Билгеле булганча, Дәүләт Думасына барлыгы 450 депутат сайлана. Федераль округ буенча республикадагы сайлауда 10 партия катнаша. Бер мандатлы алты округта исә төрле партияләрдән 32 кандидат бар. Хөкүмәт йортында узган брифингта сайлауга әзерлек турында сөйләделәр.
Әзерлек югары дәрәҗәдә
«Без зур һәм җаваплы эшнең мөһим чигендә торабыз. Республика сайлау системасының әзерлеге югары дәрәҗәдә», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Республикада сайлау уздыруны 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2742 участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Моннан тыш 42 вакытлы сайлау участогы булдырыла. Алары сугыш ветераннары госпиталендә, хастаханәләр, «Ливадия» һәм «Бәкер» шифаханәләрендә, Казан, Бөгелмә, Чистайдагы тикшерү изоляторларында ачыла. Андрей Кондратьев әйтүенчә, бу юлы Татарстан сайлау комиссияләре системасында 21 мең 630 кеше эшли. Шуларның 80 проценты – хатын-кызлар. Күбесе – укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре.
Республикада 5 миллион 843 мең 800 сайлау бюллетене әзерләнгән. Барлык бюллетеньнәр дә Татарстанның ике дәүләт телендә эшләнгән. Билгеле булганча, быелгы сайлауда бюллетеньнәргә микрошрифт урнаштырылган. Ул саклауның өстәмә мөһим һәм эксклюзив элементы булып санала. Шуны да әйтергә кирәк: бюллетеньнәр тәүлек буе сак астында була. Тавыш бирүнең беренче һәм икенче көннәреннән соң күзәтүчеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында алар сейф-пакетларга урнаштырыла. Тавыш бирү барышын 14 меңгә якын күзәтүче тикшереп торачак. Шуларның 2,8 меңе – Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләре. Шулай ук Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләреннән күзәтүчеләр һәм Халыкара яшьләр форумыннан белгечләр киләчәк. Моннан тыш Татарстанда тавыш бирү көннәрендә 1 мең сайлау участогында 2 меңнән артык видеокамера эшләячәк. «Төп бурыч – тавыш бирүнең үтә күренмәлелеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итү, сайлау барышын бар яклап күзәтү», – диде Андрей Кондратьев.

Фото: Татар-информ
Республикада яшәүчеләр үзләренә җайлы урында тавыш бирә алсын өчен Татарстанда «Мобиль сайлаучы» хезмәте дә эшли. Быел аннан 50 меңнән артык кеше файдаланган. Чагыштыру өчен: ике ел элек бу күрсәткеч 30 мең булган. Андрей Кондратьев әйтүенчә, Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләр турында да онытмыйлар. Сайлау участоклары бар кешегә дә уңайлы итеп эшләнгән. Ярдәмгә волонтерлар да киләчәк. Сайлауда 476 волонтер катнаша.
Сайлау – бәйрәм рухында
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары Азат Абзалов сайлау көннәрендә Казанда узачак бәйрәм чаралары белән таныштырды. 18 һәм 20 сентябрь көннәрендә «Казан» гаилә үзәге янында ике фестиваль оештырыла. 18 сентябрь көнне көндезге өчтән кичке тугызга кадәр «Яшьләр вакыты» фестивале үткәрелә. Теләге булган һәр кеше Татарстан Студентлар лигасы, Россиянең Студентлар отряды, Иҗади яшьләр академиясе эшчәнлеге, «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» проекты һәм башкалар белән таныша ала. Төп сәхнәдә исә эстрада йолдызлары катнашында концерт булачак. «The Hatters» төркеме фестивальнең төп кунагы буларак чыгыш ясаячак. 20 сентябрьдә исә «Казан» гаилә үзәге янында көндезге икедә «Бергә булырга вакыт» фестивале башлана. «Фестивальне Россия халыклары бердәмлеге елында уздыру вакыйгага аерым мәгънә өсти», – диде Азат Абзалов. Шуны да әйтергә кирәк: Казанда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, «Гаилә белән сайлыйбыз» программасы турында барлык мәгълүмат всейсемьейнавыборы.рф сайтына тупланган. Тавыш бирүчеләр махсус беләзек белән Казан музейларына бушлай керә алачак. Җәмәгать транспортында да өч көн дәвамында түләмичә йөрергә мөмкин булачак.
Азат Абзалов сайлауга барып, фотобәйгедә катнашып, автомобиль оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска чакыра. Бәйге тавыш бирү көннәрендә узачак. Анда катнашучылар смартфон һәм автомобильләр ота алачак. Катнашу өчен сайлау участогы янында гаилә белән фотога төшәргә һәм аны «ТатарстанАлга» һәм «Бөтенгаиләбеләнсайлауларга» хэштегы белән «ВКонтакте»дагы сәхифәгә урнаштырырга кирәк. Төп бүләкләр «Яңа Гасыр» телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны вакытында уйнатылачак.
Бер мандатлы округларда ничә кеше тавыш бирә?
Әлмәт – 449 855
Мәскәү – 521 127
Чаллы – 519 747
Түбән Кама – 444 527
Идел буе – 490 205
Үзәк – 498 826.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез