Саннарга карасак, шундый тәэсир туа: Россия соңгы елларда чимал булмаган товарлар җитештерү өлкәсендә кискен ыргылыш ясаган. Нәкъ менә шулар түләгән салым табышы казнаны акча белән тутыра да инде.
Бу сүзләрдә хаклык бар, әлбәттә. Ләкин мәсьәләгә объектив карасак, хәл үзгәрә. 1992–1994 елларда Россия бюджеты нефть-газга бөтенләй диярлек бәйле түгел иде. 1992 елда «җир асты байлыкларын һәм табигый ресурсларны файдаланган өчен түләүләр» казна кеременең 1,9 процентын гына тәшкил иткән. 1993 елда бу күрсәткеч якынча 2,4%, 1994 елда 1,8% булган. Хәтерлибез бит: бик авыр кытлык еллары иде ул. Нефть энәсе юк, акча да юк. Хәзерге бюджеттан чимал керемнәрен алып ташласак, без шундый дефицитта утырачакбыз: туксанынчы еллар татлы төш булып тоелачак.
Шулай да казнаның чимал булмаган тармаклар табышы белән тулыландырылуы – факт. Әмма бу җитештерүнең ыргылышлы темплар белән үсүеннән түгел. Салымнар арттырылды. НДФЛ дигән салымга прогрессив шкала кертелде, табыш салымы күтәрелде, кайбер кече бизнес өчен НДС йөкләнеше артты, акцизлар артты. Саллы гына сәүдә пошлиналары кертелде. Соңгылары тагын да өстәлер дип көтелә. Арттырылган һәрбер салым я турыдан-туры, я әйләнеч юллар аша кулланучылар җилкәсенә төшә. Ягъни сез һәм без «яңа нефть» ролен үтибез. Безнең кесәдән чыгып бюджет капчыгына төшеп утырган һәр сум акча нефть-газ керемнәренең казнадагы өлешен кечерәйтә.
Бу тенденцияне туктатып булмый инде. Дәвам итеп һәм үстереп кенә була. Бүген иртән мәгълүмат кырында менә шундый яңа хәбәр пәйда булды: «Салым хезмәте төбәкләрдән россиялеләрдән җыела торган салым керемнәрен арттыруны таләп итте. Бу күрсәтмә Президент Путинның бюджет дефицитын киметү турындагы йөкләмәләрен үтәү максатыннан бирелде. Ведомство бизнес өчен гамәлдә булган киметелгән салым ставкаларын яңадан карарга һәм нәтиҗәсез дип табылган салым ташламаларын гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте». Бу карар үтәлсә, казнадагы нефть-газ керемнәре өлеше тагын да кимер, әмма хәл авыраер.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез