Гөлназ Фатыйхова, кибетче (Питрәч районы):
– Мин чын дуслык булуына ышанмыйм. Чөнки дусның да дусты булырга мөмкин. Шуңа да дус дип санап йөргән якыннарыма да ачылып бар серемне сөйләмим. Кызыма да, дус бары тик әниең генә була ала, дим. Үзем кечкенәдән әнисез калдым. Әтиемнең сеңлесе әнием дә, дустым да булды. Ул миннән күпкә олы. Тормыш тәҗрибәсе дә зур. Киңәш кирәк булганда да аңа шалтыратам. Серемне дә беренче булып ул белә. Хәзер инде үзем өч бала анасы, шулай да кайвакыт кечкенә бала кебек апама барып сыенып, серләшергә яратам.
Алинә Ихсанова, хуҗабикә (Лаеш районы):
– Дус ул – минем бөтем кимчелекләремне кабул итә белүче кеше. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килүче. Авыр чакта гына түгел, ә шатлыклы көннәремдә дә янәшәмдә булучы. Дусларсыз тормыш күңелсез дип саныйм. Танышлар күп була. Ләкин чын дус бер генә. Яшь чакта бар кеше белән дус буласы килә, еллар узган саен янәшәңдә кем булуына сагаеп карый башлыйсың. Үзеңә рәхәт кешене сайлыйсың. Дуслар авыр чакта сынала, диләр. Мин моның белән килешеп бетмим. Хәзерге заманда синең уңышларыңа куанучыны табу авыр. Кешеләрдә көнчелек чире көчле.
Альбина Гайзуллина, Кариев театры актрисасы:
– Җиде юл чатында калган вакытта ярдәмгә дуслар килә. Дус әле ул сиңа тормышыңда дөрес юнәлеш бирүчедер дә. Хәзерге заманда кешеләр бикләнеп яшәргә тырыша. Мин алай булдыра алмыйм. Миңа аралашырга кирәк. Аралашучан булсам да, дустым бер генә. Анысы да энемнең тормыш иптәше. Күпләр, чын дус балачактан килә, диләр. Мин исә дустымны энем өйләнгәч кенә таптым. Аның белән атналар буе сөйләшмәскә мөмкинмен, ләкин дустымның һәрвакыт минем янәшәмдә булуын тоеп яшим. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Мин ул яктан бик бәхетле.
Алинә Галиева, китапханәче (Актаныш районы):
– Дуслык – минем өчен чын күңелдән аңлашу, ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң югары ноктасы. Анда ышаныч, хөрмәт нигез булып тора. Бер-беренә ярдәм итүчеләр генә дус була ала. Яхшы вакытта да, авыр чакта да дус янәшәдә булырга тиеш. Ул синең уңышларыңа чын күңелдән шатлана белә, кирәк икән сиңа киңәшче дә, ярдәмче дә була, егылганда кулыңнан тотып торгыза да. Дуслыкта ясалмалык, алдау булырга тиеш түгел. Терәк булу, ярдәм итү – дуслыкның төп билгесе. Тормыш юлында чын дусты булганнар бик бәхетле кешеләр дип саныйм. Чын дустымны мәктәп елларында ук таптым, шуның белән бәхетлемен. Һәрвакыт бер-беребезгә терәк булып яшибез.
Әлфинур Хисами, «Шаян ТВ» каналының дәү әнисе:
– Миңа каенанам: «Бөтен сереңне иреңә дә сөйләп булмый, күңелеңне бушатырлык, ышанычлы дустың булсын. Шул чагында яшәү җиңел була», – дигән иде. Аның сүзләре гомерлеккә күңелдә уелып калган. Мин бәхетле, чөнки якын дустым бар. Ахирәттә дә бергә булырга язсын, дип яшибез. Ышанычлы дустың булганда яшәү рәхәтрәк тә, җиңелрәк тә. Чөнки таянырлык кешең бар дигән сүз. Чын дус синең эч сереңне белсә дә, башкаларга сөйләми. Синең өчен борчылып яши.
Гөлүсә Насруллина, укытучы (Биектау районы):
– Дуслык, гади генә итеп әйткәндә, сине аңлаучы һәм сиңа кызык булган кеше белән аралашудыр, мөгаен. Дус янында кыланырга да кирәкми, чөнки ул сине ничек бар, шулай кабул итә. Шатлык-сөенеч белән бүлешеп була. Авыр чакта аның ярдәмен тою, аңа да терәк була белү кирәк. Бары дустың гына синең өчен чын күңелдән куана һәм уңышларыңа көнләшмидер дип уйлыйм. Беркемгә дә әйтмәгән серләреңне дә дус кешең белән генә бүлешәсең бит. Чын дус ул кеше тормышында бер яки ике булырга мөмкин. Дуслар күп була алмый. Шәхсән минем өчен чын дустым ул – сеңлем.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез