Кунаклар өчен ике меңнән артык артист катнашында татар эстрадасы йолдызлары концертлары, тематик мәйданчыклар, спорт ярышлары, милли уеннар белән бай программа әзерләнгән. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде.
Бәйрәм чаралары җомга көнне үк, 19 июньдә, Казан ипподромында Сабан туеның иң мөһим чараларының берсе – ат чабышлары белән башланып китә. Кунакларны 13 ат чабышы көтә, ә гомуми приз фонды – 8,7 млн сум, – диде спикер.
«Бөтен халыкның яраткан бәйрәме һәрвакыт бик күп тамашачыларны җәлеп итә. Өстәвенә Сабан туе, барыннан да элек, уеннарда актив катнашучылар белән аерылып тора. Шуңа күрә дә без аны өч мәйданчыкта үткәрәбез. Ел буе эшли торган хезмәт сөючән халык өчен бу чыннан да зур бәйрәм. Шәһәребездә төрле милләт вәкилләре яши. Без шундый бәйрәмнәрдә үзебезнең дус булуыбызны күрсәтәбез. Казанга беренче мәртәбә килүчеләр Сабан туена барырга тиеш», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Тынычлык бистәсе
Казан Сабан туеның төп мәйданчыгы булып, һәрвакыттагыча, Тынычлык бистәсе тора. Бәйрәм татар халкы мирасына багышланган театральләштерелгән пролог белән башланып китәчәк. Биредә телне саклау, хезмәткә хөрмәт, буыннар дәвамчанлыгы, матурлык, көч һәм кунакчыллыкка басым ясалачак. Моннан тыш кунакларны Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Зәй, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Менделеевск һәм Балык Бистәсе районнары булдырган ишегаллары каршы алачак. Үзәк мәйданда республиканың иң яхшы вокал һәм бию коллективлары чыгыш ясар дип көтелә. Концерт программасында татар эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Асаф Вәлиев һәм башкалар катнашачак. Шулай ук Сабан туеның төп сәхнәсендә бөтен республиканың иң яхшы авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү дә булачак. Кунакларны «Казан кунакчыллыгы» концерты, милли костюмнар күргәзмәсе, тематик викториналар, Казан тарихын һәм милли гореф-гадәтләрне белү конкурслары, гаилә фотографияләре өчен фотозоналар көтә.

– Балалар өчен концерт һәм күңел ачу-бию программасы белән махсус «Балалар Сабан туе» әзерләнә. Һәр катнашучы өчен истәлекле бүләкләр билгеләнде. Быелгы төп яңалыкларның берсе «Идел» журналы белән берлектә оештырылган яшьләр Сабан туе мәйданчыгы булачак. Монда бәйрәм вакытында яшьләрне таныштыру һәм аралашуның борынгы традицияләрен яңартачаклар. Кунаклар өчен тиз танышулар, интерактив фотозона, милли уеннар һәм яшьләр арасында популяр кешеләр белән очрашулар оештырыла, – диде Абзалов.
Аккош күле
Бер үк вакытта бәйрәм чаралары Аккош күле янындагы урман паркында да узачак. Монда Әлки, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары үз хуҗалыкларын тәкъдим итәчәк. Төп мәйдандагы пролог кунакларны Идел буеның төрле халыкларында Сабан туен бәйрәм итүнең үзенчәлекләре белән таныштырачак. Риваятьләр аша тамашачыларга республиканың төрле почмакларында яшәүчеләрнең гореф-гадәтләре, көнкүреше һәм мәдәни үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Театральләштерелгән өлештән соң сәхнәгә татар эстрадасы йолдызлары Ришат Төхвәтуллин, Гөлназ Асаева, Марат Яруллин, Иркә һәм Гүзәл Уразова чыгачак.
– Кунаклар шулай ук традицион халык уеннарында катнаша алачак. Монда сүз капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, баганага менү һәм башка җитезлек, көч, тапкырлык таләп итә торган ярышлар турында бара. Сабантуйның барлык мәйданчыкларында җәйге кафелар һәм сәүдә нокталары эшләячәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары сувенирлар, татар милли ризыклары, шулай ук халык кәсепләре әйберләре сатып ала алачак, – дип ассызыклап узды Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Дәрвишләр бистәсе
Дәрвишләр бистәсендә кунакларны Балтач һәм Саба муниципаль районнарының хуҗалыклары каршы ала. Бәйрәм монда «Күршеләр» театральләштерелгән тамашасы белән ачылачак. Спектакль Идел буе халыкларының күршелек һәм мәдәни күптөрлелеге турында. Ачылу тантанасыннан соң Татарстанның атказанган артистлары һәм республиканың халык артисты Фирдүс Тямаев катнашында концерт булачак.
Азат Абзалов билгеләп үтүенчә, Дәрвишләр бистәсендәге мәйданчыкта быел яңа тематик локацияләргә аерым игътибар бирелә.
– Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Халык бердәмлеге» мәйданчыгында халык уеннары һәм Совет районы иҗат коллективлары чыгышлары көтелә. «Хезмәт батырлыгы» локациясе кунакларны район предприятиеләренең ил тарихына керткән өлеше һәм сәнәгатьнең заманча казанышлары белән таныштырачак. «Безнең заман батырлары» мәйданчыгында шулай ук Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә торган хәйрия оешмаларыннан хәрби эшләнмәләр һәм трофейлар күргәзмәләре күрсәтеләчәк, – диде ул.

Моннан тыш юмор сөючеләр «Мунча ташы» театры мәйданчыгына бара ала. Спорт ярышлары бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булып тора. Әлбәттә, бер Сабан туен да милли көрәштән башка күз алдына китереп булмый. Быел да төп батырга бүләккә «Лада Гранта» автомобиле тапшырылачак.
– Сабан туеның үзенчәлеген саклап калу өчен без кунакларны бәйрәмгә милли киемнәр киеп килүләрен сорыйбыз, – диде җитәкче.
Бәйрәмдә иминлек чаралары турында да онытырга ярамый. Сабан туе вакытында барлык хезмәтләр – полиция, Росгвардия, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җәлеп ителәчәк. Бәйрәмнең барлык мәйданчыкларында «Ашыгыч ярдәм» бригадалары кизү торачак.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Сабан туен уздыру вакытында иминлекне тәэмин итүгә таләпләр үзгәрешсез кала. Әзерлек этабында хакимият органнары һәм профильле ведомстволар бәйрәм чаралары узачак урыннарны саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирәләр. Кирәк булганда Сабантуй мәйданчыкларына транспорт хәрәкәтен чикләү һәм катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен техник чаралар куелачак. «Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең шәхси составы җәмәгать тәртибен саклауга әзер», – дип ассызыклады Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Ринат Габитов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез