Газетага язылу

Идел буе закон чыгаручылары фикер алыштылар

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Түбән Новгородта узган Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 80нче юбилей утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Идел буе закон чыгаручылары фикер алыштылар
Фото: gossov.tatarstan.ru

Парламентарийлар төзелеш тармагын үстерү, территорияләрне комплекслы үстерү программасын, төзелеш тармагының кадрлар потенциалын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, көн тәртибендә Идел буе федераль округы территориясендә яшьләр парламентаризмын үстерү мәсьәләләре үзәк урынны алды.

«Округ икътисады структурасында төзелеш тармагы 6% чамасы тәшкил итә, андагы вәзгыять безнең төбәкләрдә гадәттәгечә үсеш алган башка чиктәш өлкәләргә турыдан-туры йогынты ясый, – дип билгеләп үтте Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров утырышны ачып. – Россия Президенты Владимир Путин торак төзелеше буенча бурычлар куйды, барыннан да элек, бу торак фондын яңарту, торак белән тәэмин ителешне һәм аннан файдалану мөмкинлеген арттыру». 

Игорь Комаров шулай ук округның күпчелек төбәкләрендә әлегә тискәре трендлар билгеләп үтелүен ассызыклады. Узган ел нәтиҗәләре буенча торакны файдалануга тапшыру 6,5% ка кимегән һәм якынча 19 млн кв.м тәшкил иткән. Округның дүрт төбәгендә илкүләм  проектта билгеләнгән максатчан күрсәткечләргә ирешелмәгән. Быел да кимү дәвам итә. Гыйнвар-апрель айларында Идел буе федераль округында торакны файдалануга тапшыру узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13,7% ка кимегән.

 «Бу өлкәдәге тискәре вәзгыять икътисадтагы катлаулы шартларга бәйле, – дип саный РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле. – Бу тенденцияләрне үзгәртергә мөмкинлек бирә торган өстәмә чаралар күрергә кирәк. Эшнең бер юнәлеше – территорияләрне комплекслы үстерү практикасын киңәйтү өчен шартлар тудыру. Әлеге юнәлеш бер үк вакытта берничә бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирә: торак фонды, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура булдыру һәм яңарту, иҗтимагый киңлекләрне һәм кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту».

Территорияләрне комплекслы үстерү программасы төзелеш тармагын үстерүдә өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әверелде. Проблемаларга килгәндә, Идел буе закон чыгаручылары акча булмауны, кредит алуда кыенлыкларны, ипотека ставкалары үсешен, кадрлар кытлыгын билгеләделәр. Бу бигрәк тә технологик үзгәрешләр һәм цифрлаштыру шартларында актуаль. Россия Хезмәт министрлыгы формалаштыра торган кадрларга икътисад ихтыяҗы фаразы мәгълүматлары буенча, округта төзелештә эшләүчеләр саны якындагы биш елда сизелерлек үзгәрмәячәк һәм 13 млн кеше дәрәҗәсендә сакланачак. Быел эш урыннарына алмашка 16 мең кеше кирәк, ә 2030 елга кадәр ихтыяҗ 63 мең кешегә җитәчәк.

Хәзерге вакытта Идел буе федераль округы торакны файдалануга тапшыру буенча икенче урында тора. Татарстан төзелеш комплексы үсеше күрсәткечләре буенча Идел буе төбәкләре арасында лидер булып тора. Торак тапшыру күләме буенча безнең республика Идел буе федераль округында беренче һәм илдә бишенче урында. Республиканың бер кешесенә уртача 0,874 кв.м торак кертелә, торак мәйданы белән тәэмин ителеш – 30,3 кв. м (РФ буенча – 29,4 кв. м). Узган ел Татарстанда 3,5 млн кв. м торак файдалануга тапшырылган, шулардан  2,4 млн кв.м  – шәхси торак төзелеше, 1,1 млн кв. м – күп фатирлы торак йортлар. Социаль ипотека программасы буенча 162 мең кв.м торак тапшырылган. Быелга план – 3 млн 175 мең кв.м, июнь башына инде 1 млн 852,1 мең кв. м (планның 58,3%ы) тапшырылган.

Татарстанда быел 50 республика программасы, 6 илкүләм проект һәм 3 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, алар кысаларында 152,42 млрд сумлык 3745 объект төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Шул исәптән территорияләрне комплекслы үстерү программасы буенча да.

 «Территорияләрне комплекслы үстерү программасы шактый җитди һәм масштаблы, ул территорияләрне үзгәртеп коруга бәйле һәм, иң мөһиме, моңа кадәр игътибар җитмәгәннәрне дә колачлый, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов журналистлар белән әңгәмәдә фикер алышуга йомгак ясап.  – Гомумән, республикабыз тәҗрибәсенә карасак, бездә мондый эш дистә еллар дәвамында алып барыла. Хәзерге вакытта программада өч дистәләп комплекслы территория бар. Татарстан тулаем ил буенча отышлы аерылып тора. Елына без 1 трлн сумлык төзелеш эшләре башкарабыз, 3,5 млн.кв. м торак төзибез».

Кадрлар мәсьәләләренә килгәндә, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Татарстанда моңа зур игътибар бирелә. «Без үзебезнең архитектура-төзелеш университеты белән горурлана алабыз. Бу безнең республиканың төзелеш тармагының фәнни-мәгариф локомотивы, – дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы вазыйфаларын башкаручы. – Республикада кадрлар мәсьәләләре комплекслы хәл ителә. Биш югары уку йорты, 35 һөнәри белем бирү мәгариф оешмасы төзелеш өчен кадрлар әзерли. Башкача югары күрсәткечләргә ирешү мөмкин булмас иде. Төзелеш тармагына матур һәм сыйфатлы эшли белә торган белгечләр, профессионаллар кирәк».

Бүген утырышта яшьләр парламентаризмын үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. «Яшьләр белән эшләү барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшенең өстенлеге булып кала, – дип билгеләде Игорь Комаров. – Яшьләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итүнең перспективалы инструментларының берсе булып яшьләр парламентаризмы кала. Бу дәүләтнең яшьләр белән ачык диалогы өчен мәйданчык, ул гамәлдә дәүләт идарәсе нигезләре белән танышырга һәм мөһим карарлар эшләүдә катнашырга мөмкинлек бирә. Идел буе федераль округының барлык 14 төбәгендә дә яшьләр палаталары һәм парламентлары булдырылган, дүрт ел дәвамында яшьләр парламентларының округ ассоциациясе эшли.  Бу вакыт эчендә ул үзен яшьләр белән эшләү һәм аларга тормышта үз-үзләрен табу өчен шартлар тудыру буенча нәтиҗәле ысул итеп күрсәтте, әмма без моның белән генә тукталырга тиеш түгел. Яшьләр палаталарын формаль бюрократик институтка әверелдерү ярамый. Парламент әгъзаларына кабинет форматыннан китәргә һәм үз территорияләрендәге яшьләр белән турыдан-туры аралашырга кирәк».

Татарстанда ике дистә елдан артык вакыт эчендә яшьләр парламентаризмының җитди базасы формалашты. Дәүләт Советы каршындагы бүгенге Яшьләр парламенты 2004 елда оешкан һәм 2019 елга кадәр өч чакырылыш дәвамында эшләгән Иҗтимагый яшьләр палатасының турыдан-туры варисы булып тора. Хәзерге вакытта икенче чакырылыш Яшьләр парламенты эшли, аның составында 100 кеше. Яшь парламентарийлар яшьләр сәясәте нигезләрен камилләштерүдә, «профильле» региональ норматив-хокукый актлар, концепцияләр һәм программалар эшләүдә катнаша, үз инициативаларын тәкъдим итә, аларның бер өлеше соңыннан республика законнарына әверелә.

Утырыш эшендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округы субъектлары парламентлары башлыклары, округның закон чыгару җыелышлары каршындагы Яшьләр парламентлары җитәкчеләре катнашты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре