Совет заманы белән чагыштырганда, даруханәләр саны 3–4 тапкыр артты. Бәлки әле күбрәктер дә. Гаҗәбе тагын шунда: кайсы гына даруханәгә кермә, анда һәрчак ике-өч кеше булыр. Шул чакта ирексездән, кеше хәзер даруханәгә кибеткә ризыкка йөргән кебек йөри, дип уйлап куясың. Болай уйлауда хакыйкать юк түгел. Дару җитештерүче компанияләр, фарминдустрия, дару рекламасы кешенең төрле сәдәфләргә, микстураларга, капсула, инъекция, тюбикларга булган бәйлелеген күп тапкырлар арттырды. Өлкәннәрне генә түгел яшьләрне дә хәзер даруга «утырттылар». Ничә тапкыр 30–35 яшьлекләрнең даруханәгә озын исемлек төзеп килгәнен, пакет тутырып, дару алып чыгып киткәннәрен күргәнем булды.
Сәламәт кешедән мәҗбүри дару алдырып булмый. Аңардан акча да суырып булмый. Үле кешене дә дәваламыйлар. Кеше сәламәт тә булмасын, үлеп тә китмәсен – миллиардлар белән эш иткән дару компанияләренә менә шундый формат кулай бүген. Һәм халыкның зур өлеше хәзер шул интервал арасында, алар теләгән халәттә, дисәк ялгышмабыз. Ягъни, тупасрак итеп әйткәндә, ул терелми дә, үлми дә. Ул даими даруханә бусагасын таптый, күп даруларның исемен яттан белә.
Чөнки сәламәтлек, чирләмәү, даруга бәйле булганда да – иң кирәкле ресурс. Сәламәтлек дигәндә акча кызгану юк. Кирәкле даруны соңгы акчага да сатып алабыз. Алай гына да түгел, кеше әле азык-төлеккә экономияләргә мөмкин. Бигрәк тә өлкәннәр. Дару дигәндә – юк. Күпләр даруның сихри көченә, әйткәнебезчә, ышана. Сәдәфне йотуга сәламәтләнеренә ышана. Ышанмас иде, табиблар билгели, яза бит аны, шулар куша. Медицина – гомумән алганда, әлбәттә, игелекле, шәфкатьле юнәлеш. Ул кирәк. Ул күп кенә чирләргә каршы уңышлы көрәшә. Тик ул кешене сәламәт итүне чирләрне профилактикалау, колачлы диспансеризация аша алып барса, тагын да нәтиҗәлерәк, тагын да шәфкатьлерәк булыр иде...
Дару дигәндә тагын бер сер бар әле. Белгечләрнең әйтүенә караганда, хәзерге фармацевтика даруның турыдан-туры чир белән көрәшә торганнарын азрак, чирнең симптомнарын җиңеләйтә торганнарын күбрәк чыгара. Халык та ул кагыйдә белән килеште, аңа күнекте кебек: баш авыртканда, ике уйлап тормастан, хәтта кан басымын да үлчәмәстән, тотабыз да анальгин йотабыз. Ә бит организм безгә сигнал бирә: башта «криминал» бар, ди, аның сәбәбен табарга, дәваларга куша. Тик безнең сәбәп эзләргә вакытыбыз да, теләгебез дә юк. Нәтиҗәдә чир дә, сызлау да үз урынында кала, без авыртуны бары сизмибез генә.
Фарминдустриягә азык-төлек җитештерүчеләр дә булыша. Кибетләрдә натураль ризыклар хәзер аз. Продуктларда тәмләткеч өстәмәләр, консервантлар, буягыч матдәләр, эмульгаторлар, тагын әллә нәрсәләр. Башкача әйткәндә, кешегә сәламәтлек өстәми торган катнашмалар. Җитештерүчегә ике нәрсә үтә дә мөһим: беренчесе – ризык бозылмасын, озак саклансын, икенчесе – аның тышча-упаковкасы матур, кеше кызыгырлык булсын. Халык әле тагын күпләп, сәламәтлек дигәндә яхшы роль уйнамаган ярымфабрикатлар, төрле фастфуд сатып алырга ярата. Заман ашкын, вакыт һәрчак җитми (акча эшлисе бар), әзерне алдың да тиз генә тамакны туйдырдың. Кемнәрдер күпләп җитештергән андый төр ризыкның да составын, ничек эшкәртелгәнен, ниләр кушылганын без белергә артык теләмибез. Тәмлеме? Тәмле...
Кеше заты даруга, медицинага нык бәйле заманнарга кердек. Еллар үтү белән, андый бәйлелек арта гына барачак. Дарулар ассортименты күбәячәк, табибларга чабулар ешаячак. Система шуңа көйләнгән. Ә бу хәлләр – адәми зат дигән төрнең зәгыйфьләнә баруына, тоташ дип әйтерлек чирләшкәлеккә юл. Бер яктан, кешелекнең медицина белән фармацевтикадан баш тартыр хәле дә юк, ә икенче яктан, ул икәве андый халәттән шәпләп файдалана. Ә табигый сәламәтлек даими кимүдә. Без табигый сайланыш – чирле үләргә, нәсел калдырмаска тиеш, дигән канун белән дә килешә алмыйбыз. Җирдә кешелеклелек, гуманизм дигән кыйммәтләр бар. Үзе дә бик үк сәламәт булмаган ана авыру бала тапканда, аны аякка бастыру, аңа гомере буе дару ашату да шул «гуманизм» дигән категориягә керә. Табигатькә каршы килсә дә. Чирлене без кызганабыз, халыктан миллионнар җыеп, чирле баланы чит илнең яхшы клиникаларына җибәрәбез. Бала күпмедер сихәтләнсә, анасы гына түгел, барыбыз да бәхетле.
Кеше заты зәгыйфьләнү, даруга, медицинага бәйлелек белән килеште. Мондый хәлдә иң дөрес медицина, алда әйтелгәнчә, чирләр белән көрәшүдән дә бигрәк, аларны булдырмау юлында торган медицина була алыр иде.
Тик тагын берничә йөз елдан сәламәт кешеләр гомумән калмас, бәндә туганнан башлап, үлгәнче дару ашап яшәр, дип кайгыру да дөрес түгелдер ул. Фән үсештә, ген инженериясе дә бер урында тормый. Киләчәктә бәлки адәми заттагы чирләрне геннарны «төзәтү» аша җиңеп булыр. Җыелып килгән чирлелекне шул юл белән бетереп булыр. Киләчәк буыннар даруларның бөтенләй кирәге калмаган заманнарны да күрер әле бәлки.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез