Газетага язылу

Ярамый, туганым! Республикадагы берничә министрлыкта хокук бозу очраклары теркәлгән

Туганнар белән төзегән килешүләр, кыйммәтле ризык, баласын җәйге лагерьга җибәрергә теләүче әти-әниләрнең кесәсенә керү. Журналистларга республикадагы берничә министрлыкта ришвәтчелеккә каршы тору турында сөйләделәр.

Ярамый, туганым! Республикадагы берничә министрлыкта хокук бозу очраклары теркәлгән

Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме өч министрлык – Мәдәният, Сәламәтлек саклау һәм Яшьләр эшләре буенча министрлыклар карамагындагы учреждениеләрнең эшен тикшергән. Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов әйтүенчә, иң еш теркәлгән хокук бозу очраклары – мәнфәгатьләр каршылыгы турында алдан хәбәр итмәү, бюджет һәм хезмәт законнарын бозу.

– Мәсәлән, Тукай исемендәге филармониядә, Камал театрында, Мәдәният министрлыгының ресурс үзәгендә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә туганнарны эшкә алу очраклары теркәлде, – дип сөйләде Рөстәм Гаязов. – Әлбәттә, мәдәният өлкәсендә династияләр киң таралган, ләкин закон бар. Мондый хәл турында эш бирүчегә вакытында хәбәр итәргә, һәр очрак буенча комиссия кысасында карар кабул итәргә нәрсә комачаулый?

Филармония хезмәткәре залларны коммерцияле концертлар өчен арендага бирү графигы өчен җавап биргән. Арендаторларның берсеннән ул өстәмә хезмәтләр өчен акча алган. Ләкин моны филармония хезмәткәре буларак түгел, ә шәхси зат буларак эшләгән. Башка бер учреждениедә хезмәткәр уртак бизнес алып баручы заттан башкарылган эшләр актларын кабул иткән. «Бу очракларда имза куелган документларның дөреслегенә бәйле сораулар туарга мөмкин. Мәнфәгатьләр каршылыгы җинаять эшенә кадәр китереп җиткерә ала», – дип кисәтте Рөстәм Гаязов.

Финанс хокук бозулар «Татаркино»да да ачыкланган – коммерцияле оешмалар белән бер үк чорда бер үк фильмнарны күрсәтү өчен берничә килешү төзегәннәр. «Ягъни башта килешү төзиләр һәм ел дәвамында хокук иясенә ниндидер фильм өчен акча түлиләр. Ләкин шул ук вакытта шул ук фильмга икенче килешү төзиләр. Нәтиҗәдә бер үк фильм өчен ике тапкыр хисап тоталар», – дип ачыклык кертте Рөстәм Гаязов.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә ал да гөл түгел. «Мәсәлән, конкурста җиңгән эшкуардан Республика онкология диспансерына берьюлы 50 меңнән артык пробирка сораганнар. Югыйсә диспансерда шундый ук 25 меңнән артык пробирка була һәм яңалары килгән очракта, складта аларга урын да җитми. Эшкуар бөтен партияне китерә алмаган һәм намуссыз тәэмин итүчеләр реестрына эләккән, – диде Рөстәм Гаязов. – Шуннан соң заказчы килешүне берьяклы рәвештә өзгән һәм яңасын төзегән. Нәтиҗәдә бәяләр арткан, ә пробиркалар өлешләп китерелгән». Хастаханәләрдә туклану эше ничек оештырылуын да тикшергәннәр. Аның барышында кирәкле азык-төлекне югары бәядән сатып алулары ачыкланган.

Баласын ничек тә җәйге лагерьга җибәрергә теләүче әти-әниләрнең дә кесәсенә кергәннәр.

– Бер эшкуар балаларын тематик сменаларга озаткан әти-әниләрдән 3 миллион сумнан артык акча эшләгән. Шул ук вакытта ул лагерьда рәсми рәвештә педагог-оештыручы һәм тәрбияче булып эшләгән. Закон буенча, әти-әниләр юлламага бәйле чыгымнарның 50 проценттан артмаган өлешен түли, калганы республика бюджетыннан финанслана. Әмма бу норманы бозып, аерым тематик сменалар үткәргәндә, әти-әниләрдән эшкуар хезмәтләре өчен өстәмә акча алганнар. Әти-әниләр бу хезмәтләрдән баш тартырга мөмкин булмавы турында да сөйләде. Эшкуар акча мәсьәләсен турыдан-туры үзе хәл иткән. Моннан тыш, учреждениедә мәнфәгатьләр каршылыгын исәпкә алмаганнар: эшкә туганнарны алганнар, җитәкчеләр, законга каршы килеп, аларга премия түләгән. Тикшерү нәтиҗәсендә берничә кеше үз вазыйфаларыннан китте, – диде Рөстәм Гаязов.

Татарстан яшьләр эшләре буенча министр Азат Кадыйров әйтүенчә, республикада җәй көннәрендә 200 меңнән артык бала өчен ял оештырыла. «Хәзер Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияле һәм элемтә министрлыгы белән берлектә бердәм республика порталы төзелә – анда әти-әниләр барлык юлламаларны, аларның вакытын һәм бәясен карый алачак, шулай ук юллама өчен түләп булачак. Әлеге система җәйге ялның сыйфатын яхшыртырга, юллама рәсмиләштерүнең үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә һәм әти-әниләрнең эшен җиңеләйтергә ярдәм итәчәк дип ышанам», – диде министр.

Сәламәтлек саклау тармагында ришвәтчелекне юкка чыгару республикада яшәүчеләрнең үзләреннән дә тора.

– Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында коррупциягә каршы тору бүлеге бар. Анда ел саен халык арасында сораштыру үткәрәбез. Беренче сораштыру – министрлыкта коррупциягә бәйле вазгыять турында җәмәгатьчелек фикерен ачыклауга, икенчесе дәүләт медицина оешмаларындагы коррупция очракларына бәйле. Сораштыру аноним рәвештә үткәрелә, 10–12 сораудан тора. Былтыр анда бер меңнән артык кеше катнашты, бу – 2024 елга караганда ике тапкыр диярлек күбрәк, – дип сөйләде министр урынбасары Илнур Сибгатов.

Моннан тыш, министрлыкта медицина хезмәтләре сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелә. Республика буенча әлеге күрсәткеч хәзер мөмкин булган 5 баллдан 3,9 балл тәшкил итә. «Халык күбрәк зур чиратлардан, табибның, теркәү бүлеге хезмәткәрләренең, шәфкать туташларының мөнәсәбәтеннән зарлана», – диде министр урынбасары.

Татарстан Мәдәният министрлыгында тикшерү нәтиҗәләре буенча җиде учреждение җитәкчесе, вазыйфаи бурычларын тиешенчә үтәмәве аркасында, дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре