Газетага язылу

Бакча кыйммәткә төшмәсен

«Көтеп алынган җәй бит ул, ничек тик ятмак кирәк!»Бакчасы һәм авылы булганнарның җәе менә шундый шигарь астында уза.

Бакчага чыккач, дөнья онытыла: утыйсы, сибәсе, җыясы. Аннары алып кереп кайнатасы, тозлыйсы, ябасы. Ләкин эшкә бирелеп китеп, үзебез турында онытуның нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин. Шуңа алда санап үтеләсе киңәшләргә колак салу комачау итмәс. 

* Җәйге челләдә бакчада эшләгәндә киемнең тукымасына игътибар итегез, ул киҗе-мамыктан булса яхшы. Синтетик материалдан тегелгән киемнәр тирләтеп кенә калмый, ә хәлне дә ала, эссе сугуга сәбәп тә була. Киемнең төсенә килгәндә, ачык төстәгесенә өстенлек бирү хәерле. Шулай ук башка кепка яки эшләпә кию яхшы, чөнки битне кояш ашаудан алар яхшырак саклаячак. 

* Урамга чыгар алдыннан кояштан саклый торган крем сөртергә онытмагыз. Аның саклау дәрәҗәсе 30 дан ким булмаса яхшы. Кояшсыз көнне дә SPF-кремнар сөртергә кирәк, чөнки болытлы көнне дә кояш ашый. Составында су үткәрми торган матдәләр һәм майлар булган саклагыч кремнар тәнне сулатмый, шунлыктан эшләгәндә дә, табигатьтә ял иткәндә дә флюид сыман җиңелрәк, һава үткәрә торган саклагыч чараларга өстенлек бирегез. 

* Организмга эсседән стресс булмасын өчен көн дәвамында чиста су эчегез. Каһвә, баллы, газлы, спиртлы эчемлекләр эчмәвең хәерле. Су эчәргә яратмаучыларга лимон салынган салкынча кара яки яшел чәй эчәргә мөмкин. Эсседә сыеклыкны организм теләгән күләмдә эчәргә була, җәй көне аның артыгы булмаячак.

* Кызынгандагы кебек үк, көндезге 11:00 белән 16:00 сәгать арасында бакча эшләрен кичектереп торып, күләгәдә башкарып була торган эшләргә тотынсаң яхшырак. Эсседә эшләргә туры килсә, 15–20 минут саен күләгәдә ял иткәләп алуың хәерле. 

*Эш белән мавыгып, организмдагы үзгәрешләрне игътибарсыз калдырмагыз. Кояшта артыграк йөргәндә тән сызлый, йөрәк тибеше ешая, көзән җыера һәм баш авырта башларга мөмкин. Бу билгеләрнең берәрсе генә күзәтелсә дә, күләгә урынга кереп, салкын су эчәргә һәм салкынча су белән коенырга кирәк. Эссе сукса, кеше хәлсезләнә, аның күңеле болгана, башы әйләнә, аңы китәр дәрәҗәгә җитә һәм кайбер очракларда температурасы күтәрелә, шулай ук эче китәргә һәм косарга мөмкин. Бу билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Зыян күрүчене табиблар килгәнче салкынча урынга урнаштырып, салкын су эчерергә, тәнен салкын суда чылатылган сөлге белән сөртергә, маңгаена салкын компресс куярга кирәк.

*Алтмышны узганнарга эссе көннәрдә гомумән бакчада эшләргә киңәш ителми. Чөнки бакча эше бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Йөрәк авырулары булган, инсульт, инфаркт кичергән кешеләргә эсседә бөтенләй эшләргә ярамый!

*Урамда артык бөркү яки дымлы булган көннәрдә дә бакча эшләрен кичектереп тору хәерле. Ник дигәндә, андый чакта эссе сугу ихтималы бермә-бер арта. 

Хәле киткән кешегә ничек ярдәм итәргә?

– Хәле нараючыны күләгә яки салкынча урынга яткырып, киеменең түшен ачарга яки билгә кадәр чишендерергә кирәк. 

– Башын күтәртебрәк аркасына яткырып, башына салкын компресс куярга, тәнен юеш сөлге белән сөртергә. 

– Аңын җуя башласа, сулыш алуы авырлашса, нашатырь спирты сөртелгән мамыкны авыруның борыны яныннан берничә тапкыр үткәреп алырга кирәк. Әгәр эсседән зыян күрүче аңында булса һәм пульсы сизелмәсә, табиблар килгәнче ясалма сулыш алдырырга кирәк. 

– Стаканның 1/3 енә су салып, аңа 20 тамчы валериан тамызып эчертергә. 

 

Эссе кемне «ярата?»

Бигрәк тә үсмерләр һәм олы яшьтәгеләр арасында эссе сугу еш күзәтелә. Бу аларда эчке җылыны көйләү системасының камил булмавы белән аңлатыла. Эссегә түзә алмый торган, артык авырлыктан интегүче, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин система авырулары булган кешеләрне дә эссе тизрәк суга. 

Файдалы лимонад

Эсседә сусауны басу өчен әлеге эчемлекне куллансагыз, организмга файдага булыр. Эчемлек өчен бер лимон, ике әфлисун, бөтнек, газлы минераль су һәм боз кирәк. Шулай ук булса, лайм өстәргә була. Җиләк-җимешне юып, телемләп турыйсы, өстенә газлы су белән боз саласы. Эсседә хәл кертә торган файдалы эчемлек әзер!

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре