Газетага язылу

Юл бирегез, роботлар килә! Башкалада Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумы узачак

Казан капканы зур итеп ачарга әзерләнә. 29–31 октябрьдә Татарстан башкаласында Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумы узачак. Быел алтынчы тапкыр үткәрелә торган әлеге чарада дөньяның 50 дән артык иленнән катнашу теләген белдергәннәр. Теркәлү әле дәвам итә. Ә кунакларны нәрсәләр белән шаккатырырга җыенулары билгеле инде.

Юл бирегез, роботлар килә! Башкалада Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумы узачак
Фото: Татар-информ

Октябрь ахырында Казанда IT тармакның иң мөһим вакыйгаларыннан берсе узачак. Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Бэлла Черкесова әйтүенчә, Kazan Digital Week – дәүләт, төбәкләр, бизнес һәм фән өчен үзара очрашу һәм аралашу өчен мөһим мәйдан.

– Быел халыкара форум алтынчы тапкыр үткәрелә. Ул елдан-ел үсә. Пандемия елында анда 9 меңгә якын кеше катнашса, былтыр катнашучылар саны 25 меңнән артып китте. Быел да моннан ким булмас дип өметләнәбез, – диде ул «ТАСС»та узган матбугат очрашуында.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, халыкара форумда дөньяның 60 лап иленнән вәкилләр катнашачак дип фаразлана. «Алар өчен чара кысасында күпсанлы сессияләр, мастер-класслар әзерләнгән. Шул исәптән министрлыкның стратегик сессияләре узачак. Эш биш юнәлеш буенча оештырылачак. Болар – «Макс» сервисы, цифрлы белем бирү, кадрларны үстерү, социаль тармак һәм имин шәһәр. Аерым алганда, «Макс» турында сөйләшкәндә, без сервисны тагын да камилләштерү турында фикер алышачакбыз. Педагогларны әзерләү, «Моя школа» системасын үстерү, яңа федераль хезмәтләр турында да сүз булачак», – диде Бэлла Черкесова.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты, цифрлы үсешкә теләктәшлек күрсәтү ассоциациясе советы рәисе, форумның оештыру комитеты җитәкчесе урынбасары Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, форум кунаклар саны буенча да, эчтәлек ягыннан да саллы булачак.

– Бүгенге көндә форумда дөньяның 53 иленнән катнашу теләген белдерделәр. Теркәлү дәвам итә. Халыкара вәкилләрнең катнашуы чараны тагын да көчәйтә, цифрлы үсешкә бәйле төрле алымнарны чагыштырып карау, яңа технологияләрне кулланышка кертүдә тәҗрибә алмашу, уртак проектларны тормышка ашыру өчен хезмәттәшләр табу мөмкинлеге бирә. Безнең төп бурыч – халыкара диалогны конкрет эчтәлек белән тулыландыру. Моның өчен эшлекле сөйләшүләр зоналары, сөйләшү бүлмәләре каралган, – диде ул.

Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, форум кысасында халыкара күргәзмә мөһим урын алып тора.  Былтыр анда 300 гә якын компания IT өлкәсендәге уңышларын тәкъдим иткән. «Узган ел күргәзмәдә катнашучыларның 80 проценттан да күбрәге яңа клиентлар тапты», – диде Татарстан Фәннәр академиясе президенты. Быелгы күргәзмәдә катнашырга теләп тә, әлегә гариза тапшырырга өлгермәүчеләргә ашыгырга да киңәш итте ул.

Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, форум кысасында 100 дән артык сессия узачак. Аларда ясалма фәһем турында сөйләшәчәкләр. Шул исәптән Казанда дөньяның төрле илләреннән килгән мэрлар очрашачак. Түгәрәк өстәлдә заманча шәһәрләрнең киләчәге турында фикер алышачаклар. Чарада Гыйрак, Төркия, Кытай, Иран, Эфиопия, Аргентина һәм Кыргызстаннан спикерлар катнашачак дип көтелә.

Киләчәк турында сөйләшү роботлардан башка да мөмкин түгел, әлбәттә. Форумның тагын бер үзенчәлеге – роботлар ярышы. «Kazan Digital Week –2026»да халыкара чемпионатның ярымфиналы һәм финалы узачак. «Быел анда катнашу өчен дөньяның 13 иленнән 313 гариза кабул иттек. Ярышларда моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә – барлыгы 144 команда көч сынашачак», – диде Бэлла Черкесова. Чемпионатның географиясе дә киңәйгән: ярышларда тәүге тапкыр катнашучылар арасында Согуд Гарәбстаны, АКШ, Чили һәм Эквадор командалары бар. Ярышлар 110 һәм 1,5 килограммга кадәрге роботлар арасында узачак. Приз фонды – 6,6 миллион сум. Сүз уңаеннан, быел роботлар ярышында катнашучыларга яшь чикләрен дә арттырганнар. Моңа кадәр роботларны кимендә ун яшьтән көрәштерергә яраса, быел – сигез яшьтән рөхсәт ителә. Халыкара чемпионаттан тыш, Казанда мини-роботлар ярышы буенча ачык турнир да узачак. 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге катнашучылар ике бүләк – Татарстан Рәисе кубогы һәм Kazan Digital Week кубогы өчен көч сынашачак. Кыскасы, кызык булачак.

Kazan Digital Week форумы республикада беренче тапкыр 2020 елда узды. Ә 2023 елда ул федераль статус алды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре