Укучылар игътибар итә торгандыр: бу юлларның авторы бик еш күңелсез фактлар турында яза. Глобаль мәгълүмат кырыннан соңгы ике-өч көн эчендә туплаган материалларны гына ачып карасам да, мин анда Өченче Бөтендөнья сугышы әнә-менә башлана, дип раслаган берничә сәяси лидерның цитатасын, Көнбатыш дөньясын иңләп килгән моңарчы күзәтелмәгән масштабтагы протестлар турында дистәләгән куркыныч яңалык, Якын Көнчыгыштагы бәхетсезлекләр спираленең көчле бөтерелүе турындагы шомлы фактларны һәм тагын бик күп караңгылыкларны күрәчәкмен. Шундый фактлар өскә ишелеп килгәндә, нишләргә? Шул сорауга җавап эзлик.
Тормыш никадәр генә сикәлтәле булмасын, безгә анда яшәргә туры киләчәк. Шагыйрь ничек дип язган әле: «Без яшәргә хөкем ителгән!» Тагын бер татар шагыйре кабатлый андый сүзләрне: «...син яшәргә хөкем ителгән!» – ди. Шагыйрьләрне плагиатлыкта гаепләмик. Иң мөһиме: чынлап та, яшәргә туры килә. Тормыш дигән нәрсә исә тигез генә бармый: югалтулар, егылулар аша алга атлыйсың. Югалтулар булмаса, без табышларның кадерен белмәс идек, егылу булмаса, аякта торуның ләззәтен. Газета хәбәрчесе, мәсәлән, соңгы көннәрдә шактый җитди матди югалтулар кичерде, әмма алар тормышның сыйфатын начарайта дип уйламый. Киресенчә, дөрес призма аша караганда, яшәү тулы канлыракка, татлыракка әйләнә. Ахыр чиктә «стресс гормоннары» дип аталган кортизол һәм адреналин да организм өчен кирәк. Ясалма фәһем алар турында: «...бер мөһим нәрсәне истә тотарга кирәк: алар организмга зыян китерү өчен түгел, ә аны саклау һәм авыр шартларга җайлаштыру өчен кирәк. Проблема гормоннарның үзендә түгел, ә аларның кайчан, күпме һәм күпме вакыт дәвамында бүленеп чыгуында», – ди. Без тормыш кыенлыклары дип аталган нәрсәләр дә нәкъ шуның шикелле…
Бәяләр күтәрелү, матди кыенлыкларның эзәрлекләве, кемнәрнеңдер арттан пычак кадавы яисә аяк чалуы үзеңне бәхетсез итеп тоярга сәбәп түгел. Бер танылган галимнең: «Дөреслектә, бу дөньяда да җәннәт бар. Кем аңа кермәсә, мәңгелек дөньядагы җәннәткә дә кермәс», – дигән сүзләре нәкъ менә шул хакта. Биографиясенә күз ташласак, аның тормышы тоташ кыенлыклардан, куылулардан, эзәрлекләнүләрдән торганын күрәбез, ләкин ул: «Илдән куылу – минем өчен мавыктыргыч сәяхәт», – дип әйткән дә стресс урынына бәхет хисе тоеп яшәгән. «Җәннәт» дигән сүз ишетелгәч, «фәнни» атеизм тарафдарлары йөз чытачак. Аларга җавап итеп чыгышы белән япон булган Америка теоретик физигы, галәм төзелешен һәм квант физикасын өйрәнгән Митио Какуның: «Без, физиклар, – «Аллаһ» сүзен әйткәндә кызарырга туры килмәгән бердәнбер галимнәр», – дигән җөмләсен китерәм. Big Think (Зур фикер) сайтындагы язмасын ул нәкъ шундый җөмлә белән атый. Каку – агностик, билгеле, әмма аның бу фикере кызыклы.
Тормыштан бернигә дә карамыйча ләззәт алып яшәү турында сөйләшә идек бит әле. Стрессларсыз тормышның сере турында. Диннән (исламнан да, христианлык һәм яһүдилектән дә) ерак торган Вадим Зеланд дигән кешенең фикерләрен карыйк әйдә. Эш шунда: Зеланд шулай ук квант физикасы белән шөгыльләнә һәм кешенең уйлары аның тормышын үзгәртә дигән фикергә килә. Аның карашлары тулысынча дөрес түгел түгелен, ул, әйтик, Галәмгә табына, синең уйларыңа, ниятләреңә Галәм җавап бирә дип саный. Мәҗүси ягъни. Шулай да аның психологик яктан кыйммәтле киңәшләре бар. Әйтик, кыенлыклар һәм авырлыкларны ничек кабул итәргә? «Тормышыңдагы һәрбер уңышсызлыкка һәм вакыйгаларның син теләмәгән якка үсешенә шатлан», – ди ул, мәсәлән. Шатлану өчен берничә сәбәп күрсәтә. Һәрбер уңышсызлык, ким дигәндә, синең өчен сабак булып тора, сине тәҗрибәлерәк һәм көчлерәк итә, ди. «Үз тормышыгызның һәр халәтенә шатланыгыз һәм ул сезнең өчен җәннәткә әвереләчәк», – дип ышандыра. Уч төбеңә язып куеп, гел күз төшереп йөрергә лаеклы цитата.
Шатлану өчен бик күп сәбәпләр табарга була. Хәл тагын да начаррак була ала иде дигән сәбәп, мәсәлән. Тормышыңның күңелсез вакыйгасына тискәре караш булдырсаң, ул, чынлап та, начаргарак әйләнәчәк. Ким дигәндә, депрессиягә кереп батачаксың, чыгу юлын тапмаячаксың, чирләячәксең. Вакыйга котылгысыз рәвештә үзенең тискәре ягына үсәчәк. Тәнгә даими бүленеп чыгып торган стресс гормоннары үз эшләрен эшләячәк: ашказаны җәрәхәте алачаксың, инсульт һәм инфаркт саклап торачак, буыннарың сызлап интектерәчәк һәм онкологиягә дә ерак калмаячак. Болар сиңа кирәкме? Вакыйгага мөнәсәбәтең синең киләчәгеңне билгели. Берникадәр кортизол – стресс гормоны бүленеп чыкты, шул җитте. Аны бәхет гормоны – дофамин белән алыштыр. Ул сиңа мотивация, максатка омтылу, канәгатьлек хисе бирәчәк. Дөнья җәннәтенә керәчәксең. Килешәм, бу җиңел түгел. Үзеңне күнектерергә, өйрәнергә, элекке гадәтләрдән арынырга кирәк булачак. Безнең халык нәрсә ди әле? «Чир китә, гадәт китми», – ди. Зарлануга, сыктауга корылган гадәттән котылу бик авыр, әмма тулы канлы тормыш белән яшим дисәң, туры киләчәк.
Авырлыклар һәм без теләмәгән нәрсәләргә юлыкканда русның бер әйтемен искә төшерергә була: «Нет худа без добра», – ди ул. Ягъни һәрбер начарлыкның яхшылыкка әйләнү сәләте бар. Начарлыктан яхшы яклар табарга өйрәнсәң, отачаксың. Хәсрәтең шатлыкка әйләнәчәк, җәһәннәм булып тоелган тормышың – җәннәткә.
Авырлык килгәндә гасабилану сиңа аз гына да булышмаячак. Суга батып баручы, куркуга калып, уңлы-суллы селтәнә башласа, бата. Су төбенә үк төшәм, дип чумучыны су өскә этеп чыгара. Кызык бит, әйеме, әмма факт. Моны «тырышлыкның кирегә әйләнү законы» дип атыйлар. Русчасы – «закон обратного усилия», инглизчәсе – «law of Reverse Effort». Психолог Аллан Уоттс шул законны өйрәнә. Кыскасы, хәсрәт диңгезенә бата башласаң, чәбәләнүдән тукта. Калкып чыгу өчен бу – беренче шарт. Бер факт китерик. Американың диңгез пехотачыларын аяк-кулларын бәйләп суга ташлап өйрәтәләр. Кем калкырга тырышып җән-фәрман тырыша, шул бата. Тыныч кына төпкә кадәр төшеп этелеп китүчеләр, калкалар. Безнең тормыш та шуңа охшаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез