Көн матур, кояшлы бүген. Аннан бигрәк белемнәрен сынарга килгән чыгарылыш укучыларының кәефе дә шәп. Әллә чынлап та күңелләре тыныч, әллә куркуларын шулай елмаеп-көлеп басарга тырышалар. Ни генә булмасын, безне бик сөендерә торган күренеш бу. Димәк, куркыныч булып тоелган БДИ йомшара бара, укучылар да аны кабул итәргә өйрәнгән. Әнә 121 нче лицей укучысы Зәринә Ибәтуллина да: «Бер нәрсәдән дә курыкмыйм», – дип шаккатыра. Булачак укытучы яки журналист бит ул! Кара мәче юлны кисү, кулга ниндидер җеп бәйләп бару кебек ниндидер ырым-шырымнарга да ышанмый.
– Имтиханга йокымны туйдырып килдем. Рус әдәбиятыннан сынау биреп, беренче чирканчыкны алган идем инде. Шуңа күрә үземне тыныч тотам. Рус телен 1 нче сыйныфтан ук яратам. Шуңа күрә нәтиҗәсе дә яхшы булыр дип өметләнәм, – ди чая кыз Зәринә. – Математика, рус теле, җәмгыять белеме, рус әдәбиятын сайладым. Ел дәвамында онлайн мәктәптә шөгыльләндем. Лицейда укытучылар бик яхшы белем бирде. Биремнәрнең барысын да аңлаттылар.
72 нче мәктәп укучысы Арина Михеева әйтүенчә, БДИга инде күпләр 8–9 нчы сыйныфтан ук әзерләнә башлаган. Шуңа күрә белемне җитәрлек туплаганнар.
– Көчемә һәм белемемә ышанам. Сынауга үзем дә, репетиторлар ярдәмендә дә әзерләндем. Тарихтан БДИ тапшырдым инде. Авыр булмады, ләкин борчу бар иде. Беренче сынаудан дулкынланулар кимеде, әмма бераз бар әле. Ни өчен дигәндә, яңа фән яңа белемнәр сорый. Казан аграр университетында укырга җыенам, – диде ул.
Узган ел республикада рус теле нәтиҗәләре уртача ил күрсәткечләреннән биш баллга (65,09) зуррак булса да, министр әллә ни канәгать калмаган иде. Быел ул укытучылар, укучылар белән бик күп эш башкарылуын әйтте. Һәр биремнең эчтәлеген аңлаткач, быел нәтиҗәләр яхшырак булыр дип өметләнә.
– Көн матур, балаларга бик эссе түгел. Укытучылар арасында рус теле укытучылары юк. Алар математика, физика һәм башка фәннәрдән белем бирә. Барысының да балаларның кәефләрен күтәрергә әзер булуы күренеп тора. Иң мөһиме – ел буе туплаган белемнәрне тыныч кына ак кәгазь битләренә төшерә белергә кирәк. Аларга уңышлар телибез. Балаларның сәламәтлеге, киләчәге, аларның бүгенге халәте безнең караштан да тора. Ярдәм итәргә әзер торабыз икән, алар аны сизә, – диде Илсур Һадиуллин.
Министр белдергәнчә, химия, тарих, рус әдәбияты буенча узган сынаулар кисәтүләрсез тыныч кына узган. Имтиханнан чыгарып җибәрү очраклары булмаган.
– Без алдан ук шпаргалкалар алып килмәскә дип кисәттек. Бу бит – аларның шәхси әйберләре. Аны күрсәтергә ярамый. Шуның аркасында куып чыгарулар булмаска тиеш. Киемгә ниндидер өстәмә кесәләр тегәргә, телефон, колакчыннар белән керергә ярамый. Кушканы гына рөхсәт ителә. Әйтик, рус әдәбиятыннан сүзлек алып керергә ярый. Камералар бар яктан күзәтеп тора. БДИ барышын «БДИны кара» порталы аша бөтен ил күзәтә. Без балаларны куып чыгаруга юл куймаска тиеш. Алар өчен борчылабыз. Тагын бер елга калдыру нигә кирәк? Узган ел тапшыра алмаганнар бездә быел – 9. Укучылар арасында программаны тизләтеп укыган 10 нчы сыйныф укучылары да бар. Имтиханны алай бирү рөхсәт ителә, – диде министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез