Газетага язылу

Ял да ярдәм итми: хроник арыганлыктан ничек котылырга?

Россиядә яшәүче халыкның өчтән бере аннан интегә. Элек ул 40 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр арасында киң таралса, хәзер яшьләр арасында да еш очрый. Сүзебез – хроник арыганлык турында. Нәрсәсе белән куркыныч һәм аннан ничек котылырга соң?

Ял да ярдәм итми: хроник арыганлыктан ничек котылырга?
Фото: ясалма фәһем

Гадәтиеннән ничек аерыла?

Хроник арыганлыкның гадәти арудан аермасы шунда: күпме генә йокласаң да, ял итсәң дә, арыганлыгың бетми. Әлеге авыруның килеп чыгу сәбәбе тулысынча ачыкланмаган. Әмма организмга аксым, май, углевод һәм минераль матдәләр, витаминнар (бигрәк тә В, С һәм D) җитмәү, озак вакытка сузылган физик һәм психик киеренкелек, аллергия, вируслы авырулар, сәламәт яшәү рәвешеннән читләшү, йокы режимын сакламау аркасында, хроник арыганлык килеп чыгарга мөмкин дип фаразлыйлар.

Ничек белергә?

Хроник арыганлыктан интегүче көн дәвамында хәлсезләнеп, йокымсырап йөри, таркау һәм игътибарсыз була. Башы әйләнергә, күңеле болганырга мөмкин. Мондый халәт өч-дүрт айдан да артып китсә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Чөнки бу билгеләр инфекцияле авырулар, калкансыман биздәге җитешсезлек, аутоиммун авырулар, паразитар чирләр, яман шеш вакытында да күзәтелергә мөмкин. Шулай ук психик авырудан интегүчеләрдә дә хроник арыганлык күзәтелә.

Ничек дәваланырга?

Хроник арыганлыктан котылу өчен махсус дарулар, төгәл дәвалау алымнары юк. Ул берәр төрле чир билгесе булса, әлбәттә, эшне дәвалаудан башларга кирәк. Чир билгесе булмаган очракларда аннан котылу өчен ял һәм эш режимын көйләргә, дөрес тукланырга, В, С, D витаминнары, минераль матдәләр кулланырга киңәш ителә. Физик күнегүләр, массаж да файдага булыр. Әлбәттә, хроник арыганлыкның беренче билгеләре күренүгә, табибка мөрәҗәгать итсәң яхшы. Мәсәлән, терапевт, невролог, клиник психолог белән билгеле бер курс үтү әлеге халәттән тизрәк котылырга ярдәм итә. Саф һавада йөрү, йөгерү, дөрес туклану, яраткан шөгыль һәм хоббиларыңа вакыт табу, стресслардан саклану уңай нәтиҗә бирер.

Дөрес туклану мөһим

*Хроник арыганлыктан интегүченең рационында аксым, май, углеводлар булырга тиеш.

* Көненә биш-алты тапкыр аз-азлап ашау файдага булыр.

* Көн дәвамында В витаминына бай булган бавыр, балык, кош ите, йомырка, кузаклылар, шпинат, банан, чикләвек; С витаминына бай цитруслар, киви, гөлҗимеш, кәбестә, яшел борчак, яшел алма; составында омега-3 һәм омега-6 булган әстерхан чикләвеге, чиа орлыгы киңәш ителә.

* Камыр ризыкларыннан, тозлы, майлы азык-төлектән баш тартырга, каһвә, исерткеч, газлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмаска! Алар хәлне тагын да мөшкелләндерәчәк.

* Көненә 2–2,5 литр чиста су эчүне дә гадәткә әйләндерергә кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре