Анда быел Россиянең унбер төбәгеннән һәм тугыз чит илдән җәмгысы йөз оешма катнаша. «Казан» агросәнәгать паркындагы ярминкәне «ВТ» хәбәрчесе дә күреп кайтты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, бүген хәләл ул – тирән рухи, мәдәни кыйммәтләрне чагылдыра, бөтен дөнья буйлап сибелгән миллионлаган кешене берләштерә торган тормыш фәлсәфәсе.
– Татарстан, ислам икътисадын үстерү юнәлешендә Россиянең әйдәп баручы төбәге буларак, хәләл индустриягә ярдәм итү һәм аны алга этәрүгә зур игътибар бирә. Бүген республикада бу юнәлештә эш алып бара торган 150 дән артык җитештерүче бар, – диде Рөстәм Миңнеханов ярминкә ачылу тантанасында.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ярминкәнең чит илләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салудагы әһәмиятен ассызыклады.
– Быелгы ярминкәдә катнашучылар да күбрәк, товар төрләре дә мулрак. Шунысы мөһим: чарада катнашырга килгән оешмаларның якынча ун проценты агропаркта алга таба да сату итәргә кала. Төркия, Төрекмәнстан, Согуд Гарәбстаны сатучылары – әнә шундыйлардан, – дип сөйләде министр. – Татарстан авыл хуҗалыгы товарларын читкә чыгаруны елдан-ел арттыра. Узган ел 540 млн долларлык товар сатылды. Шул исәптән 45 млн доллардан артыграгы – хәләл продукция. Бигрәк тә Иран, Төркия, Белоруссия, Төрекмәнстан белән тыгыз элемтәдә эшлибез.
Төрле төсләре, матурлыгы һәм затлылыгы белән Шәрык базарларын хәтерләткән ярминкәне без дә күреп сокландык. Керүгә үк борынны кытыклый торган хуш исле казылык һәм каклаган ит исе каршы ала. Рәт-рәт булып тезелеп киткән сатучыларда аларның нинди генә төрләре юк. Татарстан җитештерүчеләре тәкъдим иткән ат казылыклары исә – ярминкәнең визит карточкасы.

Чәй һәм бал яратучылар өчен дә биредә чын оҗмах почмагы. Башкортстанның юкә балыннан башлап Алтайның тау үләннәре балына кадәр бар – сайлап ал гына! Кунакларны Татарстанда әле өч ай элек кенә күренә башлаган бренд чәйләре белән дә сыйладылар.
– Төп үзенчәлегебез: бөтен чәйләрне дә кешеләр үзләре сайлап ала. Халыкны җыябыз да, үлән һәм чәйләрнең исемнәрен әйтмичә генә, тәмләп карауларын сорыйбыз. Күп тавыш җыйганны сатуга чыгарабыз. Ә үлән һәм чәйләрне төрле төбәкләрдән һәм илләрдән (Алтай, Кырым, Шри-Ланка, Һиндстан, Вьетнам) заказ белән кайтартабыз. Татарстан кырларыннан җыелган чабыр үләнен кушып җибәрәбез, – ди бренд хуҗасы Таңбулат Фәттахов.
Ярминкә буенча алга таба сәяхәт итеп, Согуд Гарәбстаныннан килгән хөрмә сатучылар янына тукталдык.
– Казанга кичә генә килдек. Шуңа күрә шәһәрегез белән танышырга өлгермәдек әле. Ә менә хәләл ярминкә үзе дә, урыны да бик ошый, – диде оешма хуҗасы Надыйр Мөшәррәф. – Безнең хөрмәләр бик күп илләрдә сатыла, шулай ук Россиядә дә теләп алар. Ә менә Татарстан белән хезмәттәшлек иткән юк иде әле. Киләчәктә элемтәләрне ныгыту турында уйлыйбыз. Бәлки киләчәктә үзебезнең складыбызны булдырырбыз яки алып кайтып сатучыларны таба алырбыз. Әлегә күзәтәбез, уйланабыз.
Тумышы белән Әфганстаннан булган Ихсан Хәсәнетдин дә тик тормый. Иран, Казахстан, Пакыстан, Әфганстан, Һиндстан кебек илләрдән төрле продукция алып кайтып сата икән. Башка көннәрдә дә агропаркта эшли, хәләл ярминкә алдыннан товарларын тагын да күбрәк кайтарткан.

– Казанда ун ел яшим. Ә монда хәләл ярминкә оештырыла башлаганнан бирле эшлим. Әфганстаннан яхшы чәйләр алып кайтам. Ә Татарстан халкы чәйнең тәмен яхшы белә. Шулай ук бездә сатыла торган Һиндстан дөгесен дә яратып алалар, – диде Ихсан.
«Хәләл» төшенчәсе бүген азык-төлек белән генә чикләнми. Биредә хатын-кызлар өчен чын җәннәт почмагы оештырылган. Мәрҗәннән алка һәм муенсалар, башка төрле бизәнү әйберләре, милли бизәкләр төшерелгән яулыклар, баш киемнәре, күн сумкалар, чигелгән калфаклар һәм заманча мөселман модасы элементлары.
Кыскасы, җаның ни тели, бар да бар. Kazan Halal Market 17 майга кадәр 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез