыймы-юкмы?

Мөселманга Яңа елны каршыларга ярыймы-юкмы? Елның-елында бәйрәм якынлашкан көннәрдә әнә шул сорау бәхәс уята. Балаларның Кыш бабайдан бүләк көтүе, чыршы тирәли әйләнүе дә – гөнаһ, дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә. Бу сүзләрнең кайсы дөреслеккә туры килә дә, кайсы арттырылган?

Һәр көн бәйрәм: ​​​​​​​мөселманга Яңа елны каршыларга ярыймы-юкмы?

Солтан хәзрәт Морадыймов Яңа елга бәйле ышану-гыйбарәләргә ачыклык кертте.

Бәйрәмме? Әгәр мөселман игелекләре белән Аллаһы Тәгаләгә якыная, шайтаннан ерагая алса, аның өчен һәрбер көн бәйрәм булып санала. Әгәр без 31 декабрьне Аллаһы Тәгалә риза булган гамәлләр белән уздырсак, аны игелекләр белән мул итсәк, намаз, догалар укып уздырсак, бу бәйрәм дә безнең өчен күркәм көн булыр. Аллаһы Тәгаләнең ачуын китерә торган гөнаһ гамәлләр белән уздырсак, мөселманнар өчен иң зур бәйрәм саналган җомга көннең дә нуры, бәрәкәте югалырга мөмкин. Яңа ел бәйрәме безгә бер еллык гомеребезгә йомгак ясау, үз-үзебезгә хисап кылу вакыты да булырга тиеш. Бу елны ничек уздырдым? Аллаһы Тәгаләгә якынайдыммы? Коръән аятьләре ятладыммы? Кешеләргә ярдәм итә алдыммы? Бу көнне әнә шул сорауларга да җавап табу мәслихәт.

Кыш бабайдан бүләк алу. Баланы алдарга кирәкми. Балага Яңа елның Кыш бабай булып киенгән кеше килә, балалар шигырь сөйли, күңел ача торган бәйрәм икәнлеген аңлатырга кирәк.

Чыршы бәйрәмендә катнашу. Чыршы бәйрәменә килгәндә, ул хәләл юл белән хәләл бүләкләр тарату рәвешендә оештырылган булса, аның бер гөнаһы да юк.

Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам бер хәдисендә: «Һәрбер гамәл ниятенә карап билгеләнер», – дигән. Шуңа күрә чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнауның да төп максаты табыну түгел, күңел ачу гына булырга тиеш.

Ел символы төшкән сувенир бүләк итү. Болай эшләүнең мәгънәсе аңлашылмый. Бу һаман да шул нәрсәгәдер табынуны хәтерләтә. Мөселман кешесенә күркәм рәвештә тәсбих, мәчет рәсеме төшерелгән, мөселман бәйрәмнәре язылган календарь бүләк итү хәерлерәк.

Яңа елда теләк теләү. Моның бер зыяны да юк. Аллаһы Тәгалә: «Миннән сорагыз, Мин сезгә җавап кайтарырмын. Һәр көнне, һәр мизгелдә дога кылыгыз», – дигән. Мөселман кешесе гыйбадәтенең асылы – дога, теләк теләү ул.

Киләсе елга төзелгән йолдызнамәгә ышану. Киләчәкнең нинди булачагын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Мондый фаразларга, йолдызнамәләргә ышану – гөнаһ. Алар бар да билгеле бер кешенең уйлап чыгаруларына бәйле. Әгәр алар дөрестән дә киләчәктә ни буласын белсәләр, иң бай кеше булырлар иде. Җир йөзендәге барлык гыйлемнәрнең ачкычы – Аллаһы Тәгаләдә. Аннан өстен булырга ярамый.

Яңа ел белән котларга ярыймы?

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:

– Без туган көнебезне дә, бөтен көннәрне дә шушы ел исәбе белән алып барабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә шушы ел исәбе белән алып барган. Яңа еллар мөбарәк булсын, Яңа еллар матур үтсен дигән сүз, алдагы 365 көнең матур үтсен дигәнне аңлата. Монда берәр гөнаһ бармы? Юк, моннан куркырга кирәкми. Пәйгамбәребез: «Һәр яхшы сүз – сәдака», – ди.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре