Парк һәм скверларда хот-дог, фри бәрәңгесе яки кофе сатучы «тәгәрмәчле кибет»ләрнең мөмкинлекләре тагын да артачак дигән сүз бу. Сатучы һәм сатып алучыларны ни көтә?
Кем әйтмешли, ашау-эчү дигәндә, аяк идәндә. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Надир Закиров әйтүенчә, соңгы җиде елда республикада азык-төлек кибетләре челтәре 2,5 тапкыр киңәйгән.
– Бу елның беренче яртысында республикада ваклап сату әйләнеше 928,3 миллиард сум тәшкил итте. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 7,2 процентка күбрәк. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында – беренче, ил күләмендә – алтынчы урында. Тармакта 350 меңгә якын кеше, ягъни республика икътисадында мәшгуль булучыларның 17 проценты эшли. Татарстанда якынча һәр өченче бизнес сәүдәгә бәйле, – диде Надир Закиров.
Алга таба мобиль сәүдә белән шөгыльләнүчеләр тагын да артачак, дип фаразлана. 2026 елның 1 сентябреннән «Сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында»гы федераль закон үз көченә керде. Аның нигезендә, «мобиль сәүдә объекты» атамасы рәсмиләштерелде. Моңа кадәр автокибет, автоприцеп, фудтрак кебек сәүдә нокталары киоск, павильон кебек вакытлыча төзелгән корылмалар белән бер дәрәҗәдә йөргән. Бер урыннан икенчесенә күчеп йөри дә алмаганнар.
Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, яңа закон тармакны үстерүдә ныклы алга китү, дип бәяләде.
– Эшкуарлар өчен мобильлек – төп күрсәткечләрнең берсе. Тәгәрмәчле сәүдә зур булмаган бизнес өчен отышлы. Чөнки артык зур чыгымнар таләп итми. Эш юнәлешен дә үзгәртеп карап була. Иртән – метро янында сату итәсең, көндез – офислар үзәге янәшәсендә, ә кич – институт тирәсендә. Болай эшләү эшкуарлар өчен дә отышлы, халык арасында булган ихтыяҗны да канәгатьләндерәчәк, – диде ул.
Бүген республикада 1,4 меңгә якын стационар булмаган сәүдә ноктасы исәпләнә. Якындагы ике елда аларның санын 2 меңгә кадәр җиткермәкчеләр.
Закон нигезендә мобиль сәүдә белән шөгыльләнә алучылар даирәсе дә киңәйтелгән. Хәзер бу юнәлештә үзмәшгульләр дә эшли алачак. «Бүген республикада 500 меңгә якын үзмәшгуль бар. Алга таба аларга яңа мөмкинлекләр ачылачак», – диде Фәрит Габделганиев. Аның сүзләренә караганда, моннан дүрт ел элек республика фудтракларның эшен җайга салу тәкъдиме белән чыккан булган инде, ул вакытта федераль дәрәҗәдә хуплау тапмаганнар. Моннан ары бизнеска эш алып бару җиңеләячәк.
– Төп борчу закон текстына түгел, ә аның төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә ничек гамәлгә ашырылачагына бәйле, – диде Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил. – Урыннарда административ киртәләр барлыкка килергә мөмкин. Безнең бурыч – барлык шикаятьләрне күзәтеп бару һәм, кирәге чыкса, тиешле чаралар күрүдән гыйбарәт.
Кибетсез авылларда яшәүчеләрне дә тынычландырдылар. Яңа закон автолавкалар эшенә берничек тә тәэсир итмәячәк. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов әйтүенчә, «Татпотребсоюз»ның «тәгәрмәчле кибет»ләре элеккечә эшләячәк. Бүген 135 автолавка республикадагы 1,3 мең торак пунктка хезмәт күрсәтә. Бер машинаның айлык товар әйләнеше – 390 мең сум. «Автолавкаларның эше тәгаен билгеләнгән: ел башында һәр район белән килешү төзелә. Анда автомобильнең дәүләт номеры, машина йөртүче турында мәгълүмат, авылларга йөрү графигы, сатуга дигән товар төрләре теркәлә. Авыл халкы шикәр комы, он, ипи, сөт кебек кирәк-ярак сорап, алдан ук заявка җибәрә», – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез