Газетага язылу

Ялгызы гына хәл итеп булмый: Казанның җылылык челтәрләре тузган

«Казэнерго» җәмгыяте үз объектларын коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасына кертү теләге белән яна. Быел алар үз карамагында булган җылылык челтәрләренең бары тик 2 процентын гына яңарткан. Бу – бик түбән күрсәткеч.

Ялгызы гына хәл итеп булмый: Казанның җылылык челтәрләре тузган
Фото: Татар-информ

705 км җылылык челтәрләренең яртысының эксплуатация вакыты 25 елдан артык, ягъни якындагы елларда аны алыштырырга кирәк. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә предприятие генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сөйләде.

Аның сүзләренчә, тузган торбаларның санын киметү өчен предприятие ел саен челтәрләрнең 4 процентын, ә вазгыятьне үзгәртү өчен 7–9 процентын яңартып барырга тиеш. Бу проблеманы тариф чыганаклары хисабына гына хәл итеп булмый, дип билгеләде Фәнис Нурмөхәммәтов. Котельныйларда шул ук хәл. 365 котельныйның 70 енең эксплуатация вакыты 15 елдан арткан, 60 ын ашыгыч рәвештә алыштырырга кирәк. Быел компания тугыз котельный агрегатын гына алыштыра алган.

Киләсе елда компания Казанда җылылык белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү һәм ремонтлауга 495 млн сум юнәлдерергә җыена. Тагын 1 млрд сумны «Казэнерго» АҖ коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы кысасында алырга исәпли. Тиешле гаризалар бирелгән инде. Гаризага 9 башкарылырга тиеш эш кертелер дип көтелә. 2027 елга 10 чакрымга якын җылылык челтәрен яңарту һәм төзекләндерү, биш казанны алыштыру, 10 котельный бинасын, бер ЦТП бинасын һәм биш төтен торбасын реконструкцияләү планлаштырыла.

Фәнис Нурмөхәммәтов искәрткәнчә, бүгенгә алар 3,3 мең кулланучыга җылылык һәм кайнар су китерә, 482 социаль объектка хезмәт күрсәтә. Директор сүзләренчә, алдагы ягу сезонына әзерлек кысасында предприятие җылылык-энергетика комплексын ремонтлауны төгәлләгән инде. Җитәкче, үз чиратында, Казан башлыгы Илсур Метшинга мөрәҗәгать итте. «Без сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез», – диде ул. Шәһәр башлыгы предприятиедә зур күләмдә ремонт җитмәве белән килеште.

 – Бу – дистә еллар буена җыелып килгән эшләр өеме. «Казэнерго» да, шәһәр дә бу проблеманы ялгызы гына хәл итә алмый, дип беренче тапкыр гына кабатламыйбыз. «Казэнерго» кул кушырып утырмый һәм асылда куркыныч участокларны вакытында төзекләндерергә тырыша, – диде Илсур Метшин.

«Узган кыш эчендә ниндидер куркыныч аварияләр булмады, торак йортлар җылысыз калмады. Быел да «Казэнерго» һәм башкаланың башка җылылык белән тәэмин итә торган оешмалары куелган бурычларны үтәр дип ышанабыз», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре