Истәлекле датаның гомерен фәкыйрьләргә, авыруларга, ятимнәргә ярдәм итүгә багышлаган мәгълүм шәхес Тереза Анага, төгәлрәге ул вафат булган көнгә барып тоташуы да мәгълүм. Хәйриячелек – кешелек бар иткән изге гамәлләрнең берсе булып та, әлеге дата һәр елны ни өчендер тыныч кына, бернинди шау-шусыз үтә дә китә. Бәлки бу дөрестер дә. Хәйриячелек һич тә афишалап башкарыла торган эш түгел бит. Татар мәкале дә «Яхшылык эшлә дә суга сал, халык күрмәсә, балык күрер», ди. Урамга чыгып кычкыргач, гамәлнең изгелегеннән бернәрсә дә калмый ич…
Дөнья гомер-гомергә байлар белән бай булмаганнарга – фәкыйрьләргә, җитмәүчелектән интеккәннәргә, ярдәмгә мохтаҗларга бүленгән булганлыктан, хәйриячелек, әйткәнебезчә, элеккедән килгән күренеш. Бүгенге җәмгыять чагыштырмача тук, әмма яхшылык эшләр сәбәпләр һаман да җитәрлек әле. Ятимнәр кимеми, дөнья булгач, ярдәмгә мохтаҗлар, тумыштан килгән авырулардан иза чигүчеләр, гарипләр дә бар. Әмма хәйриячелек көндәлек гамәлгә әйләнүдән һаман да ерак кебек. Изге эшләр, аларны киң традиция итү, дигәндә без нәрсәдән башларга тиеш соң? Ихтимал, һәрберебез үзебездән. Хәйриячелек бит ул череп баеганнарның ачлы-туклы яшәгәннәр өчен ашханә ачуы, торыр җирләре булмаганнар өчен хостел төзүе генә түгел. Ул – барыбызның да үз мөмкинлегенән чыгып, мохтаҗларга ярдәм кулы сузып яшәве, шуңа әзерлеге дә.
Шул уңайдан «кече хәйриячелек» дип аталган, һәрберебезнең кулыннан килгән ярдәм барлыгын искәртәсе килә. Шкафларда юньләп киелмәгән өс, аяк киемнәре тузан җыеп ятканда, кайсыдыр күпбалалы гаилә кием-салым җитмәүдән интегә, очны очка көчкә ялгап яши. Белдерү бирәсе, үзеңә кирәкмәгәннән арынасы гына югыйсә андый очракта. Күбебез, үз кабырчыгында гына яшәп, янәшәдә язмыш елмаймаган, кыерсытылганнар барын исеннән чыгара. Кемдер, баеган көнне иртүк хәйрияче дә, иганәче дә булам, ди. Татарстан гына түгел, Россия дә белгән, эшләү дәверендә балалар йортларына дистәләгән автобус бүләк иткән Әсгать Галимҗанов бай кеше булганмы әллә? Ярты гомере буе баракта яшәгән, гел бер үк киемнән йөргән кеше ничек бай булсын? Кайберәүләр исәпләгәнчә, сәер зат та булмаган ул. Бары үз хаҗәтләреннән арткан акчаны мохтаҗларга, ятимнәргә биреп баручы. Кешеләрне азындырган куллану җәмгыятеннән, комсызлык, мал җыю белән сугарылган бүгенге чынбарлыктан тулаем баш тарта алган бер фидакарь. Әсгать абый кебек уникаль шәхес турында сөйләгәндә чиксез юмарт, шәфкатьле, миһербанлы дию генә аздыр. Барыннан да бигрәк ул Тереза Ана белән янәшә куярлык изге кеше булган. Андыйлар, ни кызганыч, сирәк һәм ул сирәклек – без яшәгән җәмгыятьнең камил булмавы күрсәткече дә…
Бизнеслары җырлап барган эшкуарлар бар. Аларның хәтсезе игәнәче, меценат булырга ашыкмый. Тавык симергән саен йомырканы азрак салган кебек, аларның күбесе баеган саен саранлана гына бара төсле. Электән килгән гадәт буенча андыйларны «кара байлар» дип атыйлар. Үксезләр язмышы – «каралар» өчен унынчы урында. Мондый затсызлык нидән? Җавап, миңа калса, аларның үткәнендә. Сәнәктән көрәк булганнар арасында элекке фарцовщиклар, спекулянтлар, алдакчы кооператорлар да хәтсез. Туксанынчы елларның гаделсез проекты – приватизация вакытында умырып калганнар да күп алар арасында. Кичәге спекулянт, алыпсатар бүген капылт кына меценатларга әйләнсә, бик тә гаҗәп булыр иде.
Хәйрия, киң күңеллелек дигәндә, тәрбия белән диннең дә мөһим роль уйнавын билгелик. Үз заманының танылган хәйриячесе – «ак бай» Савва Морозовтан «Ник башка байгуралар синнән үрнәк алмый?» – дип сорагач, ул: «Алар аңсыз, динсез һәм тәрбиясез, шуңа саран», – дип җавап кайтарган диләр. Морозов эшкуарлык мораленең диннәрдәге үз-үзеңне чикләү этикасына таянырга тиешлеген искәртеп торган. Үзебезнең татар байларының да күңеле киң булган. «Ак бай» – Акчуриннар, Апанаевлар, Хөсәенов, Мөхәммәтсадыйк Борнаев – барысы да хәйриячелекләре аркасында татар тарихына кереп калган игелекле җаннар…
Шәһәребездә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус интернат-мәктәп бар. Аның кырыеннан узганда, көлеп торган ишек алдына, затлы ремонт ясалган уку бинасына, шундый ук торак корпуска, ашханәгә карап сөенәсең. Бу хәл аңлашыла да. Интернат-мәктәп – нефтьчеләр күптән шефлыкка алган, даими ярдәм күрсәтеп торган уку һәм тәрбия йорты. Оешма матур биналар, эчке уңайлыклар белән генә чикләнми, үзен балаларның өс-башы, яхшы туклануы, хәтта кәефе өчен дә җаваплы тоя. Чөнки интернатта ятимнәр, ата-анасы исән-сау булып та язмыш кочагына ташланган, наз, ярату күрмәгәннәр дә хәтсез. Андый балаларга ярдәм хәйриячелек кенә түгел, ул – изгелек дәрәҗәсендәге игелеклелек. Тик һәр шәһәрдә, төбәктә бай оешмалар булмаска да мөмкин. Әмма без барыбер тамагы тук, өсте бөтен илдә яшибез. Шуңа күрә мөмкинлекләр җитәрлек, һәр оешма, һәр кеше кулыннан килгәнчә хәйрияче дә, иганәче дә була аладыр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез