Газетага язылу

Демократия хәтәр нәрсәме?

15 сентябрь – Халыкара демократия көне.

«Дөнья демократия, базар мөнәсәбәтләре, фән һәм технологияләрнең теләсә нинди сынаулардан өстен чыгасына ышанды. Ләкин саналган ул өч әйбер сыйфаттан бигрәк санны арттыруга эшли. Либераль демократия үзенең күпсанлы кимчелекләрен күрсәтеп килә, базар үз вазыйфаларын үтәп бетерми, фән һәм технологияләр байлар белән ярлылар арасында упкынны киңәйтеп кенә калмый, кире нәтиҗәләр дә күрсәтә». Бу бәяләмәләр Нобель премиясе лауреаты, Көньяк Корея галиме Рае Квон Чунгның августның соңгы көнендә Казанда, КФУ аудиториясендә укыган ачык лекциясеннән.

Демократиянең панацея, ягъни бар чирләрдән дә дәва түгеллеген кешелек бүген яхшы белә. Әмма демократиягә альтернатива булып бүгенгә һаман да шул авторитарлык һәм дә бөтенләй дә яман строй – тоталитаризм кала. Халык властен аңлаткан яшәешкә башка көндәшләр хәзергә юк. Бу урында Уинстон Черчилльның автор кабатларга яраткан мәгълүм постулатын янә бер кат искә төшерәсе килә: «Демократия шәп идарә ысулы түгел, ләкин кешелек аннан яхшыракны әлегә уйлап тапмаган». Уйлап тапкан, күңелгә хуш килердәй строй бар да кебек анысы – меритократия турында язган да идек. Тик андый җәмгыять әлегә хыял гына булып кала. Аны тормышка ашырырга кешелек әле җитлекмәгән. Кайчан җитлегәсен дә төгәл әйтеп булмый.

Автократияләр дигәндә, күз алдына беренче булып икътисадый егәре буенча АКШтан гына калышкан ил – Кытай күз алдына килә. Ул гынамы, Кытайның уңышлары демократия нигезләрен какшата торган карашларга да ныклап юл ачты. «Дөнья демократияне өнәми башлады. Дөнья диктатура ягына караштыргалый. Җиһанда алгарышка технологияләр һәм дә мәҗбүр итү, көчләү юлы белән ирешеп була, дигән иллюзия туды». Монысы да – Нобель бүләге иясе сүзләре. Ул аларны, санаулы еллар гына элек, шул премияне алган вакытта әйткән иде. 1990 нчы елларда Татарстан Югары Советында фракция җитәкләгән Иван Грачев та яңарак кына, мәгълүм интернет газетада, бер-берен өнәмәгән ике стройны тәртип һәм тәртипсезлек белән чагыштырды: «Противостояние мировоззрений с доминированием порядка (Китай) и хаоса (США)». Тик демократияне хаос дип атау дөрес микән соң? Демократия шартларындагы үсеш ул – ирекле алгарыш, ә автократиядәгесе җәмгыятьне алгарышка мәҗбүриләү түгел микән? Ярый да мәҗбүриләүчеләр сайлаган юл һәрчак алгарышка илтсә...

Кытай «дөньяның икенче икътисады» дигән казанышка ничек иреште соң? Моннан 30–40 еллар элекке фәкыйрьлеге һәм дә миллиард ярымга җитә язган халкы – эшче куллар күплеге аркасында түгелме? Шул елларның очсызлы эшче көчләре һәм шуңа бәйле инвестицияләр ташкыны аркасында түгелме аның бүгенге уңышлары? Ул чорда Кытайга барып завод төзергә хыялланмаган Көнбатыш компаниясе булды микән? Нәтиҗәдә әлеге ил бүген энәдән, канцелярия каптырмаларыннан алып, кырык төрле электроникага, самолет тизлегендә чаба торган электровозларга чаклы, барысын-барысын да җитештерә торган зур заводка әйләнде. Тик менә фән һәм технологияләр дигәндә анда хәл башкача. Күк асты иленә шул ук Сэм агайга, аның данлыклы университетларына, бар дөньяга билгеле фәнни үзәкләренә шактый ерак әле. Кытай технологияләрне күбрәк сатып ала, хәтта сорамыйча алудан да тартынмый. Грачев әйткән менә шундый «порядок».

Фән, технологияләр өлкәсе бүген, беренчедән, зур акча сорый. Икенчедән, ул электән килгән традицияләргә, фәнгә мөнәсәбәткә, көчле университетларга, хәтта башка илләрдән агылучы даһиларга да бик мохтаҗ. Тик Кытайга, авторитарлык сәбәпле, күченеп килергә теләүчеләр юк чутында. Монысы шулай ук демократик җәмгыятьнең автократиядән өстенлеген күрсәтә торган фактор. Ә технологияләр – бүгенге дөньяда бик үтемле товар. Чөнки ул һәркемнең дә кулыннан килми. Бер үк вакытта беркемнең дә заманнан артта каласы да килми. Бу урында фәннең яхшы бер үзлеге хакында да искәртәседер. Фән, зур акча сораса да, бүгенге көндә иң уңышлы инвестиция – ул үзенә салынган акчаны уны белән кайтара.

Әйткәнне саннар белән дә беркетәсе килә. Фәнни тикшеренүләр һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренең (НИОКР) эчке тулай продукттагы (ВВП) өлеше теләсә кайсы илнең фәнгә мөнәсәбәтен билгели. Океан арты илендә ул – 3,46 процент. Иң югары күрсәткеч Израиль белән Көньяк Кореяга карый – 5,56 һәм 4,93 процент. Ләкин АКШ белән чагыштырганда ул ике илнең тулай продукты шактый кечкенә. Шуңа да фәнни тикшеренүләргә тотылган акча дистәләрчә тапкыр кимрәк. Күк асты иле дә сер бирмәскә тырыша, әлбәттә – ул фәнгә ВВПның 2,41 процентын юнәлтә. Сүз уңаеннан, Россия буенча әлеге күрсәткеч – 1 процент тирәсе.

Демократия дигәндә, гомумкешелек кыйммәтләрен дә искә аласыдыр. Бигрәк тә кеше хокукларын. Беркемгә дә сер түгел, тоталитар дәүләттә кеше, аның мәнфәгатьләре унынчы, автократияләрдә бишенче урында торса, либераль демократия аларны беренче урынга куя. Бу, әлбәттә, хокуклар бөтен тарафларда да сүзсез үтәлә дигән сүз түгел. Иленә, дәүләтенә карап төрлечә. Тик гомум юнәлеш барыбер бар, алынган. Вакыт галиҗәнаплары акрынлап барын да үз урынына куячак.

Вакыт димәктән, шунысын да ассызыклыйк, без сөйләгән идарә рәвешенә санаулы елларда гына ирешеп булмый. Кайсыдыр илдә барып чыкмаган демократия дә халык властеның тулаем начарлыгын һич аңлатмый. Демократиягә озак өйрәнәсе. Шул ук Европа аңа абына-сөртенә, егыла, яңадан торып баса-баса ике гасыр буе өйрәнде. Демократиядән яхшырак идарәгә – без искәрткән меритократиягә дә, ихтимал, гасырлар буе өйрәнәсе булыр...

 

 

 


 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре