Эш шунда: егерменче гасырның алтмышынчы елларына кадәр сәхнәдә чыгыш ясаучылар, аерым алганда, артистлар бары тик Ходай биргән үз тавышлары белән сөйлиләр һәм җырлыйлар иде. Шуңа күрә тамаша, концерт заллары да тавыш ишетелерлек чамада гына төзелделәр. Хәзерге кебек спорт корылмаларында, зур-зур стадионнарда концерт кую мөмкин булмаган эш иде. Күренекле җырчыларыбыз Галия Кайбицкая, Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Мөнирә Булатова, Рәшит Ваһапов, Усман Әлмиев, Рәйсә Билалова, Идеал Ишбүләков, Наҗия Теркулова һәм башкалар бары тик үз тавышларына гына исәп тота алалар иде. Шуңа күрә җырчылар саны да аз булды. Сәхнәдә чын мәгънәсендә үз мөмкинлекләренә таяна алган җырчылар гына сайланып кала иде.
Хәзер исә хәл бөтенләй үзгәрде. Табигый тавышы бик кечкенә генә булган кешеләр дә, үзләрен җырчыга санап, чыгыш ясыйлар. Чөнки тавыш көчәйтү аппаратлары юк кына тавышны да йөзләрчә тапкыр арттырып яңгыратырга мөмкин. Мондый юл белән көчәйтелгән тавыш ясалмалылык сыйфатларын ала башлый. Тамашачы, моның үз тавышы нинди икән, дип аптырап утыра.
Моннан ике дистә ел элек миңа Гөлзада ханым Сафиуллина белән бергә опера һәм балет театрында бер кичә алып барырга туры килде. Менә шунда чыгыш ясаганда, җырчы булып танылган берәүнең микрофоны белән нидер булды, эшләми башлады. Җырчы дигәнебез җырлавын дәвам иттерде, әмма аның тавышы үз яныннан ерак китмәде. Беренче рәттә утыручыларга да ишетелмәде диделәр.
Икенче мисал. Бер танылып кына килүче җырчыбыз УНИКСта концерт бирә иде. Тамашачылар аның микрофонсыз гына да җырлап күрсәтүен сорадылар. Ул, берни дә булмагандай, «Китмә, сандугач» әсәрен башкарды, тавышы нинди зур залның иң ерак почмакларына кадәр ишетелде. Шуның белән тамашачыларның мәхәббәтен тагын да ныграк яулады, алкышларга күмелде.
«Тере тавыш» дигәндә, без бернинди көчәйткечсез җырлауны гына күздә тотмыйбыз. Кайбер җырлаучылар тагын да арттырып җибәрәләр. Алар җырның музыкасын да, җырлавын да алдан магнитофон тасмасына яздырып куялар. Сәхнәдә шушы язма яңгырый, ә җырлаучы авызын кыймылдаткан булып тора, ягъни җырлагандай кыланып, тамашачыларны алдый. Шул рәвешле көчәйтелгән җырның, сүз дә юк, сыйфаты үзгәрә, һәрхәлдә, яхшы якка түгел. Ул җырчының шушы мизгелдәге иҗаты түгел. Җырчының кирәгеннән артык сикергәләве, сәхнәне бетереп биеп йөрүе дә бары тик әнә шундый «үле җыр» яңгырашы астында гына мөмкин. Шунысы кызык: тамашачы ихлас башкару белән алдашу арасындагы аерманы сизеп, белеп тора. Әмма алданып утыруын дәвам итә. Акча түләп (арзан түгел) алдана.
Чын җырчы үз тавышы белән җырлый. Ул шуннан илһам ала, тамашачыларның сокланып тыңлаулары, ләззәт алулары аңа күңел рәхәтлеге бирә. Үзенә дә рәхәт, чөнки тыңлаучылары алдында йөзе ак.
Фоат Галимуллин
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез