Озын тарихта революция дип аталган түнтәрелешләр хәтсез булган. Россия мисалында гына да берничә инкыйлабны беләбез. Сәяси-иҗтимагый һәм икътисадый тәртипләрне үзгәртергә алынган яки тамырдан үзгәрткән андый күренешләрдән тыш әле фәнни-техник революция, культура революциясе, аграр һәм когнитив революция дигән төшенчәләр дә бар. Бүгенге сүз алары хакында түгел, ә нәкъ менә җәмгыятьтәге үзләрешләр сәбәпчесе булган инкыйлаб, фетнәләр хакында.
Чөнки бүген – 14 июль, Бөек француз революциясе дип аталган, ун елга сузылган шанлы һәм канлы вакыйгалар башланып киткән көн. ХVIII гасыр азагындагы ул масштаб-лы революция ни сәбәпле яралган, нинди нәтиҗәләргә китергән? Әлеге сорауларга кыскача аңлатманы соңрак бирербез. Башта революция дигән күренешнең асылын ачыклап китик.
Тарихның кайсы гына чорын алып карама, дәүләтләрдәге тәртипләрнең кырыс, халыклар тормышының идеалдан ерак булуы билгеле. Кайда да изү һәм изелү, байлык белән янәшә торган фәкыйрьлек. Гаделсезлекләр, алар тудырган канәгатьсезлек еллар, кайчагында гасырлар буе дәвам итә, җыелып килә. Тик андый вазгыятьнең һәрдаим шартлау, баш күтәрүгә китермәве дә билгеле. Хәтта, Ленинча әйткәндә, «астагылар теләмәгәндә, өстәгеләр булдыра алмаганда» да («низы не хотят, верхи не могут»). Астагылар элеккечә яшәргә теләмәгәндә дә, инкыйлаб яралсын өчен, алшартлар өстенә революцияне оештыручылар, гыйсъянчы лидерлар, күпмедер фидакарь дә, фанатик та булган затлар кирәк. Әйе, фанатиклар. «Инкыйлабны романтиклар ниятли (теориясен тудыра), фанатиклар тормышка ашыра, адәм актыклары аннан файдалана», – дигән мәгълүм гыйбарә дә бар бит әле. Үтемлерәк булсын өчен аның русчасын да китерик: «Всякую революцию задумывают романтики, осуществляют фанатики, а пользуются её плодами отпетые негодяи». Бу формула барлык инкыйлабларның 70–80 процент очрагында үтәлә дә кебек.
Революция ул бер үк вакытта көч куллану, еш кына кан түгү, тормыш-яшәештән бигрәк иҗтимагый-сәяси кыйбланы кисәк үзгәртү дә. Инкыйлаб ул властьны законсыз рәвештә кулга төшерү. Хәер, законнар билгеле бер сыйныфны, аристократия, байларны гына яклаганда, законсызлык хакында сүз куерту дөрес тә түгелдер. Революция ул еш кына иске тормышның хәрабәләрендә яңаны төзергә алыну. «Весь мир насилья мы разрушим до основания, а затем мы наш, мы новый мир построим». Бу сүзләр, билгеле булганча, пролетариат гимны саналган «Интернационал»дан.
Инкыйлаб – билгеле бер дәрәҗәдә акылсызлык, башсызлык, авантюризм да. Чөнки искене җимергәндә яңаның уңышлы чыгарына ихластан ышану өчен, чыннан да, авантюрист та, үз-үзеңә артык ышанган фанатик та булырга кирәктер. Шуңа да акрын, үз җаена барган эволюцион үзгәрешләрне кискен, ашык-пошык башкарылган үзгәртеп корулар белән алыштыру хәтсез очракта каш төзәткәндә күз чыгару белән дә тәмамланган. Бөек Француз революциясе нәтиҗәләре дә, Россиягә 1917 елгы инкыйлаб китергән михнәт һәм фаҗигаләр дә – моның ачык шаһитлары.
ХVII гасырдагы Нидерланд, Инглиз буржуаз революцияләре, ХVIII гасыр азагындагы без әйткән Француз революциясе, Европа илләрендәге XIX гасыр уртасындагы инкыйлаблар (Париж коммунасын да кертеп), ХХ гасыр башындагы өч рус түнтәрелеше, 1949 елгы Кытай, 1950 нче еллардагы Куба, Мисырдагы революцияләр. Саналганнарга әле тагын хәтсез шундый вакыйганы өстәргә була. Алар арасында гади халыкның хәлен яхшы якка борганнары да юк түгел. Тик буталышлар, озак елларга җиткән тетрәнүләр китергәннәре күбрәк. Нишләмәк кирәк, революцияләр тарихның бер өлеше: алар, әйткәнебезчә, гаделсезлеккә каршы протест та, ашыгып ашка пешү – ашкынлык сәбәпле килеп чыккан олы ялгышлар, корбаннар да. Җәмгыятьне кемнәрдер тиз арада идеаль итәргә алындымы, җирдә оҗмах булдырырга тотындылармы – кан коеласын көт тә тор.
Тагын романтиклар, фанатиклар һәм адәм актыклары хакындагы гыйбарәгә кайтыйк. Россиядәге Октябрь революциясенә ул билгеләмә билгеле бер дәрәҗәдә туры да килә. Маркс белән Энгельс, чыннан да, романтиклар булган. Коммунизмның, бәндәләрне тигезләүнең, җәмәгать милкенең кеше табигатенә туры килмәвен алар ихтимал сизенгәндер дә. Әмма дөньяны яхшыртасы, гаделрәк итәсе килү теләге барыбер өстен чыккан. Ә менә гомерен кешелекне капитал дигән албасты изүеннән коткарырга алынган Ленинны никтер фанатик дип атыйсы килми. Ленин кешелекне коткара алмады, тик капиталның котын шундый итеп алды, дөнья буржуазиясе эшчеләр сыйныфы белән санлашырга өйрәнде. Изү бермә-бер кимеде. Ә инде «җимеш»ләр белән туену дигәндә, Сталинның, революция биргән властьтан файдаланып, ниләр кылганын яхшы беләбез. Гомумән, егерменче гасырның беренче яртысында Россия күргән газапларны тагын кайсы гына ил күрде, татыды икән?!
Бөек Француз революциясенә кайтып, сүзне дәвам иткәндә, мәгълүм ки, аның да сәбәбе – гаделсезлек. Тик «тигезлек, туганлык, гаделлек» шигарьләре астындагы инкыйлаб башланырга да өлгерми, аренага Гильотин исемле табиб уйлап тапкан баш кисү җайлан-масы – гильотина чыга. Һәм ун ел дәвамында берничә йөз кешенең башы пычак астына куелган махсус кәрзингә оча. Башта король һәм якыннары үтерелә, аннан революциягә каршылар, соңыннан революционерлар бер-берсен шул кыйгач пычак аша үткәрә башлый. «Революция үз балаларын үзе ашый». Бу – Бөек Француз инкыйлабыннан соң әйләнешкә кергән сүз. Дантон, Робеспьер, Демулен, башка бик күп революционерлар Француз инкыйлабы чорында юк ителсә, бездәге «зур террор» чорында Октябрь революциясен оештырган, анда актив катнашкан Бухарин, Рыков, Каменев, Зиновьевлар – Ленинның дистәләгән көрәштәше «расход»ка җибәрелә.
Революция, аның барышында кан түгелмәгәндә, соңыннан тормыш күркәмләнгән, яхшырган, гаделлек арткан очракта гына үзен аклый. Соңыннан «бәрхет революция» дип атарлык булганда гына...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез