Газетага язылу

«Сатып алучыларыбыз белән дуслашып беттек»: «ВТ» журналисты көзге ярминкәдә йөреп кайтты

Авыл халкы таңнан торып үзе үстергән, үзе өлгерткән ризык белән шәһәр халкын сыйлый. Бәясе дә очсызрак. Казанда – ундүрт, Чаллы һәм Яшел Үзәндә – икешәр, Түбән Каманың өч урынында көзге ярминкәләр эшли башлады. Без дә үзебез күреп, акча янчыгын юкартып кайттык.

«Сатып алучыларыбыз белән дуслашып беттек»: «ВТ» журналисты көзге ярминкәдә йөреп кайтты
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Иң элек Казандагы иң зур һәм төп мәйданнарның берсе булган «Казан» агросәнәгать паркына юл тоттык. Биредә җаның ни тели – бары да бар. Ите дә, балы да, сөте дә, яшелчәсе дә, тырыш авыл халкы хәтта мунча себеркесенә кадәр әзерләп алып килгән. Башка вакытта бәйрәмчә киенгән апа-абыйлар гармун тартып, матур җырлар да суза торган иде. Бу юлы монда бәйрәм рухы җитеп бетмәде. Сатып алучылар да азрак кебек тоелды. Беренче генә көн булгач, әллә белеп бетермәгәннәр, әллә ярминкәгә йөрүче өлкән яшьтәге апа-абыйлар бакчаларыннан кайтып җитмәгән.

Ә сатучыларның кәефе яхшы иде. Әнә Балтач районының «Шушма» кооперативыннан Альмира апа итләрен тезеп салган да сатып алучыларга җайлап кына аңлата. Кемдер сөяксез ит сорый, кемгәдер, киресенчә, шулпага сөяклесе кирәк. Койка ясар өчен сорап килүчеләр дә, бавырын көтеп торучылар да бар.

– Ярминкәне көтеп алам, дип әйтә алмыйм. Безнең өчен зур эш бит инде ул, мәшәкате дә күп. Ләкин алып килгән итләребез сатылгач, күңел була. Сатып алучыларыбыз белән дә дуслашып беттек. «Альмира апа, башка килмим, дигән идегез. Бу юлы да күрергә насыйп булган икән сезне», – дип көтеп торалар бит алар. Бу юлы менә үземә иптәш тә алып килдем. Икенче сезоннарга бәлки үзе генә дә чыга башлар. Бу мәйданчыкка дүртенче сезон киләм. Аңа кадәр Ямашев проспектындагы ярминкәгә кондитер ризыклары алып килә идем. Анда да яхшы сатылды, – ди ул.

Аруы аңлашыла да. Шәһәр халкын тәмле ит белән сыйлар өчен 65 яшьләр тирәсендәге авыл апасы төнге 2 дә юлга кузгала бит. Ямашев проспектында сатканда төнге 11 дә үк чыга торган булган. Әле кешегә дә ярап бетәргә кирәк. Бәяләргә килгәндә, Альмира апа әйтүенчә, язгы хаклар белән чагыштырганда, бүген итнең килосы 50 сумга арткан.

– Тик без әлегә элеккеге бәядән сатарга тырышабыз. Бүген ике бозау итен алып килдек. Бер көн суытып алдык, чөнки төнлә генә эшкәрткән ит алай ук тәмле булмый. Бераз суынуы кирәк, – ди ул. – Мин итне кышын сатарга яратам. Кышын ит матур булып тора. Әлегә итләребезне бик үк яхшы алалар, дип әйтеп булмый. Күбрәк тә алып килгәнбез бугай. Төрле чак була. Ике генә кисәк калган вакыты да, бик аз гына сатылган чаклары да. Әбиләр сайлана инде. Аларга итле дә, арзан да булуы кирәк. Иртә килгәннәргә сайлап алу мөмкинлеге зуррак, арттанрак чыкканнар бәядә отарга мөмкин. Чөнки ахырга таба итнең бәясен бераз төшереп сатып җибәрәбез.

«Кукмара» дип язылган алъяпкыч кигән егетләр Сабадан булып чыкты. Сөтләрен Кукмарага алып барып эшкәртәләр икән. Ярминкәгә исә биш төрле сыр, сөт, эремчек, атланмай, корт алып килгәннәр.

– Бик сагынып киләбез Казанны. Сатып алучылар да елмаеп, якын итеп каршы ала. Алар безгә ышана инде. Хәләл, табигый ризык бит. Ярминкәгә иң тәмле ризыкларыбызны гына алып киләбез. Тик бүген кеше азрак әле, белеп бетермәгәннәр, ахры, – ди Азат Вахитов.

Әлки районының Карамалы авылыннан Гөлсирә апа хуҗалыкларында үстергән тавык, үрдәк сатарга алып килгән. Аның да алдындагы товары шактый иде әле.

– Быел 250 тавык, 300 үрдәк үстердек, инде 350 баш казыбыз да җитешеп килә. Ярминкәгә ун еллап киләбез, шуңа күрә безне беләләр, көтеп алалар. Юлга кич чыккан идек, монда 4 кә килеп җиттек. Беренче сатып алучыларыбыз да шул вакытка килә. Эшкә киткәнче дип, кирәк әйберләрен алалар. Олыгая барган саен җыенып чыгып китү авыррак, әлбәттә, тик файдасы булгач, киләбез инде. Кош-кортны өйдән генә торып сатып бетереп булыр иде дә, монда барыбер тизрәк сатыла. Тәмле, дип алалар. Пешереп ашатабыз бит, шуңа күрә төсләре дә матур, итләре дә тәмле, – ди Гөлсирә апа.

Сатып алучылар белән дә сөйләшеп алдык. Гөлсирин һәм Илдар Даутовлар сумка-арбаларына яшелчә, эремчек, бәрәңге һәм ит салган иде.

– Авылда үскән, җитештерелгән ризык дип көтеп торабыз инде без. Башка вакытта да Агросәнәгать паркына килеп алабыз. Ләкин анда бәяләр кыйммәт. Ярминкәдә барыбер арзанрак әле, сайлап алу мөмкинлеге дә күбрәк. Төрле атнада төрле районнардан килүләре дә яхшы. Шуңа күрә атна саен чыгып, җиде көнгә җитәрлек ризык алып куярга тырышабыз. Бүген әлегә 5 мең сум тирәсе акча тоттык, – ди Илдар Даутов.

Тиз генә Ямашев проспектындагы мәйданчыкка да кереп чыктык. Әллә урыны кечерәк булганга, биредә халык күбрәк шикелле тоелды. Буадан килгән әтиле-кызлы Зилә һәм Нурислам Ибраһимовлар халыкка колбаса, сыр, эремчек һәм башка ризыклар тәкъдим итә. Яннарыннан кеше өзелми.

– Җылы вакытта халык итле ризыкларны азрак ашый. Көзен, кышка таба исә сату арта. Ризыкны кешеләрнең өйләренә дә китереп бирәбез. Сатар өчен ярминкәләр уңайлырак, әлбәттә. Аннан соң миңа мондагы атмосфера ошый. Кешеләр белән аралашырга, аларның мактый-мактый ризык сатып алуларын яратам. Һәр ярминкә саен безне генә көтеп торучы апаларыбыз бар. Сатып алучыларыбызның күпчелеге өлкәннәр, тик урта яшьләрдәгеләр дә күп. Соңгы елларда сатып алучыларыбызның яшәрүен сизәбез, – ди Зилә.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та берничә урында булып, ярминкә эшчәнлеге белән танышты. Аның сүзләренчә, ярминкәдәге хаклар ваклап сату бәяләреннән 10–30 процентка түбәнрәк. Быел халык аеруча күп алган әйберләрнең дә күләмен арттырганнар. Әйтик, кәбестә – 31,9, башка яшелчәләр – 22,2, ит – 20,8, он – 17,8, мичкәдән салып бирә торган сөт 17 процентка күбрәк сатылачак. Бал, атланмай, кош ите дә мулрак булачак. Быел халыкка шикәрне дә күбрәк тәкъдим итәчәкләр. Аңа сорау зур икәнен үзебез дә сиздек. Агросәнәгать паркында да, Ямашев проспектында да без килгәнче шикәр беткән иде инде. «Аны чират торып бик тиз алып бетерделәр, җитми дә калды», – диде сатучы апалар. Ярминкәләрдә  328 тонна бәрәңге һәм 90 тонна суган сатарга ниятлиләр. Беренче көнне исә барлыгы 106,5 млн сумлык продукция сатылган. 

Ярминкәләрдәге кайбер бәяләр (килосы):

Сөяксез олы мал ите – 850 сум

Сөякле олы мал ите – 650 сум

Тавык – 380–430 сум

Үрдәк – 650–700 сум

Шикәр – 55 сум

Сөт (литры) – 50 сум

5 процентлы эремчек – 280 сум

Атланмай – 750–980 сум

«Российский» сыр – 550 сум

Бал (килосы) – 1200 сум

Бәрәңге – 30 сум

Кәбестә – 30 сум

Югары категорияле йомырка (бер дистә) – 125 сум

Беренче категорияле йомырка (бер дистә) – 95 сум

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре