Газетага язылу

Казанда 14 сәламәтлек саклау объекты төзекләндерелә

Казанда медицина учреждениеләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Быел шәһәрнең биш хастаханәсендә һәм тугыз сөт кухнясында эшләр алып барыла. Хәзерге вакытта барлык объектларның әзерлек дәрәҗәсе 50 проценттан артып китә. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев сөйләде.

Казанда 14 сәламәтлек саклау объекты төзекләндерелә

Аның сүзләренчә, Мәүлетов урамындагы 18 нче шәһәр клиник хастаханәсендә эшләр 63 процентка тәмамланган: ЛФК залы, психологик бушану кабинеты, шулай ук неврологик профильдәге тернәкләндерү бүлеге яңартылган. Шул ук вакытта хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше дәвам итә.

– Ә Исаев урамындагы сугыш ветераннары госпиталендә алып барыла торган эшләр 65 процентка үтәлгән. Анда төзүчеләр җылыту, су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларын алыштырды, җылылык пунктын реконструкцияләде. Музыкальная урамындагы 2 нче клиник хастаханәнең әзерлеге 51 процент, төп көчләр стационарны яңартуга, кабул итү-диагностика бүлеген яңадан җиһазландыруга, авыр диагностика җайланмаларын монтажлауга һәм фасад эшләрен тәмамлауга юнәлтелде, – диде Илназ Әхмәдиев.

 Гагарин урамындагы 16 нчы шәһәр хастаханәсендә фасадны ремонтлау, подвал биналарын тәртипкә китерү һәм сантехниканы алыштыру эшләре башкарыла, ә проектны тәмамлау быелның өченче кварталына планлаштырылган. Дәвалау урамындагы 12 нче шәһәр хастаханәсендә авыр медицина техникасын урнаштыру өчен төзелеш-монтаж һәм урнаштыру эшләре төгәлләнгән. Шулай ук компьютер томографы урнаштырылган. Яңа җиһазларны файдалана башлаганнар инде. Илназ Әхмәдиев әйтүенчә, диагностика төгәллеген арттырырга, тикшерү вакытын кыскартырга һәм пациентларны башка медицина учреждениеләренә җибәрү кирәклеген булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Объектның әзерлеге 95 процент дип бәяләнә. Якын киләчәктә Максимов урамындагы 11 нче шәһәр клиник хастаханәсенә капиталь ремонт ясарга җыенулары да билгеле булды. Проект киң колачлы эшләрне, шул исәптән стационарны һәм азык-төлек блогын яңартуны, кабул итү бүлегенә ике катлы янкорма төзүне, шулай ук беренче һәм икенче катларны, подвал бүлмәләрен реконструкцияләүне һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерүне үз эченә ала.

Әхмәдиев яңа объектлар төзү планнары турында да сөйләде. Әнәс Таҗетдинов урамындагы «Җәй» торак комплексында балалар поликлиникасы төзергә җыеналар. Камалиев урамындагы «Җиденче күк» торак комплексында өлкәннәр һәм балалар бүлекләрен берләштерәчәк күппрофильле учреждение төзү каралган. Поликлиника 18 нче шәһәр үзәк клиник хастаханәсенең һәм 6 нчы балалар поликлиникасының филиалы булачак. Объект бер сменада 400 пациентка хезмәт күрсәтә алачак. Исегезгә төшерәбез: 2025 елда Казанда алты яңа социаль учреждение төзелгән. Шулай ук гамәлдәге 44 объектта, шул исәптән поликлиникаларда, хастаханәләрдә һәм медицина үзәкләрендә капиталь ремонт үткәрелгән.

«Быел шәһәрнең төрле районнарында 14 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясала. Бу – бик җитди саннар. Исегезгә төшерәм: Казанның меңьеллыгыннан соңгы 20 елда башкаланың сәламәтлек саклау тармагына 70 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Төзелгән, ремонтланган объектлар саны йөздән артып китә. Казан Россиядә сәламәтлек саклау объектларын матди-техник яктан тәэмин итү буенча иң алдынгылар рәтендә», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

– Теләсә нинди матур хастаханәләр, поликлиникалар, сөт бирү кухнялары төзергә мөмкин. Әмма кадрлар, югары класслы белгечләр мәсьәләсе бүген сәламәтлек саклау министрлыгы өчен төп проблема булып тора. Без кайдадыр ясалма фәһемгә дә исәп тотабыз, ләкин тере аралашу, табибның җылы сүзе, медицина персоналын бернинди робот алыштыра алмый, – ди шәһәр башлыгы. Ул сәламәтлек саклау өлкәсенә яшь белгечләрне җәлеп итергә чакырды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре