Газетага язылу

Биш елдан соң – яман шеш: табиб организмдагы тәүге хәтәр үзгәрешне атап үткән

Күпләребез, тормыш артыннан куып, рәтле-юньле туклануны онытып җибәрә һәм шул рәвешле эчәкләрен яман шеш куркынычына дучар итә.

Медицина фәннәре кандидаты, хирург, онкоуролог Марк Гадзиян үзенең блогында шул хакта язган, дип хәбәр итә “Российская газета”. Белгеч әйтүенчә, мәкерле чир очраклары елдан-ел арта, 50 яшькә кадәрге кешеләр дә яман шешнең бу төреннән ешрак авырый башлаган. Ә менә 35-40 яшьтән колоноскопия узып, эчәкләрдәге полипларын вакытында алдыручыларда начар чир күпкә азрак ачыклана икән.

“Соңгы ике елда якын танышларым арасыннан өченче ир-ат – сыйныфташым 49 яшендә рак белән авырый башлады. Бик мәкерле яман шеш. Еш кына билгеләре дә булмый диярлек. Эч кату хәзер сирәк күренеш түгел: 25-30 процент кеше яшьли шуннан интегә”, – дип билгеләп үткән табиб.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, чирдән саклану өчен, эшкәртелгән продуктны читкә куеп, клетчаткага (яшелчә, җиләк-җимеш, тупас эшкәртелгән ярма, кузаклылар) өстенлек бирергә кирәк, дигән белгеч.

“Кызыл ит, колбаса, сосиска ише эшкәртелгән итне күп ашау, ә клетчатка кулланмау – чирнең төп сәбәпләреннән берсе. Клетчаткага иң бай продуктлар – чиа, җитен орлыклары, бодай көрпәсе, кура җиләге, кара бөрлегән, нут, ясмык, кара фасоль, фисташка һәм авокадо”. – дип искәртеп үткән Марк Гадзиян.

Аның сүзләренә караганда, яман шеш очракларының 90-95 проценты тормыш рәвешенә бәйле. “Эчәкләрдә хроник ялкынсыну аркасында полип 5-10 ел эчендә яман шешкә әйләнергә мөмкин”. – дип кисәткән табиб. Ул, рактан үлем-китем очракларының өчтән бер өлеше тәмәке тартуга, хәмерне чиктән тыш куллану, артык авырлык, начар туклану һәм аз хәрәкәтләнүгә бәйле, дип йомгак ясаган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре