Газетага язылу

Казалар да борчыла

Россиянең сәяси тормышында үткән атнада Россия һәм Казахстанның төбәкара хезмәттәшлеге форумында Путин һәм Токаев очрашуы зур урын алып торды. Ике ил арасында хезмәттәшлек стратегик әһәмияткә ия. Халыкара санкцияләр басымы астында яшәгән күршесенә казахлар ярыйсы гына ярдәм күрсәтеп килделәр. Россия дә Казахстан икътисадына масштаблы инвестицияләр ясый.

 

Омск шәһәрендәге форумда үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре генә түгел, Украина конфликты да мөһим тема буларак күтәрелде. Казахстан Президенты Путинны Украина конфликтын «туңдырырга» һәм Истанбул 2.0 формуласындагы килешүләргә әйләнеп кайтырга чакырды. Токаев фикеренчә, ул килешүдә мөһим нәтиҗәләргә ирешелгән иде. Чынлап та, 2022 ел язында без көнбатыш чиктәге бәрелешләрнең тукталуына бер адым гына ераклыкта калган идек. Әмма ул чактагы сәяси атмосферада килешүне тормышка ашырып булмады. Казах лидерының тәкъдимендә мөһим бер момент бар: ул Мәскәүгә арадашчылар эзләмәскә киңәш итә, сугыш хәрәкәтләрен туктатырлык потенциал Россия җитәкчелегенең үзендә бар дип саный.

 

Токаев инициативасына Путин шунда ук җавап бирмәде. Һәрхәлдә очрашуның ачык өлешендә. Җавапны соңрак Президент сүзчесе Песков бирде. Киев Россия куйган таләпләрне үтәсә, сугыш хәрәкәтләре бер тәүлек эчендә туктатылыр иде. Песков авызы белән дилемма шулай сызылды.

 

Омск форумында яңгыраган тәкъдим Россиянең барлык рәсми мәгълүмат чараларында да киң яктыртылды. Мәскәү һаман да Трамп администрациясенең арадашчылыгына өмет тота. Бу атнада Россиягә Трамп вәкилләре Уиткофф һәм Кушнер килергә мөмкин. Алар килә икән, сөйләшүләр дәвам итә дигән сүз, килмәсәләр, компромисс табылмаганны аңлата.

 

Украина белән конфликт Россия икътисадына гына түгел, глобаль икътисадка да бик зур зыян сала. Кара диңгез аша Россия һәм Украина ашлыгын халыкара базарларда сату кыенлашты, чөнки порт инфраструктураларына үзара һөҗүмнәр кабатланып тора. Нәтиҗәдә дөнья базарында бодайга бәя күтәрелә. Казахстанда нефть чыгару кими башлады. Казахлар үз чималларын Европага шулай ук Кара диңгез аша озата иде. Токаев нигездә шуңа борчыла да инде. Конфликтның дәвам итүе Россиянең мөһим энергетик объектларына яңа һөҗүмнәр ихтималлыгы белән дә куркыныч тудыра.

                           

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре