Әмма кинәт әнә шул соры төркем арасыннан җаныңа якын чалымнар ниндидер сине гүя уятып җибәрә, ирексездән күтәрелеп карыйсың. Һәм елмайган, үзалдына җиңелчә көлемсерәп барган йөзгә тап буласың.
Иң элек баш мие, бу кеше кемгә шулай якын итеп карый икән, дип уйлый. Аннан соң ул ничектер сиңа гына елмая кебек тоела башлый. Ирексездән, танышыммы әллә, дигән фикер дә килеп китә. Ә ул гүя сине күрми дә, тирә-ягыңа рәхәт нур чәчеп үтеп китә. Аннан соң гына аның өчен гадәти йөз, гадәти караш икәнен аңлыйсың. Алай да буламыни, дип куясың. Ни генә дисәң дә, кемнеңдер бер сәбәпсез үзалдына елмаеп йөрүе гадәттән тыш хәл булып тоела шул. Гадәти хәл була да алмый: күбебез моңа сәләтле түгел. Шуңа да алар, нур чәчеп, әллә каян сине җәлеп итә шул инде.
«Кешене бер генә затлы кием дә елмаю кебек бизи алмый. Елмаю – эчке матурлыкның тышка бәреп чыгуы. Салават күперендә җиде төс булса, елмаюда 70 төс бар», – дип язган Фәнис Яруллин белән кем генә килешмәс икән?!
Елмаю – сөннәт, дип өйрәтә ислам дине дә. Кардәшеңә карата йөзеңдәге елмаюың – синең өчен сәдака. Риваятьләрдә дә кардәшеңне ачык йөз белән елмаеп каршы алу игелекле гамәл дип искәртелә. Шул хакта уйланып йөргәндә, хезмәттәшем Гөлнара да үзенең бер сәхифәсенә: «Елмаерга иренмәгез, кешенең дәрәҗәсенә карап, сиңа файда биргәндә генә елмаймагыз. Елмаеп савап җыю рәхәтрәк бит», – дип, бик тә мәгънәле, йөрәккә аваздаш сүзләр язды.
Елмаюга бәйле бәйрәмнәр дә шактый икән. Социаль челтәрдәге мәгълүматларга ышансаң, 31 майда Милли елмаю көне (милли елмаю нинди буладыр, анысына аңлатма тапмадым. – Авт.), 25 июньдә Таныш булмаган кешеләргә елмаю көне, октябрьнең беренче җомгасында (быел ул 2 октябрьгә туры килә) Бөтендөнья елмаю көне үткәрелә икән. Әле соңгысының девизы да бар: «Игелек эшлә. Бер тапкыр булса да елмаерга ярдәм ит!» 1980 елдан бирле 12 апрельдә дә Елмаю көне үткәрелә. Бер елмаюга шушы кадәр бәйрәм уйлап тапканнар икән, димәк, елмаю кешеләр, җәмгыять тормышында шактый мөһим икән дип уйларга нигез бардыр.
Дөрес, кайчакларда елмаерга сәбәп тә юк кебек тоела. Әмма акыл иясе Локман Хәким: «Гел йөзеңне чытып, зарланып йөрмә. Син зарланганга, кайгыңны сөйләгәнгә дусларың (якыннарың) борчылыр. Аларны нигә борчырга? Дошманнарың сөенер. Ә аларны нигә сөендерергә? Күпме генә зарлансаң да, хәсрәтең, авыруың кимемәс. Шат күңелле, ачык йөзле бул...» – дип нәсыйхәт бирә.
Без балачакта һәр куплеты «От улыбки» дип башланган җырны да, елмаюдан бар нәрсәнең үзгәрәсенә сабыйларча ышанып, бик яратып җырлый идек. Баксаң, төрек табиблары да, елмаюның йөрәкне саклауда файдасы зур, дип исәпли икән. Йөрәкне саклау буенча алар тәкъдим иткән 9 киңәш арасында елмаю беренче урында тора. «Көненә кимендә бер генә тапкыр булса да елмаегыз. Елмаю-көлү йөрәк тибешен көйли һәм сулыш алуны ешайта. Нәтиҗәдә организмга кислород күбрәк керә», – ди алар.
Елмайган кешеләр яшьрәк күренә, озаграк яши, дип ышанучылар да бар. Әмма шунысы хак: кая барсак та, үзебезне ачык йөз белән елмаеп каршы алуларын яратабыз. Елмаю елмаю тудыра дигәндәй, андый чакта, ирексездән, үзебезнең дә кәефләр күтәрелә. Кемнәрдер шулай башкаларга елмаю бүләк итүдән тәм таба белә икән, барыбызга да шул бәхетлеләр сафында булырга, елмаеп яшәргә язса иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез