Сабырлыгың җитәме?
– Үзегез беләсез, мәктәптә эшләү өчен күп көч кирәк. Эштән арып кайтып, урманга барсаң, бөтенесе онытыла. Агачлар сиңа энергия бирә. Фитонцид дигән матдә алып кайтасың, ә ул яшәү теләген арттыра. Урманга килүгә, башта картрак яки корыган агач төбендә басып торырга кирәк. Аннан инде яшьләренә таба атлыйсың, – ди ул, көчне ничек тупларга кирәклеген аңлатып.
Римма 7 яшьтән үк, әнисенә ияреп, үләннәр җыярга өйрәнсә дә, урманга мәхәббәте соңгы унбиш елда гына арткан. Анда көнгә 6–7 шәр сәгать йөреп кайткан чаклары да була. Элек ире белән баргаласа, хәзер үзе белән сабырлыгы җиткәннәрне генә ияртә. Әйдә, кайтыйк, дип ашыктырганны бер дә яратмый. Үләннәрне белеп җыярга кирәк чөнки. Юлында төрле җәнлекләр, еланнар да очрамый калмый.
– Аюдан куркам. Безнең якларда юк дип беләм. Әмма шулай да машинадан әллә ни ерак китмәскә тырышам. Еланнан курыкмыйм. Аягымда гел резин итек минем. Елан өстенә басмаска, карап торганда, кул сузмаска кирәк. Кайчагында койрыгына төрткәч китә, – ди юлдашым.
40 мең сумлык юл
Машинаны калдырдык та Чатыр тауга күтәрелдек. Үләннәр күп булганга монда килдек.
– Мине кайберәүләр, сәер, диләр. Социаль челтәрдәге сәхифәмә язылганнар да кайчак аптырый икән. Бер хатын: «Башта гел урманда йөри торган нинди җүләр икән бу, дип уйладым», – ди. Чәйләр ясавымны белгәч, бу юкка йөрми икән, дигән фикергә килгән. Шулай итеп, дуслашып та киттек, – ди ул.
«Аяк ите» ашап, көнен сахраларда үткәргәч, табышы да шактыйдыр, дип уйлаган идем. Әмма алай булып чыкмады.
– Чәйләрне күп ясыйм. Күчтәнәчкә дә бирәм, саткалыйм да. Әмма артыгын җыеп булмый. Бер елны сары мәтрүшкәне шактый сорадылар. Күп якта зәңгәр төстәгесе юк икән. Анысын да күбрәк җыярга тырышам. Курганнан кадәр заказ бирүчеләр бар. Тубылгыны еш сорыйлар. Кайберәүләр килосы белән алырга тели. Ләкин үлән сатып баеп булмый. Җәен юл чыгымнарына гына да 40 мең сум киткән. Әле аның кадәр үлән сатмадым да. Урмансыз яши алмыйм. Монда йөрүемнең сәбәбе шунда гына, – ди Римма Тинбакова.
Шифасы һәм зыяны турында
Үләннәрнең әллә ничә меңнән артык төре бар. Күптәннән өйрәнсә дә, барысын да белеп бетерми әле.
– Кечкенә чакта ук чәчне әрекмән тамыры белән юа идем. Аннан ромашка, канлы үләнне файдалана башладым. Әни урманга баргач, эт шомыртын, ландыш орлыгын ашарга ярамавын аңлатты. Кыскасы, нәрсәне ашарга яравын-ярамавын белеп тора идем, – ди ул, балачак елларны искә төшереп. – Балалар үскәч, урманга, болынга ешрак йөри башладым. Белмәгәнен укый идем. Кайсы вакытта җыярга ярамавын, нинди үләннәрне бергә катнаштырырга рөхсәт ителмәвен өйрәндем. Белмичә кулланганда, һәр үлән агуга әйләнергә мөмкин. Шул ук вакытта агулы үләннең дә файдасы бар. Аны чамалап, тамчылап кына эчәргә кирәк.
Сүзебезне сәрдәдән (сныть) башладык. Ни өчен дигәндә, анда организмга кирәкле барлык витаминнар бар икән. Әмма ул аны яз көне күренүгә үк ашарга киңәш итә.
– Кальций җитми икән, составында кремний булган үләннәрне дә ашарга кирәк. Наратбашта бар ул, – ди үләннәр белгече. – Мәтрүшкәне ирләргә күп эчәргә ярамый. Ашказаныгыз авыртса, бака, ромашка яфрагы әйбәт. Тубылгыны аспиринның табигый формасы дип атыйлар. Ул канны сыекландыра, хәтерне яхшырта. Кызылбаш (кровохлебка) тамыры хатын-кыз авыруларыннан булыша. Әмма аны өздең дә эчтең түгел. Саклык белән кулланырга кирәк. Меңьяфрак үлекне чистарта, яраларны төзәтә. Сугыш вакытында аны ир-атлар үзләре белән йөртә торган булган. Көтүче сумкасы, меңьяфракның канны куерта торган үзлеге дә бар.
Урманда йөри торгач, киемнәрне сырганак (репешок) сырып алды. Хәзер менә чүпләргә кирәк бит инде. «Сүгәргә ашыкма, бик файдалы ул. Әмма күпләр аңа игътибар итми. Үт куыгын, бавырны чистарта», – ди Римма ханым. Аяк астында гына кандала үләне (донник) үсеп утыра. Моны киптереп, мунчага куйсаң, борынга бал исе бәреләчәк. Бу хакта да белдек.
Римма Тинбакованың урмандагы эше мартта ук башлана. Бу вакытта ул усак кайрысы җыя. «Апрельдә согы кузгала, шуңа кадәр җыярга кирәк. Ул сидек куыгына, бөерләргә әйбәт. Канны чистарта, холестеринны төшерә. Каны чиста кешенең буыннары бик сызламый», – ди ул. Яз көне яшь чыршы ботакларын әзерләп куя. Наратның чәчәген җыеп, серкәсен или. Анда организмга кирәкле барлык витаминнар да бар. Кан анализларын да нормага китерә, ди. Май аенда исә каен яфрагын туплап калырга тырыша Римма ханым. Анысы шешенүдән булыша. Карлыган бөресен яфрак яра башлаганда җыя. Аннан да тәмлерәк чәй юк, ди. Аннан чабырга чират җитә. Җәен исә барлык үләннәрне дә җыярга була.
– Сары мәтрүшкәне чәчәк атканчы туплап калыгыз. Аннан инде файдасы калмый. Төшенкелеккә бирелүчеләргә әйбәт ул. Малга ашатырга ярамый. Юкка гына аны зверобой димәгәннәр. Зәңгәр мәтрүшкә, әрем, мальваны июльдә җыеп була, – дип сөйли ул. – Кышын исә нарат күркәсен җыя аласыз. Наратның мае да, барлык матдәләр дә тупланган вакыт бу. Күркәләрне спиртта тотып, тамчылап яки берәр бал кашыгы белән эчәргә була. Инсульт кичерүчеләргә әйбәт. Әмма яше алтмыштан узганнар әлеге төнәтмәне авыр кабул итә.
Римма Тинбакова хәзерге вакытта мазь, кремнар ясарга өйрәнә. Остарып та килә инде. Әмма кулында диплом булмыйча, башкаларга сатарга ашыкмый. Белемне күтәреп торырга кирәк һәм белер-белмәс тәкъдим итәргә ярамый, дигән фикердә ул. Укытучы урманда да укытучы булып кала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез