– Быелгы тема – ирек, кешенең сайлавы, чикләре, иҗаты һәм мөмкинлекләре турында. Биредә ирек ул – үз героеңны уйлап табу да, комфорт зонасыннан чыгу мөмкинлеге дә, төрле карашлар һәм дөньялар очрашкан тирәлек тә, – диде бизнес һәм белем бирү уеннарын эшләүче һәм алып баручы, «Сколково» МШУ программалары модераторы, «Зиланткон» конвенты җитәкчесе Борис Фетисов.
Программа кысасында Сергей Калугин һәм «Оргия Праведников» төркеме, Канцлер Ги һәм Bregan d”Ert төркеме, Уфадан Рөстәм Якупов музыкаль күчтәнәчләрен бүләк итәчәк. Кунакларны шулай ук Саша Нефертитиның «Сказки при свечах» шигъри концерты көтә.
Бүгенге заман әдәбияты турында сөйләшүләр дә узачак. Сергей Чекмаев, Ник Батхен, Александр Коньков һәм Стефания Конькова-Данилова катнашында Россия әдәбиятчылар берлеген тәкъдим итү булачак. Шулай ук Константин Ермолов үзенең «Основы источниковедения и аналитики: пособие по развитию критического мышления» китабын тәкъдим итәчәк. Ул мәгълүматны анализлауга, чыганакларны тикшерүгә һәм манипуляцияләрне тануга багышланган.
– Тамашачы «Зиланткон»га мәдәни программа өчен килә. Аның ярдәмендә профессиональ сәхнәгә чыккан башкаручылар бар. Россиядә фэнтези-мюзикл жанры нәкъ менә шушы фестивальдән башланды. Хәзер дистәләгән фэнтези-спектакль уйнаучы театр коллективлары бар, – дип белдерде НММТ «Лориэн» җитәкчесе, педагог, музыкант, режиссеры Елена Созник.
Моннан тыш, озын тәнәфестән соң быел балалар өчен программаны да яңарталар. Балаларны фантастик дөнья белән танышырга, әкияти геройлар белән очрашырга, кызыксынуларын табарга чакыралар. «Зиланткон»ның тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчесе Тимур Ожегин сүзләренчә, биредә 5 яшьлек балалардан алып яшүсмерләргә кадәр кызык булачак.
Кунаклар үзләрен яңа кәсептә сынап карый, авторлар һәм осталар белән таныша, гадәти булмаган костюмнар күрә һәм төрле фантастик вакыйгаларда катнаша алачак.
– Якынча меңнән артык катнашучы килер, дип көтәбез. Чаралар саны шактый артты: узган ел 320–330 булса, быел алар 450 дән күбрәк. Программа бай һәм шактый тыгыз, ул иртәнге 10 нан кичке 8 гә кадәр дәвам итә. Бүген актуаль булган ясалма фәһемгә бәйле мәсьәләләрне дә күтәрәчәкбез, – диде Тимур Ожегин.
«Зиланткон» фестивале 1991 елдан үткәрелә. Бу вакыт эчендә ул Дж. Р.Р. Толкин иҗатын сөючеләр очрашуыннан язучылар, музыкантлар, рольле уен осталарын, рәссамнарны берләштергән масштаблы вакыйгага әверелде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез