Җиңүче ачыклануга, үзләренә шалтыраттык. «Ватаным Татарстан»ны инде 46 ел алдыралар икән. «Ел саен берәр бүләк отмабызмы дип, квитанция җибәрә идек. Менә бит насыйп булгач, иң зурын эләктердек. Безгә бер дә мондый бәхет елмайганы юк иде. Әле ышанып та бетеп булмый. Бабай велосипедта йөри иде, менә хәзер самокатка күчәр инде», – диде Рәйсә апа.
Моннан тыш, тагын 27 укучыбыз «ВТ»ның Файдалы календарен алачак.
Менә кемнәр алар: Батталова А. (Мамадыш), Салихова Энҗе (Актаныш), Яруллина Л. (Зәй), Ганиева Нурия (Балтач), Галимуллин Каюм (Әлки), Хәбибуллина Фәния (Мамадыш), Кәримова Ләйсән (Теләче), Шәйхетдинова Мөслимә (Әлки), Заһидуллин Ф. (Зәй), Абдрахманова Зөһрә (Тәтеш), Миргаязов Рафаэль (Казан), Нуриев В. (Түбән Кама), Хәлилова Лилия (Әлки), Нигъмәтҗанова Руфия (Тәтеш), Таҗиев Дамир (Мөслим), Әскәрова Зөлфирә (Лениногорск), Батталов Илгизәр (Буа), Бикмуллина Миләүшә (Кайбыч), Мансурова Ф. (Саба), Низамиев Н. (Биектау), Хәсәнова Миләүшә (Мөслим), Нуруллина Гөлфинә (Әлки), Галләмова Нәзирә (Балтач), Хәсәнова Эльмира (Балтач), Саттаров Рәис (Биектау), Хөсәенова Фиразия (Питрәч), Моратов Камил (Әгерҗе).
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез