Мондый кыяфәттә кеше күрмәсә ярар иде дип, ашыгып, юл аркылы гына яшәүче энекәшләренең капкасын ачты ул. Күңеле бушаганчы елап, хәл-әхвәл белешеп, чәйләп алгач, беркадәр тынычлангач кына төн саклаучыларга кушылырга булды.
Зур капкадан түгел, гадәттәгечә, кечкенә капкадан керде Зөлфинә. Таныш ишек алды, чит-ятлар белән гөжләп торса да, бик моңсу, буп-буш кебек тоелды хатынга. Бөтен нәрсә үз, бик якын иде шул аңа. Бала чакта ике өйне бер итеп үстеләр, ничә еллар бер партада утырдылар, гомер буе дус булдылар... Дамир өчен ул гомер буе дус булса да, кыз аңа дус итеп кенә карый алмады шул. Хисләрен дә аңлатырга кыймады. Гомер буе яратып яшәде. Әмма бу хисләрен, бу серне беркем белмәде... “Яратканымны белми дә китәсең бит, Дамир”, – диде ул күңеленнән.
Веранда ишегеннән Дамирның хатыны Фирдия чыгып килә иде. Кочаклашып, елашып алдылар. “Менә шулай, йөгереп эшләп йөргән көйгә безне ташлап китте Дамир... Эштән иртә кайтты, малларга печән чабып керде, әз генә ятып торам, аннан чәй эчәрбез, яме”, – диде дә... Чәем кайнады, әйдә, чык инде дип чакырам, ул чыкмый, керсәм, инде суламый иде... “Ашыгыч ярдәм” дә килде, берни эшләтә алмадылар”...
Өйгә кергәндә андагы кешеләрне күрерлек хәлдә түгел иде Зөлфинә. Нәрсәдер әйтте дә, тиз генә ишек төбендәге буш урындыкка утырып, кулына тәсбих алды.
– Син кайткач, өйләр ямьләнеп китте! – Дамирның таныш сүзләрен ишетеп, хатын сискәнеп китте. Каладан кайткан саен Зөлфинәгә: “Син кайткач, урамнар ямьләнеп китте”, – дип шаярта иде ул. Саташа башладыммы әллә, дип курка калды хатын.
– Куркыттыммы? – Таныш тавыш тагын телгә килде.
– Куркырсың да! –дип җавап бирде күңеле, Зөлфинә нишләргә белми аптырап утырганда.
Ул арада Фирдия дә мәет яткан якка керде. “Зөлфинә, карыйсыңмы Дамирны? Әйдә, кара инде. Бик матур итеп, көлемсерәп ята ул... Кызык иттем боларны ди бугай”...
Зөлфинә дәшми генә Фирдия артынан иярде. Дөрестән дә, Дамир шулкадәр матур, сөйкемле иде. Аз гына саргаеп киткән йөзе дә килешеп тора...
– Бигрәк яратып карыйсың... – Әллә колагында, әллә күңелендә тагын Дамир сөйли башлады.
– Син генә күрмәгәч тә, гомер буе шулай яратып карадым бит мин сиңа...
– Дуслар булгач, игътибар итмәгәнмен инде.
– Итмәдең шул... Белмәсәң – бел, алтынчыда укыганда ук үлеп гашыйк булдым мин сиңа. Минем кадәр сине беркем дә яратмагандыр. Син авырсаң, мин дә авырдым, син сөенсәң, мин дә сөендем. Армиядән дә, минем кебек көнләп, сәгатьләп санап, бары әниең генә көткәндер...
– Чынлап, белмәдем бит. Ә мин сиңа бөтен озаткан кызларым турында сөйли идем... Бөтен серләр уртак дип уйлый идем бит. Нишләп берни дә әйтмәдең соң?
– Син әле бер, әле икенче кызны яратам дип сөйләнгәндә ничек әйтим инде... Бәлки утызга кадәр өйләнми йөрсәң, әйткән дә булыр идем... Мин институт бетергәнче өйләнеп тә куйдың бит.
– Безнең туйда сиңа бик читен булгандыр инде...
– Туй вакытында сиздермәдем, аннан төн буе еладым... Синең белән гомерлеккә саубуллашып киттем. Укып бетергәч, шәһәрдә калдым. Эш дип, тормыш дип, онытылсам да, ул хисләр гел күңел түрендә сакланды. Беркемгә әйтмәдем, кешегә сөйләсәм, алар кимер, пычраныр төсле тоелды. Син үлде дигән сүзне ишеткәч тә, минем ничек яратканны да белми киттең дип, борчылган идем.
– Менә хәзер белеп китәм инде... Гафу ит, яме...
– Гафу үтенмә, син гаепле түгел бит... Димәк, язмышлар шулай булган. Син дә, мин дә бәхетсез булмадык. Ә син бик матур яшәдең... Бөтен кеше мактап сөйли иде... Шуларны ишетүе миңа шулкадәр рәхәт иде... Башкаларга бик күп яхшылыклар эшләдең... Акча да алмый идең бит. Анда баргач, җавап бирәсе бар, ди идең...
– Җитә ул вакытлар... Әз генә калды...
– Дамир, әйдә, анда баргач беренче бирелә торган сорауларга җавапларны кабатла әле. Мин әйтәм, син истә калдыр.
– Үзем дә беләм мин аларны, Зөлфинә! Син Коръән ашында тараткан китаптан укыган идем. Догаларны да өйрәндем, намазга гына баса алмадым. Белү – бер хәл, белгәннәрне әйтеп булсын инде...
– Әәмиин. Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын үзеңне! Догадан калдырмам, хуш, яме...
– Соңгы хушлашу инде бу... Хуш, дустым!
...Дамирның өчесен үткәргән төндә хатын искитмәле матур төш күрде. “Барысын да үзем әйттем, Зөлфинә, әйтә алдым!” – диде Дамир, бәхетле елмаеп...
Гөльяр
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез