Башкаручысының да тавышы күңел кылларын тибрәтте, колакта яңгырап торды. Бүгенге әңгәмә әнә шул моң иясе Илгиз Мөхетдинов белән булыр.
– Соңгы бер ел эчендә тамашачыда сиңа карата игътибар бик нык артты, көннән-көн популярлашуыңны үзең дә сизәсеңдер?
– Чын дөресен әйтим: танылу, тамашачы игътибары арту «Сөяркә» спектаклендәге җырлардан соң башланды. Безгә эшебезнең нәтиҗәсен күрү бик авыр бит. Чөнки мәгълүмат күп. Статистика буенча, көнгә дөньяда йөз мең җыр чыга икән. Бик теләсәң дә, 24 сәгатьтә барсын да тыңлап бетереп булмый. Икенче көнгә тагын шулкадәр иҗат ителергә мөмкин. Шуңа да җыр чыккач ук, аны тотып алмаулары, игътибар итмәүләре дә бар. Әйтик, «Сөяркә» спектакленә язылган җырларның да кайберләре инде биш ел элек үк иҗат ителгән булган. Күрәсең, Илгиз абыйда (Илгиз Зәйни. – Авт.) аларны спектакльгә алу идеясе туу фәрештәнең «амин» дигән сәгатенә туры килгәндер һәм мин моның шулай килеп чыгуына бик рәхмәтлемен. Спектакль һәм андагы җырлар шулкадәр популяр булыр дигән уй башыма да килмәде. Безнең өчен гадәттәге эш иде ул. Театр, кино җырларны, шигырьләрне һәм, әлбәттә, артистларны таныту көченә дә ия.
– Һәркемгә дә бәхет елмаймый. Классик тавышлы, профессиональ җырчыларга бүген сәнгатьтә үз урынын табу җиңел түгел. Аларның аудиториясе чикле. Гади тамашачы югары сәнгатькә битараф, күбрәк күңел ачуга тартыла...
– Бу профессиональ сәнгатькә карата булган мөнәсәбәткә дә бәйле. Бүген нәрсә тыңларга, нәрсә эшләргә кирәклеген интернет тәкъдим итә. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында еш эшләгәч, шуны әйтә алам: хәзер барыбер аудитория әкренләп үсә, вакыты-вакыты белән кече залдан зур залга да күчәбез. Халыкның зәвыгын ничек үстерергә? Белмим. Моның төгәл генә алымы юктыр. Мин үзем дә музыка, көллиятенә килгәнче, Хәйдәр абый Бигичевны белми идем. Чөнки шул ук мәгълүмат чараларында Хәйдәр абый турында зур күләмле язмалар юк иде. Консерваториядән чыккан күпме җырчы бар, алар барысы да – шәхес. Күбесен белмиләр бит, шулай ук бүген белем алып чыкканнарын да. Ничектер үз юлыңны табып, әкрен генә шуннан тайпылмыйча алга барырга кирәк. Әлбәттә, бөтен нәрсәне ташлыйсы килгән чаклар да була. Кеше җырчыны акча өстендә биеп йөри дип уйлый. Юк, алай түгел. Бөтен булганыңны эшкә кертәсең, аннан тыш әле гаиләң бар. Эшнең нәтиҗәсе дә шунда ук булмый. Аны әле көтәсе бар. Шуңа күрә бу – бик четерекле, авыр тема.
– Хәйдәр Бигичевны белми идем дисең, ә үзең музыка көллиятенә укырга баргансың...
– Без Казанның Яңа Савин районында яшәдек. Музыка мәктәбендәге укытучым Рамил абый Ибәтуллин миндә җыр-моңга мәхәббәт тәрбияләде. Өйдә дә гел татарча җырлар яңгырап торды. Хәния апаны да, Салават абыйны да тыңлый идек. Дәү әтием гармунда үзлегеннән уйнарга өйрәнгән, аның уйнавы да гел ишетелеп торды. Чын шәхесләрне, композиторларны көллияткә килгәч белә башладым. Шулай ук дирижерларның да кем икәнлеген чынлап торып шунда аңладым. Мәктәптә укыганда әле әллә ни кызыксынмыйсың бит. Ә көллияттә кеше кадерен белергә өйрәттеләр. Композитор, дирижер кебек шәхесләрнең югары җыр, музыка сәнгатен барлыкка китерүен аңлаттылар. Көллияттә башта халык җырлары бүлегендә укыдым. Ә аннары инде укытучым Эльвира Солтановна Хәбибуллина: «Илгиз, халык җырларының чиге бар, син инде анда барып җиткәнсең. Сиңа академик белем алырга кирәк», – диде. Башта, нигә кирәк, дип каршы килдем. Ләкин ул сүзендә торды һәм әкрен генә өйрәнә, җырлый башладым. Бер көнне ул кулына ак футболка тотып килгән. Шуны кияргә кушты. Киемемне алыштыргач, итальянча романс җырлый башладык. Аны җырлап бетергәнче тирләп пештем, манма тиргә баттым. «Аңладыңмы инде?» – ди. Арияләрне җырлаганда бөтен организмың белән биреләсең икән. Бер-ике ел шулай футболканы алыштырып тордым, икенчесен дә алып килде әле ул. Бу – зур мәктәп. Опералар ике-өч сәгать бара бит. Аларны әзерләнмәгән килеш җырлый башласаң, я физик яктан бетәсең, я тавышың сына да бөтенләй җырлый алмаячаксың.
– Хәзер футболкалар юешләнгән чаклар буламы?
– Хәзер юк. «Кара пулат» операсында аяклар өскә күтәрелгән килеш баштүбән торып җырларга да туры килде. Менә шундый вакытлар да булды. Бу – сынау һәм үсеш.
– Үзеңне операдан тыш, драма театрында да актер буларак сынап карадың. Айдар Җаббаров чакыруы буенча Тинчурин театрында «Хыял артыннан» спектаклендә уйныйсың. Театр сәхнәсендә үзеңне ничек хис итәсең?
– Операда җырлау белән драма театрында актер булу бер-берсеннән аерылып тора. Операда музыкаль яссылык бар һәм аңа бөтен нәрсә теркәлгән. Композитор язган әсәргә барысы да бәйләнеп бара. Ә спектакльдә режиссер куйган бурычларны тыңлап, башыннан ахырына кадәр һәр адымын ул уйлап чыгарганча эшләргә кирәк. Театр актерының хезмәтен үз башыңнан кичермичә аңлап бетермисең икән. Ул театрда яши, шуның белән яна һәм монда текст белән бик күп эшләргә кирәк.

– Алга таба да тәкъдимнәр булса, тагын берәр рольгә ризалашыр идеңме?
– Ризалашыр идем. Мин яңа проектларга һәрвакыт ачык. Син бит үзеңне сынап карыйсың. Хәтта уңышлы килеп чыкмаган очракта да. Кеше сиңа ышана, нигә әле үз-үзеңә ышанмаска?! Соңыннан ник ризалашмадым икән, дип үкенерлек булмасын.
– Бүген иҗатың юллар чатында кебек. Опера җырчысы да булып китмәдең, эстрадада да түгел сыман. Илгиз Мөхетдинов үзенә бер сукмак салып ята шикелле.
– Бу фикерегез белән килешәм. Мин үземә җырчы да түгел, актер да түгел, ә артист булырга дигән максат куйган идем. Төрле жанрларда, төрле форматларда үзеңне сынап карау ул – үз-үзеңә юл кую. Үземне ниндидер кысага кертәсем килми. Каядыр чакыралар икән, шул проектларда эшләп, үсеш алырга телим. Чөнки яңа тәҗрибә, яңа эзләнүләр белем бирә.
– Үзеңә иҗади фикердәшләр табуың белән дә бәхетле. Эльмир Низамов, Резеда Гобәева белән бик килештереп эшлисез, проектларыгыз да уңышлы. Сезнең өчлекне берләштерә торган төп сыйфатлар нинди?
– Беренчедән, ихласлык, эчкерсез булу. Без иҗат барышында, җыр язганда ызгышып, икейөзлеләнеп эшләмибез. Үзебезгә максат куябыз һәм алдашмыйча шуңа таба барабыз. Ә максатыбыз – телебезне, халкыбызны, шәхесләребезне таныту, чит илләрдә дә шундый матур җырларыбыз, сәнгатебез барлыгын күрсәтү. Без бер-беребезне акча белән бәйләмибез. Җыр сату дигән нәрсә юк, күңел ничек тели, шулай эшлибез.
– Алга таба нинди планнар бар?
– Планнар зур, җәен өч клип төшердек. Яңа җырлар иҗат итәргә уйлыйбыз. Көзгә үземнең сольный концертым да булырга тиеш.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез