Карина Галиуллина, Әгерҗе районындагы Көчек мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы (өч ел сатучы булып эшләгән):

– Мин үзем Ижау шәһәреннән. Берара икътисадчы, юрист булу модага әйләнгән иде бит. Без дә шул шаукымга эләктек. Өйдә теләкне сорап тормаганнар, ә мәктәптә һөнәр сайлауга игътибар җитеп бетмәгән, күрәсең. Әти-әни кушканча яки дуслар артыннан ияреп, вузга керү галәмәте инде бу. Икътисадчы булып озак эшләмәдем. Диплом үзебезнең шәхси эшебездә кирәк булды. Кибетләр тоттык. Шуңа күрә өч ел буе исәп-хисапны үземә ясарга туры килде. Мәктәп директоры укытучы булырга тәкъдим иткәч, каршы килмәдем. Санкт-Петербург, Ростов вузларында онлайн курсларда укыдым. Хәзерге вакытта башлангыч сыйныфта инглиз теле укытам, шул ук вакытта педагог-оештыручы вазыйфасын да башкарам. Беренче һөнәремнең дөрес сайланмавын укытучы булгач кына аңладым. Менә монысы күңелгә якын, ичмаса. Укучылар янында кайнаша башлавыма дүрт ел үтеп тә киткән. Мәктәптә 92 укучы белем ала. Ике балам булгач, балалар психологиясен яхшы аңлыйм. Җиңел эш түгел, билгеле. Әмма кыенлыкларны җиңгән саен рәхәтрәк бит ул. Яңа сулыш ачыла. Блогер да әле мин. Социаль челтәрдә авыл укытучысы, мәктәп тормышын яктыртып барам.
Рифгать Туктамышев, Аксубай районындагы Түбән Татар Майнасы мәктәбенең биология укытучысы (тугыз ел шофер булып эшләгән):

– Гаилә коргач, авылда калырга ниятләдем. Колхозда шофер булып эшләдем. Комбайнга, тракторга да утырдым. Мәктәпне тәмамлагач, өч тапкыр авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлегенә укырга кереп карадым. Тик насыйп булмады. Биология, географиядән сынауны «5ле»гә тапшырсам да, рус теленнән начар билге куйдылар. Югыйсә мәктәптә отличник идем. Уку теләге булгач, тукталып калмадым. 1995 елда авылда урта мәктәп ачтылар. Ул вакыттагы мәктәп директоры Сәкинә Мифтахова укытучы итеп эшкә чакырды. Каршы килмәдем. Бу вакытта миңа 29 яшь иде. Вузда читтән торып биолог белгечлегенә укыдым. Яңа урында авыр булмады, укытучылар ярдәм итте. Биология, хезмәт дәресләрен укыттым. Беренче тапкыр 11 нче сыйныфны бирделәр. Акыллы, белемле егетләр иде. Алар мине укытучы буларак кабул итте. Әти-әниләрдән дә, укымаган башы белән укытучы булып йөри, дигән сүзне ишетмәдем. Дәресләргә әзерләнеп бардым. Мәктәпкә килүемә – 31 ел. Укытучы эшен яратам. Әмма соңгы вакытта балалар да, әти-әниләр дә үзгәрә бара. Без олыгаябыз, укучыларның да ихтыяҗлары башкачарак. Алар артыннан куып тотып булмый. Дәрес бирүдә кыенлык юк анысы. Заманча технологияләрне дә беләбез. Укытучы белән шоферны чагыштырып булмый. Һәрберсенең үз авырлыгы һәм уңай ягы. Рульдә син кеше гомере өчен җавап бирәсең. Уяулык кирәк. Укытучы эшенең исә нәтиҗәсе еллар үткәч кенә билгеле була. Монда сабырлык кирәк.
Рания Нәбиуллина, Апас аграр көллиятенең инглиз теле укытучысы (ун ел авыл советы секретаре булып эшләгән):

– Музыка училищесын тәмамлагач, башта башкаланың «Ленин мәдәният үзәге»ндә методист булып эшләдем. Аннан акча кирәк дип, заводка киттем. Сак хезмәтендә тордым. Ун ел шәһәрдә яшәп, Әлмәндәр егетенә кияүгә чыктым. Авыл советы секретаре булып эшкә урнаштым. Тора-бара язмышымны укытучылык белән бәйләргә туры килде. Читтән торып инглиз теле юнәлешенә укырга кердем. «Ничек курыкмыйча кердең?» – дип аптыраучылар да булды. Чит телне өйрәнү җиңел түгел. Ул вакытта хәзерге кебек видеодәресләр дә юк иде. Диварга инглизчә сүзләрне ябыштырып өйрәндем. Диплом алгач, Әҗем мәктәбенә директор итеп куйдылар. Аннан күршедәге Зур Күккүз авылында инглиз теле укыттым. Апас аграр көллиятендә дә атнага бер тапкыр чит тел укытуымны сорадылар. Шунда урнашып калдым. Педагог-оештыручы, тегү цехы җитәкчесе дә әле мин. Эшкә көн саен 30 чакрым ара үтеп барам. Укытучылык стажым – 19 ел. Яшем бара, тиздән 65 тула. Әмма китәргә җыенмыйм әле, көч тә, илһам да җитәрлек. Замана баласы башкача. Алар телендә сөйләшә белергә кирәк. Бу яктан бернинди кыенлык та юк. Ә музыка белгечлегенең эшемдә гел кирәге чыгып тора. Концертлар оештырганда да, сценарий язганда да... Музыка уен коралларында уйныйм. «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә катнашам. Яшьнәп яшәргә тырышам.
Гөлнур Абдуллина, Биектау районындагы Айбаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы (биш ел хисапчы булып эшләгән):

– Мин үзем шушы авыл кызы. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, туган ягыма кайтып, биш ел икътисадчы булып эшләдем. Колхоз тарала башлагач, кыскартуга эләктем, мәктәпкә чакырдылар. Ул вакытта татар теле укытучыларының икесе дә декретка киткән иде. Шулай итеп, укытучы булып урнаштым. Быел мәктәпкә килүемә – 30 ел. Вузда читтән торып татар теле юнәлеше буенча белем алдым. Билгеле, саннар белән эш иткән кешегә башта авыррак булды. Әти-әниләрнең ышанычын акларга, бала күңелен яуларга кирәк. Төннәр буе әзерләнә, китаплар укый идем. Хәзер инде барысына да өйрәнеп беттем, бер авырлыгы да юк. 12 ел мәктәп директоры урынбасары вазыйфасын башкардым әле. Бер урында гына таптанмыйм. Бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Телгә мөнәсәбәткә килгәндә, балалар үзара русча сөйләшә. Телефон, телевизор йогынтысы инде бу. Дәрестә андый нәрсә юк. Тәнәфестә русча аралашуны тыймыйм. Алга таба укырга керәсе, шәһәрдә яшьләр белән аралашасылары бар бит. Татар, рус, инглиз телләрен дә белегез, дим. Тормышта югалып калмасыннар, матур итеп яшәргә өйрәнсеннәр иде. Бар теләгем шул.
Белгеч фикере
Чулпан Харисова, педагогика фәннәре докторы, профессор:
– Башка өлкәдән укытучылыкка күчүчеләргә аптырарга кирәкми. Киресенчә, хупларга кирәк. Гомумән, һөнәр алыштыручылар күп. Моны батырлык, тәвәккәллек дип саныйм. Моның өчен башта тырышып укырга кирәк бит. Ә эшләп китү – тагын да зуррак батырлык. Казан дәүләт педагогика университетында эшләгән чакта башка һөнәр ияләреннән укытучылыкка килүчеләр шактый булды. Әйтик, туксанынчы еллар башында татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ихтыяҗ туды. Ни өчен дигәндә, туган тел дә рус теле белән бертигез күләмдә укытыла башлады. Шул вакытта безгә Казан авиация һәм Казан химия-технология институтларында инженер, техник белгечлекләре алган кешеләр читтән торып туган тел укытучысына укырга теләк белдерде. Беренче чиратта аларның сөйләшә һәм үз фикерләрен ана телендә җиткерә белүе кирәк иде. Барысы да тырышып имтиханнар тапшырды. Алар сорауларны да күп бирәләр иде. Техниклар менә дигән ана теле укытучысына әйләнде. Башка һөнәрләр арасында да язмышларын биология, математика, химия өлкәсе белән бәйләгәннәр бар. Тырышалар икән, сокланырга гына кала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез