Газетага язылу

Ялы озын, чаралары күп: Яңа ел яллары бәлагә әверелмәсен өчен сак булырга киңәш итәләр

Казанда «могҗизалы трамвай»да йөреп булачак, Шүрәле Камал сәхнәсенә кайтачак, ә Әгерҗедә Пилмән бәйрәме үткәрәчәкләр. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Яңа елда бәйрәм чаралары һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү турында сөйләделәр.

Ялы озын, чаралары күп: Яңа ел яллары бәлагә әверелмәсен өчен сак булырга киңәш итәләр
Татар информ

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева республикада яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

– Шул ук вакытта, бу – барыбыз өчен дә бәйрәм чараларын оештыруга бәйле бик җаваплы чор, – дип искәртте Татарстан Премьер-министры урынбасары. – Шуңа күрә бу мәсьәләгә зур игътибар бирүебез очраклы түгел. Бәйрәм көннәрендә республика күләмендә күп төрле чаралар үткәреләчәк. Иң мөһиме, балаларыбызның кышкы ялы югары дәрәҗәдә узарга тиеш.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Яңа ел ул – могҗизаларга ышану вакыты. Быел республикада Яңа ел хыялларын чынга ашыруда «Күрше» фестивале дә ярдәм итәчәк. «Инде хәбәр иткәнебезчә, әлеге фестивальнең кышкы чоры башланды. Ул җәйгесенең дәвамы булып торачак. Кышкы чорда республикада 800 ләп чара үткәрү ниятләнгән. Шуның 200 гә якыны нәкъ менә «Күрше» фестивале кысасында узачак. Ул җәй көне үк үзенең кирәклеген исбатлап күрсәтте инде. Хәзер дә фестивальгә карата кызыксыну зур: 1 декабрьдән алып 21 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында гына да проект илнең 51 төбәгендә яшәүчеләрне колачлаган. Бу республиканың туристик мөмкинлекләрен дә, исемен дә танытырга ярдәм итә», – диде вице-премьер. Бу уңайдан, ул фестивальдә катнашучы күршеләргә рәхмәт тә әйтте.

Кыш бабайлы бәйрәм чаралары турында тәгаенрәк Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. Аерым алганда, Казан циркында балалар һәм аларның әти-әниләрен «Конек-горбунок» тамашасы көтә. «19 декабрьдән 18 гыйнварга кадәр аны 100 меңләп тамашачы караячак дип фаразлыйбыз», – диде Ирада Әюпова. Татар телендәге тамашаларга килгәндә, Камал театрында Яңа елга «Шүрәлене көттегезме?» премьерасын куячаклар. Тик бәйрәмгә кадәр билетлар табу гына кыен. Моның белән министр да килеште. «Әйе, элегрәк татар телендәге тамашаларга кеше йөрми дип зарлансалар, хәзер билетларны кайдан табарга мөмкин дип мөрәҗәгать итәләр. Мондый проблема бар», – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Бәйрәм көннәрендә Казанда гына да 500 ләп чара узачак. Алар шәһәрнең барлык үзәк мәйданнарын, паркларын, мәдәни оешмаларын һәм торак районнарын колачлаячак дип көтелә.

– Иң үзенчәлеклеләренә килгәндә, Черек күлдә котлаулар студиясе эшләячәк. 23–24 декабрьдә биредә теләге булган һәркем якыннарына, дусларына, гомумән дә, Казан, Татарстан халкына Яңа ел котлавы яздыра алачак. Аларны бәйрәм дәвамында шугалактагы зур экраннан күрсәтәчәкбез. Казан буйлап «могҗизалы трамвай» йөреячәк. Бәйрәм көннәрендә сәүдә үзәкләре буйлап йөрергә яратучылар турында да онытмадык. 25–30 декабрь көннәрендә махсус акция кысасында Кыш бабай белән Кар кызы сатып алучыларга бәйрәм чаралары турында сөйләячәк, – диде Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов.

Республика районнарында да Яңа елны киң колач җәеп каршы алырга җыеналар. Азнакайда, мәсәлән, «Санифест-2026» чарасы узачак. Сарманда «Кышкы драйв» дип аталган бәйрәм программасы әзерләгәннәр. Кукмарада – итек, Мамадышта креатив чаналар фестивальләренә көтәләр. Әгерҗедә  пилмән бөгү бәйгесе үткәрәчәкләр.

Тик бәйрәм иткән арада куркынычсызлык чаралары турында да онытмаска киңәш итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин.

– Ел башыннан бирле республикада 3608 янгын чыгу очрагы теркәлгән. аларда 121 кеше һәлак булган. Чагыштыру өчен, былтыр 4086 янгында 106 кешенең гомере өзелгән булган, – диде ул.

Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннарга бәйле вазгыять аеруча да кискенләшә. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу чорда янгын чыгу очраклары – 20 процентка, ә төрле тән җәрәхәтләре алу очраклары 2 тапкыр арта. Мисал өчен, 2024 елның 30 декабреннән 2025 елның 9 гыйнварына кадәр республикада 89 янгын теркәлгән. Аларда 1 кеше үлгән, тагын 5 е төрле тән җәрәхәтләре алган.

Максим Трущин сүзләренә караганда, бәла-каза чыгу куркынычы шәхси йортларда күбрәк. «Моңа мичләрнең һәм морҗаларның төзексезлеге, электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау, ут белән саксыз эш итү сәбәпче», – диде ул.

Штрафлар турында да искә төшерделәр. 25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә һәм бу чорда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәгән, пиротехниканы рөхсәт ителмәгән урыннарда кулланган өчен штраф күләме ике тапкыр арта. Аерым алганда, физик затларга штраф күләме 20 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Былтыр республикада Яңа ел бәйрәмнәрендә 19 кешегә 155 мең сум күләмендә штраф салганнар. Хуш киләсең, Яңа ел!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре