Газетага язылу

Бер кичкә – Ашытбашка: «ВТ» милли уеннарны искә төшерде

Газетабыз электән үк язылучылары белән гел очрашып, аралашып торырга тырыша. Бу юлы без Ашытбаш авылын гөрләтеп, кичке уен уздырырга булдык. Күңел ачу чарасы гына түгел, ә күңелләрне берләштергән бер матур бәйрәмгә әверелде ул. Бу кичтә онытыла башлаган милли уеннар, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр янәдән җанланды.

Бер кичкә – Ашытбашка: «ВТ» милли уеннарны искә төшерде

Урамда узасы бәйрәмгә табигать үзгәрешләрен кертте: чара башланыр алдыннан яңгыр яварга тотынды. Ләкин күктәге болытлар халыкның кәефен куып тарата алмады. Киресенчә, бу явым-төшем кешеләрне бер түбә астына туплап, бердәмлекне тагын да арттырды. Иң мөһиме – беркемнең дә күңелендәге кояш сүнмәде.

Ашытбаш авылы мәдәният йорты директоры Айгөл Фәйзрахманова әйтүенчә, соңгы арада авыл халкын мәдәни чараларга җыю авырлашкан. «Бу – безнең авыл өчен чын тарихи вакыйга, чөнки моңа кадәр шушындый дәрәҗәле газета вәкилләренең кайтканы юк иде. Хәбәрләр таралуга ук, чара белән кызыксынучылар күп булды. Балтач, Әтнә, Теләче районнарыннан да сорап шалтыраттылар. Кызганыч, яңгыр булгач, килеп җитә алмаучылар да булгандыр. Сер түгел, соңгы вакытта клубтагы чараларга халыкны җыю авырлашты. Сәбәбе нидәдер – әйтә алмыйм... Шулай да Авыл көненә халык күп чыга. Бүген сезнең уенга да зал тутырып халык килде. 250 дән артык кеше җыелды», – диде ул.    

 

Бәйрәмебезне газетаның якын дусты, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров алып барды. Кунакларны капка төбеннән үк каршы алып, күмәк биюләрдә биетеп, авыл халкын рәхәтләнеп ял иттерде ул. Милли уеннарда исә өлкәннәр дә, яшьләр дә теләп һәм яратып катнашты. Уйнадылар да, җырладылар да, биеделәр дә, бүләкләр дә алдылар, кыскасы, өйләренә күңелләре булып таралыштылар. Берничә тамашачы Җәвит Шакировның шигырьләр җыентыгы иясе дә булды әле. Ә залдагы өч тамашачыга ул «Ватаным Татарстан» газетасына ярты елга яздыру бүләк итте. Менә шундый киң күңелле һәм юмарт ул Җәвит абый.  

 

 

 

Бәйрәмне шулай ук «Хәзинә», «Өммегөлсем», «Зөбәрҗәт» коллективлары кызыклы уеннары, матур җырлары белән бизәде. «Коллектив егерме ел элек оешты. Бүген унике кеше йөри. Ташкичү авылында – «Сөлгеле капка», Арчада «Арча читекләре» кебек зур фестивальләр, авыл клублары катнашында төрле бәйрәмнәр узып тора. Арча халкы бик актив, кайда нинди чара була, белешеп торалар да килеп тә җитәләр. Күрше-тирә районнар белән дә бик дус һәм тату яшибез», – дип уртаклашты «Өммегөлсем» халык фольклор коллективы җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.

 

Арча районы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева районда фольклор юнәлешенә зур игътибар бирелүен әйтте. Биш ел элек оешкан төркемнәренә йөрүчеләрнең дә күпчелеге – яшьләр.  «Яшьләр булгач, кызыксыну да зур, мәгълүмат та башкача кабул ителә. Фольклор юнәлешенә басым ясап, без җәй көне экспедицияләргә дә йөрибез. Анда әби-бабайлар белән аралашып, нәкъ менә Арча ягына хас булган фольклор күренешләрен туплыйбыз. Безнең һәм башка коллективларның максаты – борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу һәм яшь буынга җиткерү. Әйтик, Кырлай якларында ат тоягын кыздыру булган. Узган ел без әлеге йоланы «Ат көне» бәйрәмендә үзебезнең юнәлешкә туры китереп күрсәттек, – диде Ләйлә. – Мондый очрашуларны газеталар белән берлектә оештырганыбыз юк иде әле. Бик кызыклы формат. Миңа калса, мондый чаралар бик кирәк. Чөнки, беренчедән, әби-бабайлардан калган йолаларны башкаларга тапшырсак, икенчедән, башкалар белән аралашып, күрешеп, тәҗрибә туплыйбыз. Ашытбашта бердәм һәм актив халык яши. Шуңа күрә бәйрәмнең нәкъ менә бу авылда узуы очраклы түгел.

 

«Искиткеч җылы һәм рәхәт кичә булды, – диде «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин. – Тормышыбызда эш, телефон, интернет зур урын алып тора. Ә мондый күзгә-күз карап аралашу, уйнау һәм очрашулар тансык. Безне хөрмәтләп килгәнегез, ачык йөзегез өчен зур рәхмәт. Мондый очрашулар киләчәктә дә булыр, дип өметләнәм».

 

Матур сүзләрне кичәне оештырган көнне дә, аннан йөреп кайткач та, күп ишеттек без. Наласа авылыннан килгән Рамил Мөхетдинов та чараның бик матур, рәхәт һәм эчтәлекле булуын әйтте. «Ашытбашка төрле яклардан килүләре дә яхшы булган. Мондый очрашулар халыкка якынайта, укучыларыгыз белән араларны тагын да җылыта. Хәзер авыл халкы концертларга ияләшеп китте, ә мондый формат кешене баета, уйландыра, искә төшерә. Күңел кылларын селкетеп алырга анысы да бик кирәк», – диде ул. 

 

 Безнең чарадан фотоларны СЫЛТАМА аша кереп карый аласыз. 

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

       

      

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре