Газетага язылу

Фәнил Әһлиуллин: «Цифрлаштыру – коррупциягә каршы сәясәтнең төп тарафдары»

Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы өчен цифрлы трансформация – ул IT-проект кына түгел, ә коррупцияне профилактикалау ысулы да. Бу хакта министр Фәнил Әһлиуллин Kazan Digital Week-2026 халыкара форумында әйтте.

«Цифрлаштыру – коррупциягә каршы сәясәтнең төп тарафдары. Карарны кеше кабул иткән җирдә үзеңчә эш итү өчен мөмкинлек бар. Карарны система теркәгәндә цифрлы эз генә кала», – диде ул.

Фәнил Әһлиуллин  әйтүенчә, цифрлы система алдан билгеләнгән кагыйдәләр буенча һәм һәр операцияне тикшереп карап булырлык итеп эшли.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре