Казанда 465 сайлау участогы эшли. 12 945 казанлы беренче тапкыр сайлауда катнаша. Күп кенә сайлау участоклары мәктәп биналарында урнашканлыктан, балалар өчен дәресләр музейлар, төрле үзәкләрдә яисә ачык һавада – паркларда үткәреләчәк. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты аппараты башлыгы Булат Алеев сөйләде.
Аның сүзләренчә, сайлау участоклары комиссияләре 9 сентябрь көнне үк эшен башлаган. Шәһәрнең барлык районнарында сайлау участокларында тикшерүләр үткәрелгән. Чөнки куркынычсызлык чаралары беренче урында тора.
– Сайлау участоклары иртәнге 8:00 дән кичке 20:00 кадәр эшләячәк. Казан халкы үз сайлау участокларын Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайты яки Казан порталына кереп белә алачак, – диде Булат Алеев. – Бистәләрдә яшәүчеләр өчен 31 автобус йөреп торачак. Алар шәһәрлеләргә бушлай хезмәт күрсәтә.
Татарстан халкы өчен сайлау көннәре һәрвакыт бәйрәм рухында уза.
20 сентябрьдә 174 мәйданчыкта ярминкәләр оештырыла. Биредә азык-төлекне кибет бәяләреннән 20 процентка арзангаракка сатып алу мөмкинлеге булачак. 88 урында исә грипптан вакцинация узу мөмкинлеге бирелә.
Булат Алеев әйтүенчә, сайлауда катнашучыларның барысына да «Гаилә белән сайлауларга» беләзекләре тапшырыла. Аны күрсәтеп җәмәгать транспортында бушлай йөрергә мөмкин.
Моннан тыш сайлау көннәрендә «Казан» гаилә үзәге янында ике бәйрәм фестивале оештырыла. Фестивальләргә тавыш бирүчеләр махсус беләзекләр белән бушлай керә алачак.
18 сентябрьдә Бердәм 1 нче курс студентлары көне уңаеннан 15:00 дән 21:00 гә кадәр «Яшьләр вакыты» фестивале узачак. Биредә студентлар республиканың яшьләр проектлары турында белә, карьера зонасында эш таба алачак. Шулай ук яшьләргә төрле грантлар турында сөйләячәкләр. Төп сәхнәдә исә The Hatters төркеме чыгышын карап булачак. Ә 20 сентябрьдә 14:00 сәгатьтән шул ук мәйданчыкта «Бергә булырга вакыт» бәйрәме башлана.
Биредә республиканың Электрон мактау тактасына керүчеләргә таныклык тапшыру мөһим чараларның берсе булачак. Концертта исә Россия һәм Татарстан эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, «Отпетые мошенники» һәм «Кар-мэн» төркемнәре чыгыш ясый.
– Казан халкына уңайлы булсын өчен сайлау көннәрендә узачак барлык чаралар турында мәгълүмат «бөтенгаиләбеләнсайлауга» сайтында урнашытырыла, – диде Булат Алеев. Моннан тыш сайлау көннәрендә музейларга бушлай бару мөмкинлеге дә бирелә.
Казан мэры Илсур Метшин үз чиратында сайлаучыларга мөрәҗәгать итте.
– Безнең ил үз тарихының катлаулы этабы аша уза, һәм нәкъ менә шундый мизгелләрдә киләчәгебезнең нигезе салына. Шуңа күрә мин сайлау хокукы булган һәркемгә мөрәҗәгать итәм: сайлау участокларына килегез, читтә калмагыз, – диде шәһәр башлыгы. – Сайлау уңайлы шартларда үтсен өчен барысын да эшлибез. «Казан» гаилә үзәге янында гадәттәгечә зур бәйрәм концерты узачак. Без сайлаулар бәйрәм кәефе һәм һәркем өчен файдалы узсын өчен тырышабыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез